Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: КЫЗЫНУ СЕЗОНЫ

Кояшсыз да булмый, аның белән дә. Бу яраткан кешең белән дә була алмаган, аның белән катлаулы булган сыман кебек инде. Чөнки организмга кояш нурлары җитмәсә, D витамины дефициты була. Әгәр кояшта артык күп кызынсаң, куркыныч авырулар да килеп чыгарга мөмкин.

Чамасын белмичә, кояш астында булсаң, тире яман шеше, меланома рагы (меланин ясала торган күзәнәкләрдән яралган яман шеш рагы), дерматологик авырулары килеп чыга. Иң яхшысы – алтын урталыкны табу, ди табиблар.

Кояш тирегә ничек зыян сала?


Кеше ял итәргә экваторга якынрак барган саен, аны кояштан саклый торган кремнарда SPF дәрәҗәсе күбрәк булырга тиеш. Европа кешесе экваторга якынрак яшәгән саен, анда тире рагы, меланома белән авыру очраклары арта.
! Тире рагы, тире меланомасы яман шеш авырулары арасында беренче урынны алып тора. Икенче урында –  сөт бизе яман шеше, өченче урында – юан эчәк рагы, дүртенче урында – үпкә рагы, бишенче урында – ашказаны яман шеше.

Тире авыруларын башлангыч стадиядә үк ачыкларга мөмкин. Тире рагы алдыннан була торган (предраковый) халәт күзәтелсә, димәк, ул теләсә кайсы вакытта яман шешкә күчәргә мөмкин. Аксыл төстәге кешенең кояш аркасында тиресе пешәргә мөмкин. Биредә төп факторны В спектрлы ультрашәмәхә нурлары уйный. Әгәр кеше кояш астында җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, кеше D витамины җитмәүдән интегә.  Кояш артында артык күп булса, бу да кешегә начар, канцероген фактор буларак тәэсир итә. Шуңа да үзеңне, тән тиресен пешүләрдән саклау мөһим, – дип аңлата эндокринолог-онколог Зинаида Афанасьева.

Риск зонасында булучылар:

  • миңнәре булганнар

  • аксыл тире, аксыл чәчле,зәңгәр күзле кешеләр

  • җирән чәчле кешеләр.


Әлбәттә, тәндәге бөтен миңнәр дә куркыныч түгел. Аларның саны күбрәк булган саен, риск та арта дигән сүз. Мисал өчен, баш тиресендә булган һәм чәчне тарарга комачаулаган миңнәрне алдыру яхшырак, ди табиб. Шулай ук миңнәрнең куркыныч тудыру-тудырмавын 5 төрле аспект буенча аерырга мөмкин. Ул ABCDE кагыйдәсе дип атала. Ягъни миңнең ассиметрияле булуы, тигезсезлеге, төсе, диаметры, аның үсешенә игътибар итәргә кирәк.

Хәер, һәркем үз миңнәрен үзе дә күзәтеп тора ала.Моның өчен миңне фотога төшерергә, аннары фотоны компьютерга кертергә кирәк. Мондый күзәтүләрне ярты ел саен ясарга һәм алар белән табибка күренергә кирәк. Сүз уңаеннан, һәр елны май аенда Россиядә меланома көне уздырыла. Ул вакытта медицина иминиятләштерү полисы буенча сырхауханәләрдә тире рагына күзәтү ясарга мөмкин.

Кызганыч, Татарстанда тире рагы һәм меланома белән авыручылар елдан-ел арта. Онколог моны, беренче чиратта, кешеләрнең үз сәламәтлеге өчен җаваплы булмаувы һәм авыруның симптомнарын белмәү белән аңлата. “Табиб кешеләрне үз-үзен яратырга мәҗбүр итә алмый. Пациент үз саулыгы өчен үзе җавап бирергә тиеш. Әгәр бер табибның киңәшләре белән килешмәсәгез, башка табибны табарга, анда күренергә мөмкин”, – ди Зинаида Афанасьева.
! 8.00 – 10.00 һәм 16.00-18.00 аралыгында кызынырга ярый

[caption id="attachment_37431" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Солярий ярыймы?


Чыгарылыш кичәләре алдыннан 11нче сыйныф кызлары ясалма рәвештә кызыну процедурасына атыла-бәрелә чаба. “Бездә югары дәрәҗәле солярийлар юк. Аларның файдасы бер дә юк, ә зыян салуы – 100 процент. Солярийда бары тик акча эшләргә генә омтылалар. Анда аксыл, җирән чәчле кызларга бөтенләй барырга ярамый”, – ди Зинаида Афанасьева. Ул шулай ук автокызыну (автозагар) дигән әйбергә дә каршы.

Тире авырулары


Җәен тиешле урыннарда коенмаганда, су аркасында да төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Шуларның берсе – церкариоз. Ул үсемлекләр, кошлар күп булган кечкенә сулыкларда очрый. Бу авыру артык куркыныч булмаса да, кешене тән кычытуы белән борчый. Аннан ничек котылу өчен:

  • коеныр алдыннан тәнгә майлы крем һәм репеллент сыларга;

  • су коенганнан соң душ керергә;

  • су кергәннән соң, эчке киемнәрне алмаштырырга.


Тагын бер авыру – нурланыш кычыткан бизгәге (солнечная крапивница). Бу вакытта тәндә кызыл таплар барлыкка килә. Шуңа да SDF 50 кремнарын куллану зарур. Аларда А һәм В төрендәге кояш нурларыннан да саклый торган матдәләр булырга тиеш.

Җәй көне составында тетрациклин булган антибиотикларны эчмәскә кирәк. Чөнки аларның аллергия китереп чыгаруы да ихтимал. Шулай ук балтырган, петрушка кебек үсемлекләр дә тирегә тиеп китсә, аллергия чыгарырга мөмкин.

[caption id="attachment_37430" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Күзләр дә кояштан зыян күрә


Тире генә түгел, күзләр дә кояштан шактый интегә. “Ультрашәмәхә нурлар аркасында кешеләрнең күз күреме начараерга мөмкин. Мисал өчен, фотокератит авыруы – күз өслегенең пешүе, – шундыйлардан. Бу вакытта күздән яшь ага, күз күременең үткенлеге начарая”, – ди офтальмолог Элина Минхуҗина.

Шуны истә тот: кояш нурларыннан саклый торган күзлекләрнең барысында да ультрашәмәхә нурлардан саклый торган матдә юк. Күзләрне зарарлы кояш нурларыннан саклау өчен:

  • кояш күлеген сертификаты, лицензиясе булган махсуслашкан кибеттән алырга;

  • 100 процент UV-400 маркировкалысын сайларга;

  • Gucci, Prada брендлары да әле күзлекнең яхшы дигәнен аңлатмый;

  • күзлекләрне җир асты кичүеннән алмаска;

  • күзне, битне каплабрак торган эшләпә, кепка, панама кияргә;

  • балаларга кояш күзлекләрен 1 яшьтән үк алырга киңәш ителә;

  • йомшак төрдәге контакт линзалар кигәндә дә, кояш күзлеген кию мөһим.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев