Логотип Идель
Бу – тема!

ТУҢДЫРМА КЕМНӘР ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ?

Җәен, бигрәк тә кызуда, барыбыз да туңдырма белән ләззәтләнергә ярата. Әмма бу салкын тәм-том бөтен кешегә дә ярамый.  Туңдырма кемнәр өчен зыянлы һәм аны ничек алыштырып булуы турында язмада сөйләдек.

Туңдырма бик зур калорияле тәм-том булып санала. Классик туңдырмага сөт, шикәр комы һәм сөт өсте салына.  Әмма шуңа карамастан, туңдырма, сөт кебек үк – сөякләр һәм тешләр сәламәтлеге өчен кирәк булган кальций чыганагы. Моннан тыш, туңдырма еш кына уңай эмоцияләр тудыра, кәефне күтәрергә ярдәм итә ала. Әмма ул файдалы тәм-том рәтенә кертерлми. 

Кемнәр өчен туңдырма куркыныч тудыра ала?

1.Туңдырмада лактоза бар. Шуңа күрә лактозага аллергиясе бар кешеләргә бу тәм-томнан баш тарту хәерле.  Чөнки бу очракта туңдырма акне, эч кабару, ашказан авыртулары кебек симптомнарга китерергә мөмкин. Әйе, мондый диагноз куелган кешеләр өчен үсемлек сөте яки лактозасыз туңдырма вариантлары да бар, алар сәламәтлеккә зыян китермәячәк.

2.Тагын бер матдә – казеин. Бу матдә сөттә бар, ул кайбер кешеләрдә аллергия тудырырга мөмкин. Әгәр дә туңдырма ашаганнан соң, кычыту, бетчәләр чыгу, тамак шешү яки аллергиянең башка билгеләре күренә икән, аллергологка мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр шуннан соң казеинга аллергия барлыгы расланса, классик туңдырмага кул болгау хәерлерәк. Сыер сөте булмаган альтернатив вариантларга өстенлек бирү яхшы.

3.Шикәр авыруы (диабет) һәм шикәр авыруы алды булган кешеләр өчен дә туңдырма – дошман. Классик туңдырмага «килограммлап» кушылган шикәр комы кандагы глюкозаны тагын да арттырачак. Шуңа күрә бу авыру төркеменә кергән кешеләргә ул катгый тыела. Монда иң яхшысы – стевия, эритрит кебек матдәләр кушылган туңдырманы сайлау. Сүз уңаеннан, андый туңдырмалар Вкуссвил кибетләрендә тулып ята. Тәм буенча алар классик туңдырмадан аерылмый диярлек, шулай ук төрле тәм, җиләк-җимеш салынганнырын сайларга мөмкин.

4.Симерүдән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дә туңдырмадан читтә тору мөһим. Шулай ук шикәрсез вариантларгат күз салырга киңәш ителә. Ләкин шикәрсез туңдырманы да һәрдаим ашаудан тыелырга кирәк. Бу бәйлелек тә куркыныч тудыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев