Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЛАР АФРИКАНЫ "ЯУЛЫЙ"

Көньяк Африка


Ангола Республикасы


Луанда шәһәре


Кваме Нкрума урамы, 139-143.


Гөлнара ханым белән Айрат әфәнде Сафиннар әле берничә ел элек шушы адрес буенча яшәрбез, балалар укытырбыз дип уйламаганнар да. Алар үзебезнең Биектау районы Күлле бистәсендә урнашкан мәктәп укытучылары ләбаса. Тик бер көнне мәктәпләренең электрон почтасына килгән хат алар тормышына яңа борылыш өсти.


«Гөлнара «накаркала»



Каландула шарлавыгы янында


Айрат әфәнде: Андый хат ел саен сентябрь-октябрь айларында килеп төшә инде ул. Чит илдәге Россия илчелеге мәктәпләрендә белем бирергә укытучылар чакыралар. Бервакыт анкетаны тутырып карарга булдык. Анда үзеңнең һәм туганнарыңның биографиясен язып, башкарган хезмәтләрең, мактау кәгазьләрең турында белешмә теркәргә кирәк. Менә бервакыт телефон аша хәбәр итәләр: безне Анголага чакырганнар. Аңа кадәр Гөлнара “Африкага китеп бармасак ярый инде!” – дип шаярткан иде. Хәбәрне белү белән аның номерын җыям: “Накаркала син”, – дим, көлеп.

Гөлнара ханым: Ул елны әле балаларыбыз да университетта укый гына башлаган иде, йорт салырга дип алган кредитлар да бар. Без тәкъдимнән баш тарттык. 2015-2016 уку елында исә кабат анкета тутырып карадык һәм безне кабат Анголага дәштеләр. Гәрчә, илчелекнең төрле илләрдә барлыгы 85 мәктәбе булса да. Язмыштан качып булмый, димәк барырга насыйп булган! Җыенып чыгып киттек. Шулай итеп без Россия илчелегенең Ангола урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары булып куйдык.

Анголадагы тормыш




Айрат әфәнде: Анголаның Луанда шәһәренә килеп эләгү белән андагы культурасызлыкка игътибар иттек. Луанда – Анголаның башкаласы, безнең мәктәп үзәктә урнашкан, әмма урамда чүп һәм аны чистартмаганнар. Без килер алдыннан гына, урам җыештыручыларга акча түләнмәгәч, алар баш күтәргән булган икән. Тора-бара барысы да җайланды, шәһәр күзгә күренеп чистарды. Анголага яңа президент килгәч (2017 елның 26нчы сентябреннән Жуан Мануэл Гонсалвиш Лоренсу – авт.), Луанда яңача сулый башлады.

Гөлнара ханым: Луандада затлы машиналарда йөрүчеләрне дә, мусекларда (Анголада шулай дип ярлы өйләрне атыйлар – авт.) яшәүчеләрне дә очратырга була. Экскурсия белән йөргәндә бөтенләй начар хәлдә яшәүче авылларның барлыгын белдек. Кыргый кавемнәрнең торыр урыннарын күреп тә шаккаттык. Бетоннан өелгән, камыш яки пальма яфракларыннан ясалган түбәле йортларда торалар алар. Антисанитария аптырашта калдыра. Әмма күп кенә кечкенә шәһәрләрдә башкалага караганда чистарак, төзегрәк. Тик үзебезнең Казаныбызга җитәме соң инде?! Балаларны, әти-әниләребезне калдырып, чит җирдә яшәү беренче елны аеруча кыен булды. Ләкин көн саен элемтәгә кереп, аралашып тордык. Милли ризыклар сагындырды, шуңа күрә еш кына аларны пешереп, коллегаларыбызны да сыйлый идек. Кибетләрдә карабодай, манный ярмасы һәм кызыл икраны табып булмый. Ә менә бәрәңге, суган, помидор һәрчак сатуда бар. Аларны үзләре үстереп тә сата. Әмма анда кызыл балчыклы туфрак, мәктәп биләмәсенә утырткан бананнар да бик озак үсә һәм көн дә су сибеп торырга кирәк.

Айрат әфәнде: Кибетләрдә бәяләр бик югары. Күбрәк ташлама булган чакта сатып алырга тырышасың. Хәер, кибеткә йөрүнең кирәге дә юк анда, чөнки машинада барганда юлда ни телисең, шуны алырга мөмкин. Хатын-кызлар башларына җиләк-җимеш, яшелчә белән тулы зур гына кәрҗиннәр куеп, сатып йөри. Ни генә сатмыйлар шулай юлларда. Берсендә хәтта унитаз саталар иде!

Анголада – татар кызы




Гөлнара ханым: Бервакыт безне Сумбе шәһәренә экскурсиягә алып бардылар. Луандада португаллар күп, ә менә Сумбеда ак тәнле кешеләр юк, анда җирле халык яши. Пляж буенча атлаганда баласын җитәкләгән ак тәнле хатын-кызга игътибар иттек. Ул да безнең беренче төркем узып киткәнен туктап карап торды. Без икенче төркемдә идек. Аңа якынлашкач, бездән рус телендә, “Сез кайдан?” – дип сорады. “Россиядән!” – дидек без. Аптырау тулы караш белән: “Нишлисез сез монда?” – ди. “Экскурсиягә килдек, илчелек аша”, – дибез. “Шулаймени?! Мин дә бит Россиянеке!” – ди ул. Шунда ирем аннан бирегә ничек килеп эләгүен, кайда укуын сораштыра башлады. “Мин монда кияүгә чыктым, Уфада укыдым”, – ди яңа танышыбыз. “Әллә соң син башкортмы?” – дим аңа. “Яртылаш башкорт, яртылаш татар мин”, – ди. Шунда аңа үз телебездә: “Ә син татарча беләсеңме?” – дидем. “Беләм, сез татарлармыни?!” – дип, ул якын туганнарын очраткандай, безне кочып алды. Аралашканыбызны күреп торучылар: “Сез, татарлар, кайда барсагыз да үзегезнекеләрне очратасыз инде”, – дип көлештеләр.

Белем бирү турында




Гөлнара ханым: Без укыткан Россия илчелегенең Анголадагы урта гомумбелем бирү мәктәбе бездәге мәктәпләрдән берни белән дә аерылмый диярлек. Укыту системасы шул ук. Россия мәктәпләрендә нинди бәйрәм үтсә, без дә шул ук бәйрәмнәрне уздырдык. Яңа елда ясалма чыршы бизәдек, Кыш бабай да килде. Айрат Ринатович – пират, мин песи ролендә идем. Эсседә костюм киеп, Яңа елны бәйрәм итеп йөрү сәер, әлбәттә, әмма балаларның күңелен күрү өчен түзәргә була инде. Католиклар күп булгач, аларның дини бәйрәмнәре дә уза. 9 майда исә Үлемсез полк акциясен үткәрдек. Безнең бабайларның сурәтләрен Анголада да күрделәр.

Айрат әфәнде: Бер аерма бар: укучылар өйдән алып килгән ризыкны мәктәпкә килгәч үзләре җылытып ашый. Ашханәдә аларга чәй генә әзерлиләр. Балалар саны ел саен үзгәреп тора, гадәттә җитмешләп укучы була. Бер елны 56 бала да укыды. Нигездә, анда Россия илчелегендә эшләүчеләрнең, хәрбиләрнең балалары укый. Алар өчен белем алу бушлай. Анголага акча эшләү максатыннан килеп төпләнгән белгечләрнең, кайчандыр үзләре безнең илдә укыган кешеләрнең балалары да бар, алар исә түләп укый. Рус телен белеп килүче балалар күп, араларында берни аңламаучылар да була. Дәресләр барысы да рус телендә бара. Балалар тәнәфестә португалча сөйләшә башласалар, “Русча сөйләшегез” дип кисәтү ясыйбыз. Кайберләренә беренче сыйныфта ике ел укып, тел өйрәнергә туры килсә дә, соңрак алар яхшы сөйләшә башлый.

Гөлнара ханым: Анголада укытуның тагын бер зур плюсы – документ эшенең аз булуы. Укытучы кәгазь диңгезе эчендә йөзми. Төп игътибар белем һәм тәрбия бирүгә кала. Укучыларның БДИ баллары да сөендерә. Үзенә кирәкмәсә дә, “Белемнәремне тикшереп карыйсым килә”, – дип, математикадан профиль имтихан бирде бер укучым. Бер укучыбызның әти-әниләре анголлар, кайчандыр Россиядә укып кайткан булганнар. Безнең илне бик яратканга күрә, кызларына да Людмилла дип исем кушканнар. Ул рус теленнән БДИны – 90, математикадан 82 баллга тапшырды. Мәктәбебездә укыган һәрбер укучы ел саен 100% Россия югары уку йортларына укырга керә. Менә шундый тырышлар инде алар безнең!

Айрат әфәнде: Безнең мәктәптә белем алган укучылар БДИ бирә дә, Россия студентына әйләнә, ә менә җирле мәктәптә укучыларга Россия университетларында уку өчен әле 1 ел тел өйрәнергә туры килә.

Сугыш кайтавазлары



Үлемсез полк күренешләре


Айрат әфәнде: Анголада Россияне яраталар. Гражданнар сугышы барганда (1975-2002 еллар – авт.) безнең ил аларга бик ярдәм иткән. Сугыш турында балаларга сөйләү өчен мәктәпкә дә еш кына сугышта катнашкан хәрбиләр килә. Бездә ветераннарга нинди зур хөрмәт белән карасалар, аларда да нәкъ шулай.

Гөлнара ханым: Анголага барыр алдыннан күңелдә бераз курку бар иде. Ни дисәң дә, илдә сәяси яктан тыныч түгел. Әмма без шушы 4 ел эчендә бернинди куркынычка да тарымадык. Шулай да җир астына күмелгән миналар турында еш ишетә идек. Сугыш беткәнгә шактый булса да, аларны әле һаман да табып бетермәгәннәр...

Ялкау ай һәм халык турында


Гөлнара ханым: Ангола экваторга якын урнашкач, ай анда бөтенләй башка төрле булып күренә икән. Чалкан яткан айны күреп, аптырап киткән идек. Андый ай бары тик мультфильмнарда гына була дип уйларга күнеккән без. Шул ятып торучы ай Анголаның халкын хәтерләтә. Аларны берничек ашыктырам димә. Кибеткә керсәң дә, кассада бер гомер чират торгандай буласың. Мәктәптә дә укучылар биремнәрне бик сүлпән, әкрен генә башкара. Без ияләшкән ритмнан нык аерыла аларның яшәү рәвеше.

Балдан татлы онык һәм ярату турында




Айрат әфәнде: Әллә Анголада Россиядән килеп эшләүче белгечләр күп булгангамы, без анда үзебезне чит итеп хис итмәдек. Илчелегебездә эшләүче табиб та һәрчак җирле клиникаларда эшләүче рус белгечләре белән элемтәдә торды. Шуңа күрә, авырып китсәк тә, тел белән проблемалар булмады. Хәер, дипломатлар һәрчак яныбызда иделәр. Луанданың климаты да яхшы, Атлантик океанга да якын, һава да дымлы түгел. Без Анголаны бик яраттык! Контракт буенча бары 4 ел гына анда эшләп була, сирәк очракларда гына 5нче елга да килергә рөхсәт итәләр.

Гөлнара ханым: Шушы узган 4 ел эчендә гаилә тормышыбызда да шактый үзгәрешләр булды. Беренче тапкыр җәйге каникул вакытында Татарстанга кайтып төшкәч, кызыбыз Айгөлне сорап килделәр. Ризалык бирдек, ә туй киләсе җәйдә узды. Кызыбызны кияүгә бирдек тә, улыбызның кызын сорарга киттек. Кодагыйлар “Ник бер ел алдан килдегез?” – диләр. “Өлгермибез бит”, – дибез. “Үзебездән дә шулай бер ел алдан сорадылар.” Шулай итеп инде өченче кайтуыбызда улыбыз Айназның туе гөрләде. Ә бу ел инде Анголадан әби-бабай булып кайтып төштек – кызыбыз әни булды, оныгыбыз Асель бар. Безне бер дә ятсынмады, көн саен видеошалтырату аша аралашып торгач, тавышларыбызга ияләшкән күрәсең. Онык сөю – үзе бер ләззәт. Баланың баласы балдан татлы, диләр – хак икән.

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА


фотолар Сафиннар гаиләсенең шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев