Логотип Идель
Бу – тема!

УРАЗА "ТӘМЕ" КЕМГӘ ТАНЫШ?

5нче майда башланып киткән уразаның икенче ункөнлегенә чыктык. Мөселманнар өчен фарыз булган гамәл – уразаны тотучылар саны елдан-ел арта. Алар арасында яшьләр дә күп. “Ялкын” шулар белән әңгәмә корды. Кайчан ураза тота башлаганнар? Моңа нәрсә этәргән? Ифтар, сәхәргә нәрсә ашыйлар? Рамазан аенда гына эшли торган эш-гамәлләре бармы? Ураза тотуның аларга кыенлык тудырганы юкмы? Ә, бәлки, үзләре генә белгән лайфхаклары бардыр?

Алия Массарова, "Азан" радиосы мөхәррире:


– Уразаның беренче өч көне авыр була, дип әйтсәләр дә, быел, эш белән мәшгуль булгач, сизелмәде дә. Тулысынча 14 яшьтән тота башладым. Аңа кадәр ярты ай, берничә көн тотып караган булды. 7нче сыйныфларда укыганда, Рамазан аенда эшләрне кояш бик кыздырмаганда – иртән торып эшли идек, төштән соңгы вакытны өйдә уздырабыз. Кичен уеннар уйныйбыз. Кайчак хәтта авыз ачарга кирәклеге турында да онытып җибәрәбез. Азанны ишетеп авызны ачабыз да яңадан уйнарга чабабыз.

Рамазан аенда үземне саклап кына йөрергә тырышам. Башка вакыттагы кебек “дөнья җимертеп” чапмыйм. Рамазан минем өчен ул – гаилә бәйрәме. Университетта укыганда сессия изге айга туры килде, ул чакта аеруча тырышып әзерләнә идем. Суыткыч белән бүлмә арасында йөрмим, ашауга бүленмәгәч, димәк, эш тә тизрәк бара, мәгълүмат яхшырак үзләштерелә. Имтиханда да Аллаһның ярдәмен тоям.

Үзем изге айда көннәремне алдан планлаштырып куям. Ураза тотучыларга вакытларын файдалы эшләргә багышларга киңәш итәр идем. Бер эш тә булмаса, йоклап алырга мөмкин. Уразаның соңгы 1-2 сәгатендә кыен була башлый, ифтар сәгате җиткәнен көтеп йөрисең (көлә). Шуңа күрә ул вакытта үз эченә “йотып ала” торган берәр эш белән шөгыльләнергә тырышам.




Илназ Габидуллин, блогер:


– Быел Рамазан ае башланыр алдыннан никахыбыз булды. Без – татарлар, ким дигәндә, 3 көн бәйрәм итәбез. Бәйрәмнәрдә “запас” яхшы җыелып калган булган ахрысы: ураза тоту бер дә авыр түгел. Башка елларда беренче көннәре авыррак бирелә иде.

Уразаны башлангыч сыйныфларда укыганда да бер-ике генә көн булса да тотарга тырыша идем. Беренче тапкыр уразага кергән көнне мәчеттә уздырган идек. Тик мин: “Әниләрнең хәлен белеп киләм”, – дип кайтып киттем. Онытылып бер сынык каз кабартмасы да ашап килгәнмен (көлә). Хәзер инде бер көнен дә калдырмыйча тотам. “Эш”, дип уразаны калдырган булмады. Авылда да эш бетми инде ул. Уразаны калдырырга уйламыйм.

Су, хөрмә белән авыз ачам. Аннан ахшам намазын укыганнан соң хатыным нәрсә пешерсә, шуны утырып ашыйм.

Рамазан аенда изгелекләрне, саваплы эшләрне күбрәк эшләргә тырышам.

Тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, эшләгән изгелекләребезне Аллаһ кабул итсен иде. Шушы изге айны матур гына үткәреп җибәрергә язсын.




Сәрбиназ Шәйхуллова, студент, КФУның "Бионанотехнологияләр” лабораториясе хезмәткәре:


– Ураза “тәме” балачактан ук таныш. Иртән әни белән сәхәр ашыйбыз, балалар бакчасыннан кайтканда кибеткә кереп, берәр тәмлүшкә алабыз, шунда ук авыз да ачам – тулы кѳн итеп тотмый идем. Ураза тотуның нидән гыйбарәт булуын балачактан ук аңлап үскәч, хәзер җиңелрәк.

Рамазынның беренче кѳне башта укуда, аннан эштә, соңыннан юлда узды. Сәхәрне Казанда ашасам, ифтарга туган авылыма кайтып җиттем. Студент халкы болай да гел ураза халәтендә йѳргән тѳсле инде ул: иртән, ѳлгерсәң, ашап чыгып китәсең, рәттән алты пара укып, кичен генә кайтып керәсең. Эштә бу яктан кыенрак: коллегалардан бераз аерылып торырга туры килә.

Рамазанның беренче көннәрендә бик эссе булды. Су эчәсе килә – эссе кѳннәрдә ураза тотучыга гына түгел, уразада булмаган кешегә дә авыр, билгеле. Әмма елына бер булса да ураза тотып, организмны да ял иттерү кирәк: ул да арый бит.

Туклануга килсәк, аксымга бай ризыкларга ѳстенлек бирергә тырышам. Сәхәр вакытында ѳстәлемдә 2-3 йомырка, сыр, яшелчә салаты, чәй һәм берәр камыр ризыгын (коймак, мәсәлән) күрергә мѳмкин. Ифтарларны да үзем әзерләргә яратам.

Авылыбызда биш мәчет бар. Шуларның икесендә ифтарлар уздырыла, тәравихлар укыла. Мәктәптә укыганда кызлар белән шул ифтар мәҗлесләрен әзерләү эшләрендә катнаша идек. Иң күңелле, рәхәт вакытлар булгандыр ул. Авыз ачуга ун-егерме минут кала, баскыч тѳбенә чыгып, шул мәчетләрдән яңгыраган Коръән аятләрен тыңларга яратам. Балаларның тәравих әйткәннәрен тыңлау үзенә бер ләззәт.

Рамазан аенда кием-салымны, китап-дәфтәр киштәләрен аерым бер тәртипкә салырга тырышам. Күптән кулланмый торганнарын берәр кая урнаштырам, тѳрле җиргә сибелгәннәрен берләштерәм. Тирә-юньдәге әйберләрне тәртипкә салганда, үзең дә тәртипкә киләсең, уйларың да үз урынына урнаша.

Ураза тотучыларга киңәшем мондый: Рамазан аеның һәр кѳнен бәйрәмгә әверелдерегез, шәхес буларак үсегез. Күптән башкарырга теләгән берәр эшкә тотыныгыз. Берәр гадәткә күнегер ѳчен 21 кѳн җитә. Рамазан ае – моның ѳчен менә дигән мѳмкинлек. Дус-туганнарыгызга бер сәбәпсез бүләкләр бирегез. Башкаларны сѳендерү бу айны җиңел һәм кабатланмас итәчәк.




Ленар Хамматов, “Хозур” нәшрият йорты хезмәткәре:


– Рамазан ае – көтелгән кунак, аның белән күптән күрешмәдек. Шуңа уртак телне тиз таптык – авыр булмады. Беренче көннәр ялларга туры килде – авылда бакчада эшләдек, әмма ураза җиңел барды. Ураза кешене "эштән чыгармый": организм чистара, ул беренче ункөнлектә сизелә башлый.

Минем эшем белән “Ураза авыр уза”, дип әйтү зур хата булыр иде. Кемдер иген кырларында хезмәт куя, кемдер заводларда эшли. Алар да ураза тота бит.

Уразаны 12 яшьтән тота башладым. Балачакта аның асылын аңлап бетермисең: “Өлкәннәр тота, мин дә тотып карыйм әле”, дисең.

“Рамазан ае – мөэминнәр ае”, – диелә хәдистә. Кеше үзе өчен күп итеп савап җыеп кала ала торган ай ул.

Рамазан җиңел узсын өчен, ул алып килгән бүләк-нигъмәтләрне искә төшерү дә җитә. Бу айда гына бер сөннәт гамәле бер фарызга тиң, ә бер фарыз башка айлардагы 70 фарызга тиң бит.




Алсу Минһаҗева, студент:


– Ел саен берничә көн ураза тотам. Әлегә ай буе тотканым юк. Ураза тотмасам, үземне гаепле хис итәм. Өйгә кайтканнан соң бу хис тагын да арта. Ник дигәндә, яныбыздагы мәчеттән көненә берничә тапкыр азан яңгырый, күп кенә туганнарым да ураза тота.

Миңа ураза тоту авыр түгел. Болай да күп ашамыйм мин. Кемдер “Ураза вакытында су эчәсе килә”, ди. Минем андый теләк тумый. Кайчак пилмән ашыйсы гына килеп китә. Әгәр эшсез йөрсәң, ашыйсы килүе сизелә анысы, шуның турында гына уйлый башлыйсың. Гел берәр нәрсә белән мәшгуль булу кирәк.

Сәхәргә җиләк-җимеш, яшелчәләр, итле ризык ашыйм. Ифтар вакытына минем аппетитым кача, әллә ни ашыйсы килми, өйдә нәрсә бар, шуны ашыйм.

Рамазан аенда һәр адымымны уйлап атларга, эшләремне уйлап эшләргә тырышам. Еш кына үз-үземә: “Мин моны ни өчен эшлим?” дигән сорау бирәм. Әлеге изге айда кешенен рухы ныгый. Күптән планлаштырган эшләрне эшләве дә җиңелрәк.

Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, Рамазан ае җиңел узсын, дуслар! Ә сез ураза тотасызмы? Рамазан ае ничек уза? Сөйләгез әле!






Сәхәрдә нинди ризыкларга өстенлек бирергә?


катлаулы углеводлар (яшел карабодай, көрән дөге (бурый рис), киноа, кукуруз, тары);


аксымлы ризык (йомырка тәбәсе, кузаклылар (бобовые), балык, тавык, ит);


майлар (авокадо, әстерхан чикләвеге, миндаль, сөләйман балыгы (лосось), скумбрия, сыер мае, сыр).



Ифтарда нәрсәләр ашарга?


хөрмә һәм су белән аваз ачарга киңәш ителә;


аксымлы ризык, яшелчәләргә өстенлек бирсәң яхшы.






Зилә САБИТОВА


Фотолар геройларның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев