Логотип Идель
Бу – тема!

ЯРАТУ КАТЫШ НӘФРӘТ: КЕМ УЛ – МОРГЕНШТЕРН?

Аның исеме – бар җирдә. Аның җырлары һәр почмактан яңгырый. Ул һәркемнең телендә, колагында һәм, бәлки, йөрәгендәдер дә...

Сүзем Алишер Моргенштерн турында. 23 яшьлек бай һәм искиткеч популяр әлеге шәхес белән якыннан танышырга әзерме син? Бу бик кызу булачак!

Кыскача биография

Алишер Таһир улы Моргенштерн 1998 елның 17 февралендә Уфада туа. Туганда малай әтисенең Вәлиев фамилиясен ала, әмма әти-әнисе аерылышканнан соң, яшьләрнең булачак кумиры әнисенең Моргенштерн фамилиясен ала. Малай, чыннан да, музыка белән бик иртә мавыга башлый. Аның 10-12 яшьтә DeeneS MC тәхәллүсе белән язган рэп-видеолары әле дә саклана. Педагогик институтка укырга керә, әмма озакламый куыла. Төрле социаль челтәрләргә видеолар урнаштыра башлый, һаман да музыка юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Бүгенге көндә ул – иң популяр һәм бай шоуменнар исемлегендә.

Популярлыкка юл

Тарих баналь рәвештә башлана. Алишер эшмәкәрләр гаиләсендә туа. Әтисе егеткә 11 яшь булганда ук вафат була. Әнисе Марина сүзләренчә, Алишер 11 яшендә үк өйдән кача башлый (әтисенә бәйле вакыйгаларга шундый реакция була). Укуга исе китми, гәрчә, мәктәптә начар да укымый. Укуга карата фәлсәфи карашы булуга карамастан, ялкаулыкта аны шелтәләү дөрес булмас. Ләкин тәртипсезлеге аркасында гимназиядән куыла. Рус теле буенча БДИны 91 баллга тапшыра, шул сәбәпле, институтка бушлай бүлеккә укырга керә. Соңрак үзен тәртипсез һәм пафослы тотуы аркасында  аннан да куыла.

Уку йортыннан куылуыннан соң, Моргенштерн музыка иҗат итә, видеолар яздыра. Һәрдаим үз аудиториясен эзли, аларның кызыксынуларыннан чыгып эш йөртергә тырыша. Егет рок жанрыннан рэпка күчә һәм бу өлкәдә зур коммерциягә ия була.

Хейт

Моргенштерн үзенең позициясе, иҗаты һәм күзаллаулары белән күпләрдә нәфрәт уята. Аларның фикеренчә, ул үзенең җырлары белән яшь буынга начар тәэсир ясый, деградациягә китерә. Шуңа өстәп, аны – сәнгать төре буларак рэп жанрының дәрәҗәсен төшерүдә һәм гадиләштерүдә гаеплиләр. Моннан тыш, ул миллионлаган тыңлау җыйган треклар язу – авыр хезмәт түгел, дип белдерә. Мондый фраза – музыкага тулысынча бирелеп, альбомнарны берничә ай, хәтта еллар дәвамында эшләүчеләрнең үзләрен дә күпмедер «кыерсыта».

«Җиңелчә» рэп

Моргенштерн кызык һәм аңлаешсыз булудан курыкмый, хәтта, киресенчә, шушы сыйфатларны үз иҗатының башлангычы итеп куя. Музыкант катлаулы рэптан «җиңелчә» рэп ясап, коллегаларын тиз арада узып китә. Аның үзенчәлекле сәнгате беркемне дә битараф калдырмый, нинди дә булса реакция тудыра. Моргенштерн шуңа омтыла да! Аның фикеренчә, кешенең һәр эшчәнлеге нинди дә булса реакция тудырырга тиеш. Яратумы ул, әллә нәфрәтме – монысы икенче сорау. Иң мөһиме – шул «җиңелчәлек», гадилек һәм образлы пафосы белән аның иҗаты – популяр музыка, бөтен музыка мәдәниятенең өстендә торучы үзенчәлекле дәрәҗәгә әйләнә.

Бу – кызык!

– Фамилиясе чын, үзенеке һәм ул «иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата

– 2018 елда 100 мең сум акчасын яндыра, бу үзенә карата игътибарны арттырыр өчен эшләнелә

– Йөзендәге «666» саны төшерелгән татуировкасын офистагы эшкә мәңгелеккә нокта куяр өчен ясата

– Аның "Million Dollar Happiness" дип аталган альбомы Вконтакте челтәрендә 24 сәгать эчендә 21,2 миллион тыңлау җыя

Зәринә Әбдерәшитова, 1 курс студенты:

– Дөресен генә әйткәндә, Моргенштерн иҗатына яхшы карыйм. Аны яшьләрне деградацияләүдә дә гаепләмәс идем. Минемчә, ул әле күпмедер күләмдә яшьләргә дәрес бирә. Мәсәлән, күптән түгел генә авыру малай өчен акча җыеп, хәйриячелек үрнәге күрсәтте.

Менә шундый ул яшьләрнең яраткан кумиры – Моргенштерн! Аны, иҗатын, үз-үзен тотышын һәм сүзләрен без туйганчы тәнкыйтьли алабыз. Әмма аны кабул итү/итмәү – һәркемнең үз эше.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев