Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: СОҢГЫ КӨН

24 июнь, 2018

СОҢГЫ КӨН

Хәерле-хәерле иртәләр, көндәлек! Бүген форумның соңгы тулы көне. Дөресен әйткәндә, бераз моңсу. Барысына да шулай ияләшкән идем, төркемдәшләрем белән аерылашасы да килми...

"Сәләт"тә һәрбер көн - яңа мөмкинлек! Без ниләр генә өйрәнмибез монда! Һәтта программалаштыруга багышланган остаханәләр дә бар иде.

Бүген мин тайм-менеджмент остаханәсенә бардым. Искиткеч мавыктыргыч итеп Дмитрий абый безгә уңыш серләре турында сөйләде, ничек барысына да өлгерергә өйрәтте. Биик кызык булган иде!

Уку-укыту программасыннан соң төшке аш һәм күптән көтелгән буш вакыт. Ә аннан соң баскетбол, футбол ярышлары! Белгәнегезчә, җанатарлар бүген кыздырды! Сөрәннәребезне кычкырдык та кычкырдык!

Ә кичкә - иҗади концерт! Чыгышлардан соң, бер нәтиҗә генә ясап була: сәлкешләргә сокланып туя алмаслык!

Ахырда әйдаманнар "Сәлкешемә" дигән җырны башкардылар. Барлык сәлкешләр елады. Йөрәккә якын булган, 10-18 көн эчендә әти-әнине алмаштырып торган кешеләр белән бик авыр аерылырга. Алар синең хәтереңдә һәм күңелеңдә мәңгегә калачак... ?♥️

Ә төнлә инде сәлкешләрне сюрприз көтте! Open Air! Вәт кызу дискәтүк булды! Рәхәтләнеп биеп, җырлап үткәрдек соңгы көнне!

Сау бул, көндәлегем! Тыныч йокы, "Сәләт"ем!❤️

#СәлкешКөндәлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев