Логотип Идель
Бу – тема!

ТАВЫШ + РЕЖИССУРА = ?

Кечкенә чактан ук мин аяк астында кар шыгырдавын тыңларга яратам. Бу – минем иң яраткан кышкы гадәт. Беркөнне эштән кайтып барганда, шул адымнар яңгыравына чумып, тавыш режиссёры һөнәре турында уйлый башладым...

Әгәр дә гади режиссер – фильмны әзерләүче, төшерү процессы белән җитәкчелек итүче шәхес булса, тавыш режиссёры ни белән шөгыльләнә соң? Әйдәгез әлеге бу сорауга җавапны бергәләп эзлик.

Кем син тавыш режиссёры?

Тавыш режиссеры – тавыш сәнгате образлары, тавыш концепциясе, яңа тавышлар булдыру, аларны фиксацияләү һәм эшкәртү, тавыш драматургиясен формалаштыру белән бәйле һөнәр. Тавыш режиссурасында иҗади як техник як белән яраша.

Искәрмә: тавыш режиссёрларын кайчагында тавыш операторы белән бутыйлар. Әмма тавыш операторның төп бурычы – тавыш сыйфаты һәм аның баланслылыгы. Ә тавыш режиссёрының эшчәнлеге күпкә киңрәк. 

Ул:

1. Тавыш сыйфаты өчен җавап бирә;

2. Тавыш образларын булдыра;  

3. Тавыш бирү барышында тавыш һәм сурәтләрнең синхронлыгын контрольдә тота;

4. Тавыш монтажын җитәкли һ.б. 

Кызыклы факт: тавыш режиссёры эше кинофестивальләрдә аерым премияләр белән билгеләп үтелә.

Кайда һәм ни эшли?

Әлеге һөнәр төрле өлкәләргә бүленә: кино, телевидение, студия һәм концерт тавышы режиссурасы. Бу юнәлеш остазы радиода һәм телевидениедә тапшырулар, анонслар, заставкаларны тавышлы итү белән шөгыльләнә. Театрда, концерт мәйданчыкларында тавыш режиссёры төрле музыкаль әсәрләр, шаулар кулланып эш итә. Тамаша барышында тавышның сыйфатын һәм үз вакытында яңгыравын күзәтә.

Уку урыны:

1. Бөтенроссия дәүләт кинематография институты, режиссёрлык факультеты;

2. Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе, музыкаль режиссура кафедрасы;

3. Казан дәүләт мәдәният университеты, кинематография һәм телевидение факультеты;

4. Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, музыкаль тавыш режиссурасы юнәлеше;

5. Гуманитар телевидение һәм радиотапшырулар институты, кино һәм телевидение факультеты.

Хезмәт хакы:

hh.ru порталы мәгълүматларына таянсак, тавыш режиссёрының декабрь аена хезмәт хакы (2021):

Россия:

25000—100000₽

Мәскәү:

50000—120000₽

Кирәкле күнекмәләр:

1. Тавышны язу һәм эшкәртү технологиясен белү;

2. Техник чаралар белән эш итү белү;.

3. Төшерү һәм алга таба тавыш бирү технологиясен, микрофоннар урнаштыру кагыйдәләрен белү;

4. Тавыш физикасын, шулай ук төрле биналарның, предметларның, инструментларның акустик характеристикаларын аңлау һ.б.;

Йокысызлык VS Сабырлык

Тавыш режиссурасы белән якынрак танышыр өчен, әлеге һөнәр иясе белән дә сөйләшеп алырга булдым. Таныш булыгыз, фотографиядә елмаеп утыручы егет – тавыш режиссеры, автор-башкаручы Азат Гыймадиев. Әлеге язмада ул безгә тавыш режиссурасы турында тәфсилләп сөйләп бирәчәк!

1. Тавыш белән эшләгәндә объектив булу мөһим

Тавыш режиссеры эшендә иң мөһиме, минемчә, объектив булу: тыңлаучы яки тамашачы өчен тавышны максималь дөрес итеп, табигый рәвештә җиткерү. Моннан тыш, тавышны тыңларга рәхәт булырга тиеш. Шәхсән мин, студия тавыш режиссёры буларак, эшләгәндә үзалдыма һәрвакыт бер максат куям: мин яздырган җырны берничә тапкыр тыңларга теләсеннәр.

2. Тавыш режиссерына махсус диплом кирәкме?

Әлеге һөнәрдә диплом зур әһәмияткә ия түгел, миңа калса. Тавыш режиссёрына институтларда начар укыталар, дип әйтүем түгел. Мин үзем Казан дәүләт мәдәният институтында тавыш режиссёры юнәлеше буенча белем алдым, миңа анда уку ошады. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, күп кенә белгечләр тавыш режиссурасы өлкәсендә югары белемсез килеш тә сәләтле остазларга әвереләләр.

Барысы да кешенең теләгеннән һәм кызыксынуыннан тора. 

3. Эш эзләү процессы

Әгәр дә мин эшләгән өлкәне алсак (студия тавыш режиссурасы), шәхсән мин махсус эш урыны эзләмәдем. Кирәкле җиһазларны сатып алып, өемдә тавыш яздыру студиясен булдырдым. Бүгенге көндә даими рәвештә клиентлар килә, тавышларын яздырам, аранжировкалар ясыйм. Кыскача, мин – үзмәшгуль. 

Гомумән алсак, хәзерге вакытта тавыш режиссёрына эш эзләү – проблема түгел. Телевидениягә, тавыш яздыру студиясенә, мәдәният йортларына урнашырга мөмкин.

4. Тавыш режиссурасы һәм трендлар 

Минемчә, тавыш режиссһрына трендларны күзәтеп бару мөһим түгел. Үземнең тәҗрибәмнән алып мисал китерсәк: мин акустик җырлар яздырам, аранжировкаларым да шул ук стильдә языла. Акустик-поп җырлар хәзер трендта булмаса да (рэптан аермалы буларак), әлеге жанр белән кызыксынучылар бар. Кыскача әйткәндә, һәр музыка жанры «үз кешесен» таба.

Тренд тотрыксыз нәрсә,һәр тавыш режиссёры әлеге күренешкә мөнәсәбәтен үзе билгели.

5. Тавыш режиссурасы 3 сүз белән – ул?

Йокысызлык, сабырлык һәм үз эшеңне яратып эшләү.

6. Әгәр дә минем җыр яздырасым килсә, кесәмдә...

Аерым аранжировка яздыруын игътибарга алсак, бу эштә Һәр остазның «үз бәясе». Ул уртача 2000-30000 сум аралыгында йөри. Бу фактор, әлбәттә, еллар дәвамында килгән тәҗрибә, җыелган клиентура, тавыш режиссёрының танылганлыгы белән бәйле. Мин аранжировкалар язу белән 2013 елдан бирле шөгыльләнәм, башта бер аранжировка өчен 400 сум ала идем, хәзер инде бер аранжировканың бәясе – 8000 сум.

Тавыш яздыру өлкәсендә бәяләр, киресенчә, бер-берсенә охшаш. Уртача тавыш яздыру студияләрендә сәгатенә 1000 сум сорыйлар. Минем кебек өйдәге студияләрдә 500 сум.

7. Тавыш режиссёры булам дисәң...

Тавыш яздыру эшен өйрәнә башлар өчен бары тик 3 әйбер кирәк: компьютер, микрофон һәм наушниклар/акустик система. Калган җиһазларны еллар дәвамында сатып аласың, тик процессның асылына төшенер өчен 3 җиһаз әйләнеп чыга.

– Тавыш яздыру процессы турында интернеттан да өйрәнеп була. Мин белгән күпчелек тавыш режиссёрлары бу һөнәргә, мәгълүматны интернет аша туплап төшенделәр дә инде.

Өйдәге тавыш яздыру студиясе сыйфаты буенча профессиональ студияләрдән нык аерылмый. Бу эштә барысы да остазның күнекмәләреннән тора, шуңа күрә музыканы тынычланып өйдә дә язып була.

Кызыклы факт: Билли Айлишның иң популяр альбомы аның йокы бүлмәсендә яздырылган.

8. Тавыш режиссёры һөнәрендә, минем уйлавымча, иң авыры үз-үзеңне дисциплиналау, иң ләззәтлесе үз-үзеңне җиңеп, эшне тәмамлап кую.

Миңа калса, тавыш + режиссура = кызыклы һәм үзенчәлекле һөнәр генә түгел, ә дөнья белән тавыш аша соклану ысылу да... Ә сезнең өчен тавыш + режиссура ул нәрсә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев