Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛНЕ САКЛАУ: НӘРСӘ/НИЧЕК?

Соңгы вакытларда «туган телне саклау» дигән сүзне күп ишетәбез. Кемнән һәм ни рәвешле сакларга кирәк икән соң телебезне? Гомумән, туган телнең киләчәге өчен ниләр эшли алабыз без? Әйдәгез, бергәләп уйланыйк.

Азалия Салихова, укучы:

Туган тел ул – ана теле, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.  Безнең татар телебезнең киләчәге дә бары тик әлеге телдә сөйләшүчеләр кулында. Телебезнең киләчәге булсын өчен, без татар телен бозмыйча сөйләшергә, аны буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Бүгенге көндә телебезнең хәле мактанырлык түгел: кешеләрнең күпчелеге ана телен оныталар, кайберәүләр телләрен вата-җимерә русча сөйләшергә тырышалар. Әмма әле бу хәлне уңай якка үзгәртергә соң түгел. Безнең бурычыбыз – татар телебезне саклау.

Данис Гафаров, укучы:

Мәктәбебездә туган телне саклау өчен зур көч куела. Туган тел укытучыларыбыз бик күп чаралар уздыра. Укучылар татар теле буенча белемнәрен сыныйлар, телебезне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребезне барлап, фәнни конференцияләрдә башкаларны таныштыралар. Алга таба да төрле бәйрәмнәр, иҗат кичәләре, татарча бәйгеләр үткәрү планлаштырыла. Без, укучылар, әлеге кичәләрдә актив катнашып, бүләкләргә  лаек булабыз. Ә иң мөһиме –  туган телебезгә карата мәхәббәт һәр кичә саен арта гына бара.

Фәридә Әхмәтова, студент:

– Татар телен саклап калуда республикабызның, мәктәпләрнең, галимнәрнең роле зур. Әмма ана телен өйрәтү иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. Бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: «Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип әйтмәгән.

Гүзәлия Габбасова, укытучы:

Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, мин балаларга туган телебезгә карата мәхәббәт уятуны үз бурычым дип саныйм. Әлеге юнәлештә эшчәнлек беренче сыйныф укучылары кулларына әлифба китабын алу белән башлана. Алар туган телдә әкиятләр укыйлар, шигырьләр ятлыйлар. Ә үсә төшкәч, без балаларга туган телне саклау турында сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр үткәрәбез. Алардан тыш, мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары өчен «Переведи: татарча өйрәнәбез» бәйгесе, туган телне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребез эшчәнлеге турында түгәрәк өстәлләр, төрле татар гәҗит-журналларының мөхәррирләре белән очрашулар үткәрелә. Туган телгә битараф булмаган укучыларыбыз булганда татар телебез дә яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр һәм камилләшер. Ә балаларга туган телнең кадерен аңлату без –  укытучылардан – тора.

Лиана ГАББАСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев