ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ ЗЫЯНЛЫ?

Әстерхан чикләвеген (грецкий орех) һәркем  белә. Аның үзен генә дә, башка ризыкларга кушып та ашыйлар. Әлеге тәмле чикләвек турында Гиппократ яшәгән елларда ук белгәннәр. Аның өчен өзелеп торучылар бүген дә җитәрлек. Әстерхан чикләвегенең зыяны нидә? Ә файдасы бармы?

Файдалы яклары

Әстерхан чикләвеген юкка гына безнең баш миенә охшатмыйлар: бу чикләвек баш мие өчен аеруча файдалы: составында лецитин булганга күрә бу чикләвек хәтерне яхшырта, арганлыкны бетерә. Боларга өстәп, аның тагын берничә файдалы ягы бар:

Кандагы шикәр күләмен киметә. Моның өчен чикләвекнең үзен түгел, ә алар арасындагы каты әйбергә кайнар су агызып, шул суны эчәргә кирәк. Эндокринологлар беренче дәрәҗә диабет белән авыручыларга шушы эчемлекне эчәргә киңәш итә.

Организмны ныгыта. Чикләвекне көзен һәм язын ашау аеруча файдалы, нәкъ менә бу вакытта организм төрле вируслар каршы тора алмый башлый.

Эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. Чикләвектәге аксым дисбактериоздан саклый, һәм гомумән, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Анемиядән дәвалый. Гемоглобин тимер һәм цинк хисабына арта. Ә, димәк, кәеф тә яхшыра, тормыш та матурлана.

Зыяны нидә?

Әгәр кеше артыгын ашап ташламаса, әстерхан чикләвегенең зыяны юк дәрәҗәсендә. Тик атеросклероз, гипертония, эчәклек авырулары, эч катудан интеккән кешеләргә бу чикләвекне ашар алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Түбәндәге авырулары булганнарга әстерхан чикләвеген ашарга ярамый:

📌Әлеге чикләвекне организм кабул итмәгәндә;

📌Кан начар куерса;

📌Аллергия булса;

📌Тән тиресе авырулары булса;

📌2-4 дәрҗәдә тазару (ожирение) күзәтелсә.

Күп очракта чикләүләр чикләвекнең үзенә түгел, ә аның майларына карый. Шуңа күрә табиб белән сөйләшеп эш итү мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2630
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    766
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    664
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019