Логотип Идель
Бу – тема!

«СҮГӘ БАШЛАГАНДА ДА: “СИН УКЫТУЧЫ БАЛАСЫ БИТ!” – ДИП БАШЛЫЙЛАР ИДЕ»

Мөгаллимнәр, аларның авыр хезмәте турында еш язалар, шулай бит? Тик мин әлеге язмада аларның балалары турында язма әзерләргә булдым. Укытучы балаларын мәктәптә «төрттеләрме»? Аларга нинди таләпләр куялар? Мөгаллим балалары бүтән укучылардан аерылып торырга тиешме? Барлык сорауларга да җавапны биредә табарбыз. Киттек!

Мин үзем дә укытучы баласы. Әнием география, җыр фәннәре укыта. 9 нчы сыйныфка кадәр кайбер сыйныфташлар, туганнар «ялган билгеләр» алып укыйм, дип уйлыйлар иде. Хәзер инде бүтән мәктәпкә күчкәч, андый сүзләр ишеткәнем юк. Шулай ук берничә ел элек кызык сүзләр ишетергә туры килде: «Гариф Ахунов премиясен әнисе татар теле укытучысы булганга алды инде ул!». Кызык, әйеме? Анда да укытучы баласы булуыңны кыстырмыйча калмыйлар…

Минем тәҗрибә шундыйрак, хәзер, әйдәгез, бүтәннәр фикере белән дә танышып узыйк.

Зәринә Хәсәншина, җырчы:

– Әни 20 елга якын башлангыч сыйныфлар укучыларын укыта. Усал укытучы. Беренче сыйныфта язу ямьсез булган өчен дәфтәрне урталайга гына ерта иде. Әнидән куркып укый идем инде.

Авыл җирендә тәртибеңә, акылыңа, белемеңә аеруча игьтибар итәләр, чөнки укытучы баласы булгач, син өйдә дә дәресләрне укытучы белән әзерли, дип уйлыйлардыр инде. Бездә киресенчә булды, чөнки әни болай да мәктәптән арып кайта иде.

Укытучы баласы да шул ук бала. Аның да уйныйсы, кайвакыт ялкауланасы килә. Ул да начар билгеләр алырга мөмкин, шуңа күрә барысыннан да акыллырак, төплерәк, белемлерәк булырга тиеш, дип төпчеләнмим.

 Башлангыч сыйныфта сыйныфташымны катырак егып җибәреп, кулын сындырган идем. Шундый курыктым. Беренчедән, әнидән, икенчедән, сыйныф җитәкчемнән, ләкин икесе дә бер сүз әйтмәде шул вакытта.

Гөлназ Сәфәрова, алып баручы:

Укытучы баласы үз-үзенә ышаныч көчен күбрәк тоя (үземнән чыгып әйтәм), чөнки мәктәптә эшләүче берәр кешең булса, син үзеңне бүтәннәрдән көчлерәк итеп саныйсың. Мөгаллим баласы булуның тискәре яклары – форма киеп йөрү, тәрбияле булу һәм бик күп киртәләр.

6-7 нче сыйныфларда сыйныфташларның «төрттергәннәре» дә булды: «Аның әнисе укытучы, шуңа аңа «5» куялар!», –дип. Ә соңрак кемнең-кем икәнен аңладылар. Әрнегән, үпкәләган чаклар булды, әлбәттә.

«Укытучы баласы бүтәннәрдән тәрбиялерәк булырга тиеш!», – дигән сүзләр белән килешәм. Әгәр дә аның үз баласы кагыйдәләргә буйсынмый икән, укытучы беркемгә да кисәтү ясый алмаячак. Мин дә кысалардан чыга идем: джинсылар киясе, чәчне алсу төскә буйыйсы, борын тиштерәсе килде. Яртысын эшләдем, ә калганыннан, әни хакына, тыелдым.

Укытучы балаларына таләп икеләтә артык. Сүгә башлаганда да: «Син бит укытучы баласы!» –  дип башлыйлар иде. Менә шул ягы авыр.

Илгиз Шәкуров, журналист:

– Укытучы баласы булгач, синең бар әйберең дә идеаль булырга тиеш – әзерләнгән дәресең, чиста өс киемең, «биш»лелек тәртибең. Билгеләр буенча сүз әйткәннәрен хәтерләмим. Мәктәптә мин тәртипле балалар рәтендә идем. Минемчә, укытучы баласы сыйныфташларыннан аерылып тормаска, мактанып йөрмәскә, үзен өстен итеп күрсәтмәскә тиеш.  

Мәктәптә укыган вакытта «кыек эшләр» белән шөгыльләнмәдем. Кечкенә чакта дәрес вакытында яшьтәш белән сөйләшеп утырган өчен әнидән эләккән иде бер тапкыр.

Сиринә Сахапова, журналист:

–  Мине билгеләр, уңышлар өчен «төрттергәннәре» булды. Иң истә калган вакыйга да бар. Геометрия дәресендә утырабыз. Миннән кала өй эшен берәү дә эшләмәгән, шуңа күрә үзем генә җавап биреп утырдым. Партадаш кыз бәләкәй кәгазьләргә хатлар ясап ыргытып утыра башлады. Һәм аның бер бите минем букчага килеп эләкте. Кайткач ачып укыдым, анда: «Өй эше белән мактанып утыра, барысын да үзе эшләгән сыман. Әнисе укытучы булгач шулай инде!», – дип язган. Моны укыгач, үкси-үкси еладым, чөнки барлык өй эшләрен дә мин үзем эшли идем.

«Укытучы баласы тиеш» дигән сүзләрне, гомумән, яратмыйм, чөнки һәр бала да бер төрле. Аның да куышлы уйныйсы, өй эше эшлисе килмәгән, икеле, өчле алган чаклары була. Укытучы балаларына гади балага караган кебек карарга кирәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев