Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЯСӘТЛЕ ЯШЬЛӘР ЯКИ ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ

«Яшьләр сәясәте» дигәч, төрле документлар, рәсми стильдә киенгән җитди яшь егет-кызлар, бетмәс-төкәнмәс хисаплар күз алдына килә. Тик яшьләр сәясәте шуның белән генә чикләнәме?

Башта мин үзем дә шулай уйлый идем, тик әлеге мохит белән якынрак танышкач, фикерем бераз үзгәрде. Яшьләр сәясәте – ул җитдилек һәм рәсмилек кенә түгел. Беренчедән, ул – яшьләр, икенчедән, үз потенциалыңны ачу мөмкинлеге, өченчедән, идеяләрне тормышка ашыру. Бүген сүзем – яшьләр хөкүмәте һәм Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе турында. 

Кем һәм нәрсә? 

Яшьләр хөкүмәте – Россия субъекты Хөкүмәте (Администрациясе) каршындагы консультатив-киңәшмә орган. 

Билгеләре:

1. Дәүләт һәм муниципаль идарә органнары системасына талантлы һәм инициативалы яшьләрне сайлап алу буенча кадрлар баскычы институты.

2. Региональ хөкүмәтнең профильле министры белән дублёрлык принцибы буенча эшли .

3. Яшьләр хөкүмәте составы бәйге нигезендә төзелә, вәкилләре – 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр.

Яшьләр хөкүмәтләре 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге гражданнарны җәмгыятьнең социаль-икътисадый, сәяси һәм мәдәни тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыра.

Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе (кыскача АМП) – ул Россия яшьләр хөкүмәтләренең эшчәнлеген берләштергән һәм координацияләгән иҗтимагый оешма. Яшьләр хөкүмәтләренең эш технологияләрен камилләштерү максатыннан Ассоциация 3 төр ярдәм күрсәтә: 

1. Мәгълүмати

2. Оештыру

3. Экспертлык.

Саннарга күчсәк:

13 Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясенең Бөтенроссия съездлары,

4000 проект,

65 яшьләр хөкүмәтләре.

Яшьләр сәясәтендә катнашу нәрсә бирә? (минем шәхси инсайтларым)

1. Яшьләр сәясәте – ул, беренче чиратта, бәһасез тәҗрибә, фикердәшләр командасы, теләсә кайсы эшчәнлектә кирәкле soft skillsларны камилләштерү.

Проектларда эшчәнлек алып барганда, сиңа төрле бурычлар билгеләнә: хисап язудан башлап, локация табуга кадәр. Болар беренче карашка авыр һәм мөмкин түгел кебек тоела, тик бурычларны үзеңә уңайлы булган тәртипкә салсаң, әллә ниләр өйрәнәсең һәм шәхес буларак нык үсәсең. 

2. Дедлайннар = мөмкинлекләр! Нәкъ менә «янучы» дедлайннарны мин проектларны гамәлгә ашырганда төп корал итеп күрәм. Бүген туган идея, ким дигәндә, хәзер яки иртәгә тормышка ашырылырга тиеш. Проектлар көтәргә яратмый!

3. Яшьләр сәясәте – ул дәвамчанлыкның бер өлеше. Ул үзендә эз калдыручыларны һич онытмый. «Элеккеге яшьләр сәясәтчеләре» юк, алар барысы да «бүгенге»! Һәм гамәлдәге яшь сәятчеләр нәкъ менә аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 

4. Проектлар – ул юл! Алар ярдәмендә син үзеңне шәхес буларак үстереп кенә калмыйсың, ә карьерага таба үз сукмагыңны да саласың.

5. Үз максатыңа юл табу өчен нәрсә эшләвеңне һәм эшчәнлегеңнең нинди кыйммәткә ия булуын төгәл аңлау кирәк.

6. Барысы да көчле һәм илһамлы командадан башлана – фикердәшләр берләшмәсен табарга кирәк! Әгәр дә сез командада бер максатка тугры, бердәм булсагыз, сезгә иң биек таулар да тездән булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев