Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН»ГА - 95: үткәне, бүгенгесе, киләчәге»

Укучыларыбыз беләдер: «Ялкын»га быел 95 яшь тула! Бер гасырга якын гомер итә торган матбугатлар бармак белән генә санарлык, араларында яшүсмерләрнең яраткан журналы булу – безнең өчен зур шатлык һәм горурулык! Туган көн булгач, һичшиксез, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, бүләкләр алу-бирү дә көтелә! Әлбәттә, сезне – иң кадерле укучыларыбызны да күз уңында тотып төрле чаралар әзерләдек.

Шуларның берсе - «Милли массмедиалар системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы» дип аталаган конференция. Аны «Ялкын» журналы редакциясе белән берлектә КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли журналистика кафедрасы уздыра. Конференциядә журналыбыз тарихына багышланган «Ялкын» журналы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән аерым секция эшләячәк.

4 апрельдә узачак бу бик җитди һәм кызыклы чарада теләгән һәркем катнаша ала. Без бигрәк тә 10-11нче сыйныф укучыларын чакырып калабыз. «Ялкын» журналы турындагы язмаларыгызны оештыручыларга юллап конференциядә катнашу мөмкинлегегез бар.

Конференциянең максаты балалар һәм яшүсмерләр журналистикасын үстерү, моның өчен заманча яңа ысуллар табу, сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу. Оештыручылар үз алдына иҗади балаларга үсү мөмкинлеге бирү, яшь журналистларны барлау һәм берләштерү, иң яхшылардан саналган балалар һәм яшүсмерләр басмаларын популярлаштыру, укучыларны журналистикага тартуда көч куйган педагогларга һәм укыту оешмаларына ярдәмләшү бурычларын куя.

Конференциягә мәкаләләр (рус һәм татар телләрендә) һәм гаризалар 2019 елның 10 мартына кадәр konf.zhur@mail.ru почтасы аша кабул ителә. Гаризага һәм эшләргә таләпләрне нигезләмәдән карагыз.

Конференция НИГЕЗЛӘМӘсе.


Сорауларыгыз булса конференциянең координаторларына мөрәҗәгать итә аласыз:


- Резеда Локмановна Зәйни (югары һәм урта-махсус белем бирү оешмаларының студентлары һәм укытучылары өчен) - тел. 89869175158;


- Ләйсән Мансуровна Антонова (10-11 сыйныф укучылары һәм укытучылары өчен) - тел. 89050218741.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев