Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ»НА – 100, «ЯЛКЫН» журналына - 95 ел! - КОНКУРС

Ә сез беләсезме, «Татарстан китап нәшрияты»нда китаплары чыккан күп кенә язучы-шагыйрьләрнең тәүге иҗат җимешләре кайчандыр «Ялкын»да басылган? Һәм бу инде бер гасыр диярлек шулай дәвам итә! Гаҗәеп тарих! Шушы еллар эчендә татар әдәбияты мирасы меңәрләгән әсәргә баеды. Туган көннәр уңаеннан без язылучыларыбыз арасында ШӘП БӘЙГЕ игълан итәргә булдык. Шартлар турында яза башлаганчы ук әйтеп куябыз: бәйге «Ялкын» журналының INSTAGRAM битендә уза!!!

Тә-әк, НИШЛӘРГӘ КИРӘК? БЕРГӘЛӘШЕП ӘСӘР ЯЗАБЫЗ! Ягъни сиңа татар телендәге бер китапның 95 нче битендәге күңелеңә хуш килгән бер җөмләне комментарий итеп әлеге пост астына язып калдырырга кирәк.

ШАРТЛАР:


1. Китап ТКНда («Татарстан китап нәшриятында») басылган булырга тиеш.
2. Сайланган җөмлә алдагы комментарий белән аваздаш булсын. (Җөмләләрне рәттән укыганда ниндидер сюжет барлыкка килсен өчен тырышабыз).
3. Бер коментарийда бер генә җөмлә язабыз.
4. Бер аккаунттан берничә тапкыр язарга мөмкин, тик җөмләләр төрле чыганактан алынырга тиеш.
5. Комментарий калдырганда тәртип санын, әсәрнең исемен һәм авторын да язабыз.
6. Барлыгы 100 комментарий кабул ителә. Шуның кадәр җыелгач, бәйгене туктатабыз.
7. Комментарийда #ялкынга95 #ткига100 хэштегларын куярга да онытма.
8. Шулай ук «Ялкын» һәм «ТКН» аккаунтларына да язылу шарт.

Шулай итеп, без 100 җөмләдән торган әсәр иҗат итәчәкбез! Килеп чыккан иҗат җимешен сайтыбызда урнаштырачакбыз. Ә журналда эшкәртелгән вариантын бирергә ниятлибез. Кем белә, бәлки, берәр бестселлер килеп чыгар!

БҮЛӘКЛӘР


Очраклы рәвештә сайлап алынган 3 катнашучыга ТКН кибетләреннән китап сатып алырга 500 СУМЛЫК СЕРТИФИКАТ тапшырылачак!
Без башлыйбыз, ә сез шушы ҮРНӘК белән дәвам итегез!

1. Алена минем исемем. Мондагыча әйтсәк – Олеся.
#ялкынга95 #ткнга100
Татар әдәбияты. З.Н. Хәбибуллин, Х.Г. Фәрдиева, Л.К. Хисмәтова. 2016 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев