Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯЛКЫН"ЫМ ХАТИРӘЛӘРЕ /Гөлфәния Никитина/

“95 яшь” дигәч, күз алдына чал сакаллы бабайлар, ак яулыклы әбиләр килеп баса. Тормыш иткән, акыл туплаган буын, дибез.

“Ялкын”ның шул яшькә җитүе безнең өчен бик куанычлы. 10, 20 ел эшләп тә, үз укучыларын таба алмаган басмалар юкка чыга. Ә безнең  “Ялкын” яше барган саен, яшәрә генә бара дисәм дә, ялгыш булмас.  Төсле форматта, күп төрле сәхифәләр белән чыга.

Минем һөнәрем балачагымнан, үземнең балачак газета-журналларымнан аермыйча, бүгенге көнгә кадәр самими бала күңелле итеп тота. Мин башта укытучы булып эшләп, хәзер балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Яшь барса да, күңелем балалар белән яшәрә. Бергәләп “Ялкын”ның шигырь, хикәя, әкиятләрен укыйбыз, рәсемнәрен карыйбыз, башваткычларын чишәбез. Гомумән, ул һәрчак безнең кул астында.

“Ялкын”ыбызга 95 яшь тулган икән, мин хәреф танып, укый башлаганда, аңа 48 яшь булган, дип исәпләп чыгардым. Балачак хатирәләре “Яшь ленинчы”, “Ялкын”га алып кайта. Телевизорлар сирәк кенә кешеләрдә, интернет бөтенләй булмаган заманда алар безнең яңалык, сөенеч китерүчеләребез булдылар. Хәтеремдә, почтальон Гайшә апаны, Мәдинә апаны көтеп ала идек. Башыннан ахырына кадәр укып чыгып, үзебезгә бик ошаганнарын гади карандаш белән билгеләп куя идек. Без укыган чорда дүшәмбе көн политинформация көне булды. Ул көнне газета-журналларга күзәтү үткәрер алдыннан без андагы язмаларны ятлап диярлек чыга идек. Чөнки эчтәлеген сөйләмичә, нәрсә турында сүз барганын кыскача гына әйтергә кирәк бит. Сөйләм үстерүнең нинди генә алымнарын кулланмаганнар безнең укытучыларыбыз!

Ә җомга көннәрендә иртәнге сигезенче яртыда өлкән сыйныф укучылары безне күренекле шәхесләр, герой пионерлар, комсомоллар, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр белән таныштыралар иде. Соңыннан үсеп, үзебез дә бу материалларны “Ялкын”нан алып, үзебездән кечерәк балалар каршында чыгыш ясый идек. Алар сорау биреп, кыен хәлдә калмас өчен, ныклап әзерләнеп, җаваплылык тоеп әзерләндек.

Җиденче сыйныфта укыганда миңа Казаннан “Яшь журналист” дигән таныклык һәм значок килде. (Чөнки үзебезнең мәктәп тормышы турында мәкаләләр, шигырьләрне журналга язып җибәрә идем.) Мин аны пионер, ә соңыннан комсомол значогы белән янәшә кадап йөрдем.

[caption id="attachment_33638" align="aligncenter" width="4160"] 4нче класста укыганда иң актив балаларны Мәскәүгә алып барганнар иде.[/caption]

Хәзерге вакытта интернет аркылы дуслар табалар, аралашалар. Ә ул вакытта “Ялкын” ил күләмендә яңа дуслар табуның бер чыганагы булган. Хәтеремдә, сеңелем Нотфуллина Гөлфия һәм аның дусты Ибраһимова Гөлназның “Урманда” дигән шигырьләре басылып чыкты. 1975-76нчы еллар иде ул. Шул вакытта безгә Татарстанның төрле район-авылларыннан хатлар килә башлады. И куанабыз, и язабыз! Шул шигырьне шагыйрь Равил Бохараев рус теленә тәрҗемә итеп, “Пионер” журналына (СССР күләмендә чыгарыла торган танылган басма) җибәргән. Инде хатлар илебезнең төрле почмакларыннан килә башлады. Балаларча дуслык хатлары. Сеңелем генә язып җитешә алмагач, мин дә язам. Украинадан – Валя, Ярославльдән – Таня, Барнаулдан – Тамара, Дагстаннан (Бабайорт район, Адиль-Яңайорт авылы) – Аджиева Гвадия һәм башкалар  белән хатлар алыштым. Гвадия белән мин татарча, ул кумыкча да хатлар языштык. Хәтта кулъяулыклар чигеп, конвертка салып җибәргән иде ул. (Хәзер эченә әйбер салып, Дагстаннан кадәр хат җибәреп кара!)

“Ялкын” таныштырган дуслар белән Арча педучилищесында укыганда да аралаштык. Үзебез тормыш корып, хат язарга вакыт җитмәү сәбәпледер инде, аралар өзелде. Минем әйтәсе килгән сүзем – бер мин генә түгел, күпме балаларга аралашырга, дуслар табарга мөмкинлек биргән безнең журналыбыз! Ул хатны язып кына түгел, салып җибәрергә конверт алу проблемасы да бар иде. Көн саен әти-әнидән акча сорап булмый бит! Авылыбызда мулла булып торган Нотфулла бабаем үзе гарәпчә китаплар, татарча да, русча да газеталар укый иде. Безнең хат аша аралашуны да бик хуплап торды. Капка төбендә утырып, почтальон Мәдинә апа килгәнне көтеп торып, хатларны, газета-журналларны алып кала иде. Мәктәптән кайткач, бездән сөенче ала. Ә без, ачып укый-укый куанабыз. Конвертка акча эшләүнең ике юлын таптым мин. Беренчесе – ул вакытларда безнең район “Хезмәт” газетасы язган мәкаләләргә гонорар җибәрә иде. 36 тиен, 72 тиен, хәтта 96 тиен акча алганымны хәтерлим. Аннан соң килограммы 2 тиеннән макулатура, 6 тиеннән иске чүпрәкләр тапшыра идек. Аны тапшырган өчен Сәүбән абый, Салихҗан абый шар бирәләр иде. “Юк, миңа шар кирәк түгел, акча бирегез”, дип сорап алганым исемдә. Дусларыма, газета-журналларга хат язарга конверт кирәк бит. Әле котлау открыткалары да җибәрешә идек.

“Яшь ленинчы"быз турында да әйтеп китим әле. Анда язган мәкаләләр күп иде инде. Ләкин бер викторина турында истәлекләрне уртаклашасым килә. 1979нчы елда Чехословакиянең пионер оешмасына 30 ел тулу уңаеннан газета конкурс үткәрде. 15ләп сорау иде анда. Җавапларын 40 битлек альбомга рәсемнәр белән тулыландырып яздым. Бер альбом гына җитмәгәч, икенчесен башладым. Кырыйларын бер сантиметр киңлектә сары гуашь белән буяп, почмакларына кыңгырау чәчәкләре ясадым. Җаваплар эзләп, мәктәп, авыл китапханәсеннән күпме китап, энциклопедия актардым икән мин! Чехословакия пионерларының  галстук төсләре нәрсә аңлатканын бер чыганактан да таба алмагач, үзебезнең Мәскәүдәге пионер оешмасынан ярдәм итүләрен сораган идем. Килде бит җавап! Хәзерге А-4 форматындагы зур конвертны тотып кергән Мәдинә апа: “Гөлфәния, кайлардан гына хатлар килми сиңа!” – дип мактаган иде. Әле дә хәтеремдә “легаль”, “легаль булмаган” дигән сүзләр кергән сорауны аңлый алмыйча, тарих фәненнән укыткан Фатыйх абый белән бергәләп әзерләндек. Башка җавапларны да күрсәткәч, “Сеңелем, бик тырышкансың инде син!” дигән сүзләренә бик куанган идем. Шул конкурста җиңгән өчен Мактау кәгазе һәм дүрт китап җибәргәннәре истә калган. Ул вакытта газетаның редакторы – Роза апа Туфитулова иде. 19нчы майда, пионер туган көнендә директор Фатыйх абыебыз тапшырган иде миңа ул бүләкләрне. Нинди хезмәт куеп алынган мактау кәгазе икәнен сөйләп тә күрсәтте. Чөнки ул хезмәтне мин дә, ул гына белә идек. Түбәләр күккә тигәндәй булды!

Ни өчен бөртекләп язам соң әле мин боларны? Бер яза башлагач, күңелләр кузгала, бөтенесе искә төшә. Шул вакытта ук газета-журналларыбыз этәргеч биргән бит минем язу эшчәнлегемә. Шушы бөртекләрдән җыелган язмалар күңелне җилкеткән бит! Бала чакта уянган теләк, шул “ялкын” һаман да дөрли, яна. Хәзерге вакытта “Көмеш кыңгырау” басмасының даими хәбәрчесе дә әле мин. “Гөлбакча” дип аталган конкурста 3нче урынны, узган елгы “Әнием – кояшым” конкурсында 1нче урынны алдым. Бу уңышларның да чишмә башы – “Ялкын”ыбыз!

Элек ничек язып утырганнар искә төшә. Әби белән бабайны уятмас өчен, дәрес хәзерли торган лампаны каплап язганнарым хәтеремдә. Менә шул качып язулар рәхәт булган да инде. Балачакның шушы кадерле истәлекләрен барлаганда, шул вакытта эшләгән редакция хезмәткәрләренә соңлап булса да рәхмәт әйтәсе килә. Ул вакытта язмалар турында үз фикерләрен язып җибәрү дә бар иде бит әле. Бу да зур ярдәм, этәргеч булгандыр.

Хәзер язар өчен дә, җибәрер өчен дә бер проблема да юк, хәтта конверт та кирәк түгел, теләк кенә кирәк. Тагын да синең язмаларны укып, дәрт өстәп торучылар кирәк! Моның өчен мин үзебезнең балалар бакчасы мөдире Зөлфия Рәхимҗановнага, үземнең төркемгә йөри торган балаларның әти-әниләренә рәхмәтле.

“Ялкын”ыбызны бәйрәме – 95 еллыгы белән котлыйм. Һаман да ялкынланып януын, бервакытта да сүнмәвен, хезмәткәрләргә уңышлар телим. Һәрберегезнең йөзеннән нур, эшләү теләге бөркелеп тора. (Сайттан фотоларыгызны карадым.) Киләчәктә дә шул нурны сүндермичә тотучы укучыларыгыз, хәбәрчеләрегез күп булсын. Яңа конкурслар, яңа җиңүләр һәркемне дәртләндерсен. Тагын 50 елдан соң да. Мин 50 ел элеккеге хатирәләрне язган кебек, бүгенгедәй Сезнең шулай дәрт өстәвегезне күрүчеләр, язучылар булсын!

Гөлфәния Никитина,
Яр Чаллы  шәһәре, 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячесе.
(Балтач районы, Сосна авылында туып үстем.)

#Ялкынга95

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев