Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТЛАР "ПРОЕЗДНОЙ" СОРЫЙ...

Студентларның сессиясе тәмамланырга өлгерми, аларны тагын бер җитди сынау көтә. Ул да булса – җәмәгать транспортында йөрү бәясе артуы. Студентлар арасында кызып-кызып фикер алышуга, шау-шуга бер этәргеч булды бу яңалык.

Хәзерге бәяләр гыйнвар ае ахырына кадәр генә гамәлдә. Әлегә җәмәгать транспортында йөрү өчен 25 сум түләргә кирәк, электрон кошелек белән түләсәң – 23 сум. Шулай ук 50 тапкыр баруны үз эченә алган "проездной"ны да кулланып була әле.

Тик февральдән башлап, автобус, троллейбус, трамвай яки метрода бер тапкыр бару өчен 27 сум чыгарып салырга туры киләчәк, электрон кошелек белән түләгәндә, ул 25 сум булачак. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты шундый бәяләр билгеләгән.

750 сумлык "проездной" бетерелә. Безлимит "проездной"лар кертелә: бөтен автобус маршрутына – 2300 сум, җир өстендәге электротранспортта теләсә ничә тапкыр йөрү – 1600 сум. Трамвай яки троллейбусның бер төрендә электрон-проездной билет 1500 сум торса, автобусның бер маршрутына 1300 сум тәшкил итәчәк.

Россиянең күп кенә шәһәрләрендә студентлар өчен җәмәгать транспорты белән файдалануда ташламалар каралган. Бу ташламалардан Мәскәү, Санкт-Петербург, Омск, Самара һәм башка күп кенә эре шәһәрләр студентлары куллана. Ни кызганыч, Казан еш кына студентлар каласы дип телгә алынса да, бу исемлеккә кермәгән. Казан белән бергә Татарстанның башка шәһәрләре – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга студентлары өчен дә ташламалы "проездной" юк.

50 тапкыр баруны үз эченә алган 750 сумлык "проездной" булганда студентларга азмы-күпме җиңелрәк иде. Тик хәзер анысын да бетерәләр, дигәне ишеткәч, студентларның зарланмыйча хәлләре юк. Шул сәбәпле Татарстан студентлары республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә дә инде. Алар, студентларга ташламалы "проездной" булдыртып, укырга бару, факультатив дәресләргә йөрер өчен уку чыгымнарын каплау мәсьәләсенең хәл ителүен тели.

Шул уңайдан “За студенческий проездной в республике Татарстан!” дип аталган петициягә имзалар җыю башланды. Әлеге документ Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы рәисе, яшьләр эшләре һәм спорт министрына юнәлтелгән. Бу петициягә кул куючылар саны секунды-минуты белән артып тора. Әлеге язманы әзерләгән вакытка аңа 3685 кеше кул куйган иде инде.



Беренче булып әлеге мөрәҗәгатькә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов комментарий бирде.

– Бүген студентларның проездной билеты мәсьәләсе тагын алгы планга чыкты. 2010 елда, ситуацияне анализлаганнан соң, транспорт гранты кебек альтернатива булдырылган иде. Аны ел саен республика буенча 6 мең студент алды. Ул юл чыгымнарын каплау өчен аена 1000 сум бирелүне күздә тота иде. Моның белән бергә Казанда 50 тапкыр баруны үз эченә алган 750 сумлык "проездной" гамәлдә иде, аерым ташламалы "проездной" белән булган ситуация дә андый кискен булмады. Хәзер, җәмәгать транспортында йөрү тарифлары үзгәргәч, бу студентлар тормышында да чагылачак. Бу очракта аларның мәнфәгатьләрен яклау – безнең өчен беренчел мәсьәлә. Хәзер без башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнәбез, аның турында профиль юнәлешендәге хезмәттәшләребез һәм студентлар берләшмәсе белән фикер алышачакбыз һәм якын көннәрдә республика җитәкчелегенә үз тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез, – ди Дамир Фәттахов.

Министр әйтеп узган транспорт гранты исә, гадәттә, студентлар советында торган активистларга бирелә торган булган. Шуңа шәп укыган, әмма үзен студент советында актив күрсәтмәгән студентлар өчен бу грантны алу тормышка ашмаган хыял булып кала торган булган. “Әлеге грант студсоветтагы активистларга гына бирелде”, – дип сөйләде безгә КФУ студенты.

Кызыгы шунда: аена уртача 1700 сум стипендия алып яшәгән студент бу акчага проездной алсынмы, әллә ашау, өй кирәк-яраклары, уку әсбапларына тотсынмы? Шуңа өстәп, студент түләүле бүлектә укыса? Монда уйлап торасы да юк! Петициягә кул куясы һәм берәр үзгәреш булмас микән дип, көтәсе генә кала...




ФИКЕРЛӘР:


Айзирә Нургалиева, КИТТУ-КАИда магистратурада белем ала:

– Мин бу яңалыкка бик тискәре карыйм. Магистратурада читтән торып укыгач, укырга көн саен барырга туры килми килмәвен. Әмма эшкә барып җитәр өчен генә дә минимум 4 транспорт алыштырам. Ә университетка да барыга туры килгән көннәрне 6-7 транспортта йөрим дигән сүз. Бәя арту белән көн саен 200 сумнан да күбрәк акча китәчәк бит. Мин инде эшне алмаштырырга микән әллә, дип тә уйлыйм.

Алия Хәйруллина, КИТТУ (КХТИ), 2 курс студенты:

– Шәхсән үзем җәмәгать транспортында йөргәндә, ташламалы категориягә керәм. Әмма алга таба ташламалар белән нәрсә булып бетәчәге үземә дә кызык. Мәсәлән, төркемдәш кызларыма бик кыенга туры килә. Чөнки паралар Казанның төрле җирендә уза – Карл Маркс урамы, Себер таркты, Компрессорный платформасы янында. Икенче һәм өченче биналар якында гына – җәяү барып җитеп тә була. Ләкин кайбер вакытта паралар арасы 10 минут, ә җитешеп өлгерергә кирәк. Шуңа да бу яңа бәяләр безнең вузда укучыларга кыенлык тудырмый калмаячак.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев