Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕННӘН ӨЗЕКЛӘР

  Чит көндәлекне укырга ярамый, билгеле. Тик мин сезгә «Сәләт Саба» аланына килү белән яза башлаган  үз көндәлегемне   тәкъдим итәргә булдым әле. Нигә дисезме? Сез дә «Сәләт»тәге  җылы атмосфераны тойсын өчен!

 1.07.2020

«Кайчандыр, әле динозаврлар да булмаган заманда, кабиләләр булган: ут, су, җир һәм һава... Ут үзенең көчен арттыру максатыннан бердәмлек ташын урлаган, тик ялгыш ваткан. Ә безнең максатыбыз – аның кисәкләрен төрле илләрдән эзләргә. Кайда юл тотачагыбызны иртәгә иртән белербез», – диде әйдаманнарыбыз. Маҗаралы сменабыз шулай башланып китте. Әйдаманнар дигәннән, быел һәр сәлкеш әйдаманны үзе сайлады. Абый-апаларыбызда күрергә теләгән сыйфатларны сайлау бюллетененьдә билгеләдек һәм та-дам!.. Мин Энҗе апа һәм Булат абый төркемендә!

 2.07.2020

   «Сәләт»тә безнең төп максат – нәрсәгә дә булса өйрәнү, үзебез өчен яңалык ачу. Бүгеннән бездә дәресләр, остаханәләр эшләп китте. Ачык һавада театр дисеңме, стрит-арт, заманча хореография, журналистика нигезләре (блогерлык), мобиль фотография, вокал, мультстудия – җаның ни тели, шул бар, кыскасы.

Мин, озак уйлап тормастан, журналистика нигезләре дәресенә язылдым. Киләчәккә илткән юлымны тагын да ышанычлырак итү өчен бер дигән форсат бу!

Әйтергә онытып торам икән, без бит бүген АКШка «очтык»! Бу илдә чәчәк аткан блогерлык темасына багышлап кичке чара үткәрдек. Һәрбер төркем Ютуб каналы өчен видео төшерде. Җиңүчеләр бердәмлек ташының кайбер кисәкләрен нәкъ менә бу илдә тапты.   

 3.07.2020

Безнең сәяхәтебез дәвам итә! Һәм... без бүген Пенсильваниядә. Бу сүзне ишеткәч, мөгаен, барыбызның күз алдына вампирлар киләдер. Без дә бүген «Вампир» уенын уйнадык. «Кеше» булып калучыларны башҗитәкләр «Сәләт Саба»ның  значоклары белән бүләкләде!  Кичке чарада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын уйнадык. Безнең төркем беренче урынга лаек булды! Йоу!

 4.07.2020

Без бүген Бразилиядә. Һава торышы да нәкъ бу илдәге кебек. Шундый кызу! Аланыбыз җырын тыңладык, безгә бик тә ошады. Биюебез дә шәп булыр дип уйлыйм. Аланнар арасында иң шәп бию бездә булсын өчен тырышачакбыз!

5.07.2020

Менә бит, без тагын Россиядә, Татарстанда. Һиндстанга җыенган идек тә, Булат абый: «Минем мәхәббәтем Татарстанда, аннан башка китмим», – диде. Эх, булмады инде Һиндстанга барып... Аның каравы, Булат абый белән Гөлүсә апаның туен татар халкының бөтен йолаларына да туры китереп үткәрдек!

6.07.2020

Кичә бик тә борчылган идем, Һиндстанга «оча алмый калдык», дип. Бүген уянсак... самолётыбыз Һиндстанга «төшеп утырган»! Безне һинд кызлары үзләренең милли биюләре белән каршы алды. Без дә читтә калмадык, аларга кушылдык. 

7.07.2020

‌Без әле һаман Россиядә. Бүген матур агачлар, чәчәкләр, бананнар үсә торган бакчага бардык, атлар карадык. Кич белән шәмчек булды. Төркемебез белән бөтнекле, цитруслы чәй эчеп, гитара уйнап, җырлап утырдык.    

8.07.2020

Бүген безгә кунакка ШТКдан жюри әгъзалары килде. Аларга һәр төркем үз чыгышын тәкъдим итте. Катнашучылар арасындагы иң-иңнәрдән «Сәләт Саба» аланының ШТК командасы тупланачак. Алар исә аланыбыз данын Биләрдә узачак Форумда яклый.

 Тагын әле без төркемебез белән «Серле дус» уенын уйный башладык.  Бүләгемне алу өчен, миңа квест үтәргә  туры килде. Рәхмәт сиңа, «серле дус», шоколад тәмле булды!

 9.07.2020

 Тагын ике көннән Биләргә кузгалачакбыз! Әлегә биюне, сөрәннәрне өйрәнү белән мәшгульбез. Форумда барысын да таң калдырасы килә! Йөгердем, биюне кабатларга... 

11.07.2020

Ниһаять, без кабат Биләргә кайттык! Алда безне искиткеч 5 көн көтә!  «Сәләт» ул – хәтта хыяллана алмаган биеклекләргә ирешү өчен менә дигән урын. Ә Биләр – үзеңдә моңарчы күрмәгән мөмкинлекләрне табып,  меңләгән кеше алдында аларны күрсәтә алу урыны.

 12.07.2020

 Кичке чара тәмам. Сөенечем эчемә сыймый! Нигә дисезме? «Сәләт Саба» аланы шахмат һәм волейбол буенча – 1 нче, суда йөзү буенча  2 нче урыннарны алды! Алан Презентациясендәге  «Иң шәп бию» номинациясендә җиңү яуладык. Ә ШТК уенында Гран-прига лаек булдык! Җитәкчеләребезнең, әйдаманнарыбызның һәм үзебезнең тырышлык нәтиҗәсе бит бу! Бу зур бәхет түгелме?!

«Сәләт» ул – зур тату гаилә. Монда сиңа һәрвакыт ярдәм кулы сузачаклар,   яңа  идеяләр белән илһамландырачаклар. Әгәр син дә шушы олы гаиләнең бер әгъзасы булырга телисең икән, синең өчен «Сәләт»нең ишекләре һәрвакыт ачык. Безнең дулкынга кушыл, дустым! 

Ильвина Шәйхуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев