Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢГЫРЛЫ КӨННЕ НИЧЕК УЗДЫРЫРГА?

Май – яңгырларга, салкын һава торышына бик бай ай булды әле. Шәһәрнең яшелләнүен карарага, самокатта йөрергә, дуслар белән кичкә кадәр урамнарны урарага дип чыгып китәсең, ә анда җанны өшетерлек салкын яңгыр ява. Мондый һава торышында нишләргә? Нәрсә белән шөгыльләнеп була? Тулырак бу язмада!

1) Кино карау

Яңгырлы көндә дуслар белән бергә комедия карап, чипсы яки попкорн ашаудан да рәхәтрәк ни бар икән дөньяда? Аны кинотеатрда, дустыңның өендә, гаиләң белән, я булмаса, рәхәтләнеп берүзең генә дә карап була.

2) Йоклау

Әйе, әйе, йоклау. Мондый көннәрне, әйтерсең, һава торышы үзе берни дә эшләмичә, рәхәтләнеп, тәмләп йокларга куша. Май уку, өй жыештыруга, «койрыкларны» ябып йөрүгә бик тыгыз ай. Шуңа күрә ял итү дә һич комачауламас. Монда инде иң авыры – тору белән кире кеше кыяфәтенә керү.

3) Жәйге киемнәрне барлау

Шортик белән топик киеп йөрерлек һава торышы житмәсә дә, жәйне каршы алырга әзерләнер вакыт килде. Шуңа күрә киштәләрдәге барлык әйберләрне чыгарып, жәйгә образларыгызны уйлагыз. Урамда яңгыр явып торганда, сары футболкагыз, һичшиксез, кәефегезне күтәрер.

4) Ашарга пешерү

Сезнең моңарчы лазанья пешергәнегез бар идеме? Булмаса, нәкъ менә бүген аны эшләү вакыты килеп житте. Һәм, гомумән, яңа, моңарчы күрмәгән, ашап карамаган ризыклар пешерегез.

5) Өй эшләрен эшләү

Кояшлы, матур көндә нинди өй эше эшләү булсын инде?! Шуңа күрә алда булган бөтен эшләрегезне бүген үк башкарып куегыз. Башка көндә урамда иркенләп йөрергә вакытыгыз күбрәк калыр.

6) Боулинг

Соңгы тапкыр боулингка кайчан барганыгыз бар? Менә минеке – бик күптән. Шуңа күрә дусларыгызны, гаиләгезне жыеп, рәхәтләнеп күңелле вакыт уздырып кайтыгыз.

Яңгырлы көнгә шөгыльләр байтак инде ул: китап уку, рәсем ясау, өстәл уеннары уйнау, шоппинг. Иң мөһиме – моңаеп, көне буе телефонда гына утырмагыз. Үзегезнең кәефне үзегез күтәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев