Логотип Идель
Бу – тема!

ВИТАМИННАР ҖИТМИ: НИШЛӘРГӘ?

Ешрак витаминнар һәм минераллар җитмәү дөрес туклану булмаганда яки диеталарда утырганда килеп чыга. Аларның организмга җитмәве нерв, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системалары ягыннан җитди авыруларга китерергә мөмкин. Бүгенге язмада без витаминнар җитмәгәндә еш күзәтелә торган симптомнарны санап китәрбез.

Чәч коелу

Көненә якынча 100 чәч бөртеге коелу – нормаль күренеш. Әгәр күпләп чәч югалту күзәтелсә, сиңа иң мөһим микроэлемент – тимер җитми. Тимер җитмәү иммунитетны какшатырга да мөмкин. Безнең организм мөстәкыйль рәвештә тимерне эшкәртә алмый, шуңа күрә без аны берничә төрле ризыктан ала алабыз: иттән, балыктан, диңгез продуктларыннан һәм кабак төшеннән.

Арыганлык

Бу симптом D витамины дәрәҗәсен тикшертергә кирәклекне күрсәтә. D витамины кәефне, йокыны көйләүдә, депрессияне булдырмауда мөһим роль уйный, сөякләрнең минеральләшүенә ярдәм итә. Әлеге витамин җитмәсә, мускуллар авыртуы, көчсезлек һәм арыганлык килеп чыгарга мөмкин.

D витамины балык маенда, сыер бавырында, сырда, йомыркада һәм кайбер гөмбәләрдә бар.

Авыз яну

Бу халәт авызда, иреннәрдә, уртларда һәм аңкауда яну хисе тудыра. Моның сәбәбе – фолий кислотасы (В9), тиамин (В1) һәм пиридоксин (B6) кебек В төркеме витаминнары җитмәү. Бу төркем витаминнар сөт, борчак, җиләк-җимеш, яшелчә, тавык бавыры һәм йомыркада бар.

Тешләр коелу

Әгәр тешләрең коела, уртларың каный башласа, синдә С витаминының түбән дәрәҗәдә булуы ачыкланачак. С витамины стресслардан, салкын тиюдән һәм вируслы авырулардан саклый, тимерне үзләштерүне яхшырта, коллаген эшләп чыгаруны тизләтә. Әлеге витамин гөлҗимеш, кара карлыган, киви, кузгалак, кызыл миләш, чия, яшел борыч һәм кәбестәдә була.

Тавык сукырлыгы

Тавык сукырлыгы  –  эңгер-меңгер вакытында күз күременең начарлануы. Бу халәт А витамины җитмәү билгесе булырга мөмкин, чөнки бу витаминның функциясе күзләр сәламәтлегенә юнәлтелгән. Бу матдәнең аз булуы ашказаны авыруларына да китерергә мөмкин. Моның өчен рационда А витамины булган продуктларны кулланырга киңәш ителә: атланмай, сыр, бавыр, йомырка, балык мае, диңгез продуктлары, эремчек һәм каймак.

Әгәр син үзеңдә әлеге симптомнарны тапкансың икән, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ашыкма! Бу ситуациядә сиңа табиб ярдәм итәчәк. Ул туклануны көйләргә, ә аннары мультивитаминнар һәм дарулар эчәргә кушачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев