Логотип Идель
Бу – тема!

ЯРАТАМЫ, ЯРАТМЫЙМЫ? РОМАШКА ӘЙТЕР!

Ромашкаларның төп бурычы нидә? Әлбәттә, яратамы, яратмыймы икәненә җавап табуда. Бүген ромашка галиҗәнапләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, чөнки 29 май — ромашка чәчәге белән багу көне.

"РОМАШКА" СҮЗЕ НИ ДИГӘННЕ АҢЛАТА?


Йолдыз төшкән урында ромашка чәчәк ата, ди. Бу чәчәкнең исеме тарихы «romana» дигән латин сүзенә барып тоташа, ул "римлы" буларак тәрҗемә ителә. Борынгы медицина китапларында да ромашка "Романовлар чәчәге" буларак искә алынган. Мисырда кояш алласы — Рага багышланган булган.

Бүгенге көндә аның мәгънәсе "ак чәчәк"кә кайтып кала. Элек чәчәкнең таҗын йолкып бакмаганнар икән. Борчулы уе, тынгысыз көннәрендә, гадәттә, кыз балалар, кичкырын кырдан ромашка чәчәге өзеп кайта торган булганнар. Иртәнгә чәчәк ничек бар шулай булса — күңелеңә тынычлык иңәр, киләсе ел быелгысыннан да уңышлырак булыр дип юралган. Таҗлары кипкән булса — авырлыклар көт, ә сулган булса... әйтергә дә куркыныч... тормышыңның асты-өскә әйләнәсен көт тә тор! Баксаң, ромашка бик чыдам чәчәк, ул бер төндә генә сулмый, ә юрау борчулы кешне тынычландыру өчен уйлап табылган икән. Бу мисырлылар бигрк хәйләкәр халык, име?

РОМАШКАНЫҢ РӘСӘЙДӘГЕ ТОРМЫШЫ


Ничек кенә булмасын, ромашканы иң күп яратучылар - рәсәйлеләрдер. Биредә төрле халык вәкилләре ромашка чәчәге белән мең дә бер юрау уйлап тапкан.

Иван Купалага каршы төндә кызлар тәкыяләр үргәннәр. Багу вакыты җиткәч ул тәкыяләрне елга буйлап агызып җибәргәннәр, янган учакка ыргытканнар. Кемнең тәкыясе беренче янып беткән, шул беренче кияүгә чыгачак булып саналган. Елгада агызганда юраулар тагын да күптөрлерәк: батса — сөйгән ярың алдар, сүтелсә — быел ук кияүгә алмаслар әле, теге як ярга әйбәт кенә йөзеп чыкса — туйга әзерләнә башласаң да була.

"Ярата-яратмый" белән багу иң киң таралган багуларның берсе. Кайсыгыз шулай бәхетен сынап карамый калды микән, кызлар? Бер чәчәктә ничә таҗ булуы бер Ходайга гына билгеле, шуңа һәркем ромашкадан уңай, бәхетле җавап көтә.

Тик моңардан гына сезнең язмышыгыз хәл ителмәсен аңлыйсыздыр инде. Сез теләгән җавап чыкмаса да борчуга кала күрмәгез диюем. Бер дә булмаса, ромашкадан тынычландыручы тәмле чәй кайнатып эчегез.


РОМАШКАЛЫ ЧӘЙ


- 10 гр ромашка чәчәге
- 10 гр лаванда чәчәге
-10 гр мелисса яфрагы

Чәйнеккә салып өстенә кайнаган су коегыз. 10 минут төнәтегез дә чәй әзер!

Илүзә Бикчәнтәева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев