Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРГӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТМӘГЕЗ!

Психологлар фикеренчә, яшүсмер белән аралашканда ата-ана һәр сүзен уйлап әйтергә тиеш. Ә кайбер җөмләләрне исә гомумән онытырга кирәк. Сүз кайсы җөмләләр турында барамы? Хәзер сөйлибез!

1. «Синең минем белән болай сөйләшергә хокукың юк!»

Яшүсмергә, гомумән,  “хокукың юк”, дип әйтергә ярамый. Чөнки бу чорда ул зурларча фикер йөртә башлый. Әти-әнигә каршы әйтү, аларны тыңламау гадәти хәлгә әверелә. Тик бу - вакытлыча күренеш. Шуңа күрә яшүсмернең фикерен бетереп ташлау, аның горурлыгына  тию ярамый торган хәл.

2. «Бу – минем өй. Үз өең булгач... (пычратырсың, үзеңчә яшәрсең, һ.б.)»

Кызганыч, бу җөмләне куллана торган ата-аналар шулай ук шактый. Психологлар исә аны, гомумән, онытырга куша. Чөнки бу фраза яшүсмерне ялгыз, беркемгә кирәксез итеп тоярга этәрәчәк.

3. «Карарлар кабул итәргә син әле яшь»

Бу җөмләне еш ишетүче балалар, кагыйдә буларак, үз өстенә җаваплылык алырга курка торган кешеләр булып җитешә. Әгәр дә мөстәкыйль шәхес тәрбияләргә телисез икән, балага ышанырга өйрәнегез. Кайбер карарларны ул чыннан да үзе кабул итә ала бит.

4. Синең бердәнбер максатың – яхшы уку!

Баланы ниндидер кысаларга кертү дөрес түгел. Гомумән, баланы яхшы билгеләр өчен генә мактау, аның белән шул турыда гына сөйләшү ярамый торган хәл. Сез балагыз белән аның ниндидер җиңүләре өчен генә түгел, ә һәрчак горурланырга тиеш.

5. “Чөнки мин шулай телим!”

Әгәр дә яшүсмер сезгә “ни өчен?”, “нигә?” дигән сорау бирә икән, беркайчан да “чөнки мин шулай телим”, дип җавап бирмәгез! Бу – җавап түгел! Һәм яшүсмер дә аны мәгънәсез бер җөмлә итеп кенә кабул итәчәк. Аның белән сөйләшкәндә, зурларча, ниндидер аргументлар китереп сөйләшү зарур.

Әти-әни һәм үсмер арасында һичшиксез конфликтка китерәчәк 6 җөмлә турында монда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев