Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕАТР КИЛӘЧӘГЕ ЯШЬЛӘРДӘ

18нче июль көнне Идел буе федераль округының “Театраль Идел буе” региональ (республикакүләм) этабының 1нче тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.


Исегезгә төшерәбез, Россия Идел буе федераль округында мондый төр конкурс әле беренче тапкыр гына уздырыла. Биредә үзэшчән балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнаша. Искәртеп үтәргә кирәк, фестиваль Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үткәрелә.
Фестивальнең республика этабында катнашу өчен барлыгы утыздан артык гариза кабул ителгән. Бу балалар иҗат үзәкләре, урта һөнәри һәм югары уку йортлары каршында эшләүче театр студияләре спектакльләре, ягъни муниципаль тур җиңүчеләре. ТР театр әһелләре берлеге рәисе, театрның баш режиссеры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ф.Р.Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Актерлар йорты директоры М.Сәлимҗанова, Э.В.Фәтхуллина, «Идел» журналының баш мөхәррире, шагыйрь, драматург Ә.Б.Әпсәләмова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Р.С.Фәтхуллин кергән экспертлар советы төбәк этабының беренче турының 6 җиңүчесен сайлап алды.
Фестивальнең региональ икенче этабына 5 мәктәп (балалар) һәм бер студентлар оешмасы чыкты:
– “Оста Федот-атучы турында” спектакль - «Сәләт» мәктәп театры студиясе, «Елхов-нефть» - НГДУ «Иске Әлмәт» мәдәният йорты, Әлмәт муниципаль районы. Режиссер: М.Н. Зарубежнова;
– “Башак” спектакле - Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе «Серле донья» курчак театры, Актаныш муниципаль районы. Режиссер: Н.Ф.Фәсхиева;
– Г. Исхакый пьесасы буенча куелган “Кәҗүл читек” спектакле - 5нче гимназиянең “Сәләт” театраль оешмасы, Буа шәһәре театр коллективы. Студиянең җитәкчесе: Л. Т. Исхакова;
– “Яшәгән ди, булган ди бер эт” спектакле - Яр Чаллы шәһәренең 61нче гимназиясенең “РИФ” театр студиясе. Студиянең җитәкчесе: Г.И.Иванова;
–“Кәҗә, сарык һәм башкалар” спектакле, Сәләүз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе “Сәхнә” балалар театры Мөслим муниципаль районы. Автор: И. Г. Зәйниев, режиссер: И. А. Әюпова,
– Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган “Парковка” спектакле - Казан дәүләт мәдәният институтының II курс студенты. Режиссер: Олег Кинзәгулов.


“Уку йортында театр түгәрәге яки студиясе булу, гомумән алганда, уку процессында нәтиҗәле чагылыш таба. Чөнки театр кешеләрне социальләштерүдә һәм шәхес буларак формалаштыруда мөһим роль уйный. Балалар һәм яшьләр театр хәрәкәтен булдыру өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук аны популярлаштыру - Мәдәни сәясәтнең бер юнәлеше. “Театраль Идел буе” фестивале - моның ачык мисалы”, - дип искәртеп узды “Театраль Идел буе” округ фестиваленең республика этабының эксперт советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина. Хәзер исә республиканың иң көчле 6 коллективына шушы көннәрдә узачак фестивальнең төбәк этабында икенче турда җиңү яулар өчен көрәшергә туры киләчәк. Экспертлар комиссиясе 1нче августтан 31нче октябрьгә кадәр узачак округ этабына 2 иҗат коллективын (1 мәктәп (балалар) һәм 1 студентлар) билгеләячәк.
Финалда иң яхшыларны ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алачаклар. Моның өчен Идел буе федераль округы «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этапларында җиңүчеләрнең спектакльләре Интернет челтәрендә урнаштырылачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар һәм мәктәп театрлары, шулай ук “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеле булачак.
Аерым номинацияләрдә конкурс лауреатлары призлар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүче коллективлар исә - истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльләр кую өчен грантларга ия булачаклар.


Белешмә өчен: “Театраль Идел буе” округ фестивале — Идел буе федераль округының яңа иҗтимагый проекты. Ул яшьләрнең мәдәни күзаллауларын киңәйтү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру максатыннан оештырылды.


Илүзә Касыймова


Фотолар фестивальлнең вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев