Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯШЬ БУЛСАГЫЗ ДА, ТАШЛАМА ЮК!»

«Экскурсовод» дигәч, күз алдына урта яшьләрдәге абый-апалар килеп баса. Гаҗәп тә түгел, без инде шуңа гадәтләнгәнбез. Ә безгә бүген бер төркем яшь экскурсоводлар – Казан мәктәпләрендә укучы малайлар һәм кызлар оештырган экскурсиядә булу бәхете елмайды.

«Ватан» яшь экскурсоводчылар Кремль мәктәбе бу ел беренче тапкыр үткәрелде. Проектның оештыручылары Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Туризм буенча дәүләт комитеты. 30 июльдә башланып киткән дәресләрдә экскурсоводлар, тарихчылар укучыларга әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре, төп кагыйдәләре хакында сөйләгән, Кремль территориясенә кергән тарихи объектлар белән таныштырган. Бер ай дәвамында белемнәрен ныгытканнан соң, ниһаять, алар әти-әниләре, укытучылары һәм проектны оештыручылар алдында дәрес бирде – Кремль территориясе буенча экскурсия уздырды.

Бераз дулкынлансалар да, чыгыш ясаганда алар үзләрен бик ышанычлы тоттылар. Чып-чын экскурсоводлар кебек! Оештыручылар да аларга карап, «Яшь булсагыз да, ташлама юк!», – дип шаяртты. Кечкенәдән үз тарихын белгән әлеге балалар киләчәктә тагын да тирәнрәк эзләнерләр, Ватаныбызның үткәне белән кызыксынуларын туктатмаслар. Бүген аларны котларга килгән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөнип кызы Әсәдуллина да малайларга һәм кызларга җәйге каникулларында әлеге проектта катнашырга теләк белдергәннәре һәм аны лаеклы дәрәҗәдә башкарып чыгулары өчен рәхмәтен җиткерде. «Бүгенге көнгә кадәр без әлеге проект дәвамлы булу-булмавы хакында уйландык. Хәзер инде ышанып әйтә алам: ул дәвам итәчәк! Казанда гына түгел, республикабызның башка шәһәрләрендә дә узачак».

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин кыска гына вакыт эчендә башкарылган әлеге проектны «демо-версия» дип атады. «Казан Кремле хезмәткәрләренең тырышлыгы

нәтиҗәсен бүген барыбыз да күрдек һәм бу проектның бик мөһим булуына инандык. Сезгә карап, туризмның киләчәге өчен сөенәбез, яңа уку елында уңышлар юлдаш булсын», – диде ул укучыларга.

Экскурсия тәмамланганнан соң «Ватан» проектында катнашкан 13 укучыга оештыручылар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Укучылар үзләре дә әлеге проект кысаларында бик күп белем һәм тәҗрибә туплаулары турында сөйләделәр.

«Мин монда булган белемнәремне ныгыттым,бик күп яңа мәгълүмат өйрәндем, дуслар таптым. Үземне туристлар алдында ничек дөрес тотарга, сөйләгәндә нинди кагыйдәләрне оныткаска кирәклеген хәзер инде яхшы беләм. Киләчәктә сыйныфташларым өчен экскурсия уздырырга телим», – дип

хис-кичерешләре белән уртаклашты Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Айгөл Шәфигуллина.

Башкалабызның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10нчы номерлы мәктәбендә белем алучы Азамат Гарипов әле 6нчы сыйныфка гына бара. Шуңа да карамастан, «Ватан» мәктәбендә белем алып, үзен яңа һөнәрдә сынап караган ул. Бирегә абыйсы белән бергә килгәннәр. «Җәй көне булса да, бу проектта катнашасы килде. Монда безне бик күп әйберләргә өйрәттеләр. Бүген әти-әнием килә алмады, эшлиләр. Бер ял көнендә абыем белән аларга Кремль буйлап экскурсия үткәрергә уйлыйбыз», – диде ул.

Җәйге ялны менә шулай файдалы итеп уздырырга да була икән. Ә сез каникулда нинди яңа һөнәрләргә өйрәндегез?

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев