Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА КОМИКСЛАР, ГРАФИК НОВЕЛЛА ҺӘМ КВЕСТ-ПРОМЕНАД:  «ҮЗ ТЕЛЕМ» ФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ

26 июль көнне татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Иң яхшы авторларга проектларын тормышка ашыру өчен барлыгы 2 миллион күләмендә грант бирелде. Җиңүчеләр һәм проектлар турында тулырак – язмада.

Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өндәгән иде. Бәйгедә Казанда яшәүче укучылардан һәм яшьләрдән 80нән артык гариза килгән булган. Нәтиҗәдә, телне өйрәнүнең стандарт түгел, шул ук вакытта яшьләргә кызыклы була алган 23 проект авторы финалга чыкты. Финалистлар үз проектларын жюрига тәкъдим итте: катнашучылар идеяләре белән уртаклашты һәм аларның әһәмияте турында сөйләде.

Проектлар арасында дөрестән дә яхшылары һәм киләчәктә үсеш өчен зур потенциалга ия булганнары күп иде. Шәхсән үземә берничә проект ошады. Әйтик, YATMAS DUSAI x YUMMY MUSICтан топонимик хитлар – Татарстан районнары турында җырлар чыгару идеясе минем өчен бик тә отышлы тоелды. Әмма ул, кызганычка каршы, җиңүчеләр рәтенә үтә алмады. Ә менә татарча комиксларга багышланган «Татар кызлары» проектын күпләр хуплады. Жюрилар да аны тәкъдим итү вакытында финалистка күп сораулар яудырды. Комикслар – бүгенге көндә бик популяр юнәлеш. Әмма яшүсмерләргә туры килә торган комикс-китаплар, бигрәк тә татар телендә – юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә яшьләрнең игътибарын җәлеп итә торган заманча һәм текә тарихлы комикслар бүген бик кирәк. Яшүсмерләргә үрнәк булырдай персонажлар кемнәр? «Татар кызлары» проекты татар «супергероинялар»ы турында сөйләргә тели. Киләчәктә ул комикслар китапханәләрдә һәм мәктәпләрдә дә булырга мөмкин.   

Тагын «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта» проектын да аерып әйтәсе килә. Телне өйрәнү буенча кушымталарның актуальлеге көннән-көн арта бара. Миңа калса, бу проектны тәкъдим итүче Булат Усманов дөрес юнәлеш алган.  Сыйфатлы, дөрестән дә файдалы һәм «катып» калмый торган кушымта  килеп чыкса, бу күпләр өчен зур ярдәмче булыр иде.

Гомумән, «Үз телем» проектлар бәйгесенең бөтен катнашучыларына да афәрин диясе килә. Һәрберсенең хезмәте киләчәктә грант отып, файдалы итеп тормышка ашырырлык дәрәҗәдә. Ә хәзергә жюрилар тарафыннан барлыгы 8  җиңүче билгеләнде:

1. Әдилә Мөбәрәкова – «Зәкәрия» этно-фольклор төркеме, татар этник группаларына багышланган музыкаль альбом;

2. Регина Гаязова – «Татар кызлары» дигән татарча комикслар;

3. Булат Усманов – «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта»;

4. Ләйсән Гирфанова – «Сихри Казаным!» квест-променад;

5. Алсу Хәбибуллина – «САФ әдәбият» проекты;

6. Гүзәл Гарипова – «Нәҗип» график новелла;

7. Илгизәр Вахитов – «Казан урамнары» открыткалары;

8. Алинә Бикмуллина – «Акча иле» китабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев