Логотип Идель
Бу – тема!

«ШАЯРТАСЫМ КИЛСӘ, 1 АПРЕЛЬНЕ КӨТМИМ»: ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫ БУ КӨННЕ НИЧЕК УЗДЫРА?

Бу көнне һәр кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең  фикерен җиде кат иләк аша уздыра. Дустын, туганын, укытучысын курыкмыйча алдый ала. Сүз кайсы көн турында барганын аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, 1 апрель! Ә татар блогерлары бу көнне ничек уздыралар икән? Алар тормышында шушы көн белән бәйле нинди кызыклы вакыйгалар булган? Әйдәгез, үзләреннән сорыйк.

Ринат Галиәхмәтов:

– 1 апрель дигәч, 2013 елда булган кызыклы вакыйга искә төшә. Мин ул вакытта маркетолог булып хезмәт куя идем. Эшләремне бетереп, кайтырга дип чыксам, машинам калдырган җирендә юк. Эвакуаторга шалтыратып, минем машина аларда икәнен белдем һәм иптәш егеткә шалтыраттым. Башта ышанмады, ничә тапкыр әйткәч, дәлилләгәч кенә ышанды... Мәктәптә шул бер-беребезне “артың акбурга буялган” дип кенә котырта идек.

Илүсә Фәләхова:

 – Мине алдалау авырдан килә, ләкин үзем шаяртырга яратам. Без кечкенә вакытта мәктәптән кайткач, бөтен яңалыкны әнигә җиткерә идек. Шулай беркөнне мәктәптән кайттым да, «күрше әби үлеп киткән» дип алдаладым. Әни бу хәбәрне бик авыр кабул иткән иде...

Айдар Габидуллин:

– Дусларга чит номердан шалтыратып, «Сезне хәрби комиссариаттан эзлиләр» яки «Сезне полициягә чакырабыз, әйбер урлагансыз» дип шаярткан бар. Мәктәптә укыган чакта классташларның букчаларын, ручкаларын яшерә идек, контроль эш, дип алдый идек. Ә менә укытучыларны ялганларга кыюлык җитми иде. Әни дә шаярта иде үземне, мәктәптән укытучың шалтыратты, дип. Акланып, баштан төтеннәр чыга иде ул чакларда. Быелдан башлап, 1 апрельгә багышлап күңелле видеолар төшерергә исәп. Узган елның мартыннан үзем дә Инстаграмга шундый видеолар урнаштыра башладым.

Рузанна Хәбибуллина:

– Училищеда укыган вакытта апама уку йортыннан куулары турында алдаладым. Ул шаккаткан иде. Мизгел эчендә бу хәбәрне әнигә дә җиткереп өлгергән. Ул бу сүзләргә ышанган, соңыннан орышты да әле үземне. Мәктәптә укытучыларны «Сезне завуч чакыра» дип шаярта торган идек.

Илназ Габидуллин:

– Шаяртасы булсак, 1 апрельне көтеп тормый идек. Кайчан башка күңелле уй килә, шунда ук эшлисең инде аны. Бервакыт ашханәдә дежур торганда, сыйныфташларның чәйләренә зур кашык белән тоз салып чыктык. Ә менә кызыклы контентка килгәндә,  аны төшерү бик җиңел түгел. Берәр актуаль тема килеп чыкканда, «хайпны» тотып кала белергә  кирәк. Кызыклы видеолар төшерә башлауга Вконтактедагы «Кызык-мызык» төркеме этәргеч булгандыр дип уйлыйм.

Алсу КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев