Логотип Идель
Бу – тема!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» БАЛАЛАРЫ КЫРЫМДА ЗУР КОНЦЕРТ КУЙДЫ

Кырым Республикасының Саки шәһәрендә урнашкан “Зәңгәр дулкын” шифаханәсендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең җәйге иҗади сменасы уза. Бу уңайдан лагерьда фнстивальнең 230 лауреаты һәм җиңүчесе зур бәйрәм концерты куйды.

Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән килгән балалар кырымлылар һәм ял итүчеләр өчен күп милләтле республиканың төрле телләрендә җыр куплетлары, Совет һәм Россия композиторларының җырлары, популяр классик һәм джаз вокал әсәрләрен башкарды. Биючеләр хореографик номерларында төрле халыкларның бию традицияләрен күрсәтте. Мондый күпьяклы программа быелгы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

– “Созвездие-Йолдызлык” кайда гына булмасын – ул яхшы мәдәни йогынты ясый. Бу концерт та искәрмә түгел һәм һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә узды. Безнең балалар һәр чыгыш ясаган җирдә тамашачыларга бик зур тәэсир калдыра. Чөнки “Йолдызлык” балалары эш белән мәшгуль. Безнең балалар фестивальнең төп программасына әзерлек чорында гына түгел, ә ял вакытында да мәдәнияткә тартыла, үз хезмәте аша тәненең һәр күзәнәген матурлыкка һәм гармониягә буйсындыра, соңрак үзләре барлыкка китергән бу кыйммәтле таш белән үз тамашачылары белән бүлешә”, - ди фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Дөньядагы катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять нәтиҗәсендә Россия Кара диңгез флоты ветераннары, офицерлары һәм матрослары өчен традицион концертлар быел узмады. Шулай да Татарстан эстрадасының үсеп килүче йолдызлары зур фидакарьлек белән чыгыш ясады.

– Сәхнәгә бу юлы көч-хәл белән эләктек: иҗади смена белән без лагерьдан читкә чыгып, Бакчасарайда, Севастопольдә һәм башка урыннарда концертлар бирә идек, ләкин пандемия аркасында бу юлы без андый мөмкинлектән мәхрүм калдык. Шуңа күрә бу концерт күптән көтелгән булды. Балалар сәхнәдә рәхәтләнде дип ышанып әйтергә була. Концертта алар смена буена җыйган энергиясен чыгарды", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Лагерьда исә тормыш кайный. “Йолдызлык” балалары өчен киң программа оештырыла: фильмнар карау, спорт һәм иҗади чаралар, тематик кичәләр уздыру. Әлбәттә, диңгездә су коенудан һәм кояш ванналарын кабул итүдән башка да узмый.

Оештыручылар программаның белем бирү өлешенә аерым игътибар бирә. Балалар өчен мастер-классларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстан халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, “Дорога из города” бию театры солистлары, шулай ук узган еллардагы фестиваль хәрәкәте җиңүчеләре – Россия театр сәнгате (ГИТИС) институтын тәмамлаучылар үткәрә.

“Созвездие-Йолдызлык”ның иҗади сменасы бу елның 2нче  августына кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев