Логотип Идель
Бу – тема!

САБЛИМИНАЛ: ЯШЕРЕН АФФИРМАЦИЯ ЯРДӘМ ИТӘМЕ?

Позитив гыйбарәләрнең чыннан да шифасы тияме? Язмада тыныч музыка һәм пышылдау артында яшерелгән аффирмацияләрнең йогынтысы турында сөйләшәчәкбез.  

Кайберәүләр мондый ысулларга еш кына көлемсерәп карый һәм кул селти. Тик һәр әйткән сүзнең дә тылсымлы көчкә ия икәнлеген онытмаска кирәк. Күпчелек очракта без чынбарлыгыбызны үзебез төзибез диләр бит. Кемнәргәдер әнә шундый позитив сүзләр, аффирмацияләр, чын-чынлап ярдәм итә. Алар төрле булырга мөмкин. Бүген саблиминаллар, ягъни аудио-аффирмацияләр белән таныша аласың. Алар шәхси яктан камилләшүгә һәм нәрсәгә дә булса карашыңны үзгәртүгә юнәлдерелгән. Күп кенә ябыгу, матурлык, акча, уңышлы булу саблиминалларын роликлар рәвешендә YouTube, Rutube, TikTokта табып тыңларга мөмкин. Әйе, күктән акча төшмәячәге яисә бер мизгелдә генә уңышка ирешеп булмавы аңлашыла, тик саблиминалларның йогынтысы бик зур. Ул кеше аңын кирәкле максатка ирешү өчен  программалаштыра, шуннан барлык гамәлләр дә чынбарлыкка тәэсир итә ала. 
Саблиминалларны яхшылап сайларга кирәк. Беренчеләре йоклап китәргә, күңелсез хәлләрне онытырга булышса, икенчеләре начар гадәтләрдән котылырга яисә уку, эштә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк, саблиминалларны бер генә тапкыр тыңлау булышмаска мөмкин. Бераз вакыт узгач, музыка артындагы яшерен хәбәрне эчке тавышың кабул итә башлаячак.

Саблиминалларны ничек дөрес тыңларга?

Интеллектуаль һәм физик эшне башкарганда ролик яки аудиоязманы тыңлаудан тыел. Шулай ук рульдә барганда да аны кушудан тыелырга кирәк. Чөнки аудио-аффирмациядәге ритмнар киеренкелекне йомшарта. Иң яхшысы – ял иткәндә яисә медитация белән шөгыльләнгәндә тыңлау.

Саблиминалларны озак тыңлаганда, баш авыртырга мөмкин, шуңа су эчәргә киңәш ителә.

Саблиминалны сайлауга җаваплы карарга кирәк, чөнки кайбер оештыручылар текстны аудиога күчерә дә, аны тизләтеп, музыка өсти. Бу очракта ул ниндидер нәтиҗә һәм киеренкелектән котылуга китермәячәк. Шуңа күрә автор үзе кулланган тавыш ешлыкларын һәм ролик астында аның тасвирламасын калдырган роликларга гына игътибар ит.  

Бу техника кемнәргә туры килә?

Әйтеп үткәнчә, аны төрле кеше дә тыңлый ала. Тик ниндидер психологик җәрәхәт алган кешеләргә бу икеләтә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, кемгәдер үз-үзен яратам дип әйтү, уңышлы дип санау, үз хаталарын кичерү авыр. Саблиминаллар исә үзеңне шушы сүзләргә ышандырырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев