Логотип Идель
Бу – тема!

РӘМИС ЛАТЫЙПОВ: «КҮПМЕДЕР ЭШЛӘГӘННӘН СОҢ, ҺӘР БЛОГЕРНЫҢ ХЕЙТЕРЫ БАРЛЫККА КИЛӘ»

Тәнкыйтькә каршы җиде катлы сүгенү, инстаграм постлары өчен идеяләр һәм блогерлыкка бәйле иң зур хыялы турында журналист Рәмис Латыйпов «Ялкын» журналына сөйләде.

– Хәерле көн, Рәмис Нурмөхәммәтович. Сез үз фикерләрегезне еш кына инстаграмда урнаштырып барасыз. Ничек моңа алынырга булдыгыз?

– Инстаграмда яза башларга күптән теләк бар иде, күп вакытны ала, дип башта шактый озак кереп китә алмадым. Ул вакытта мин күбрәк фейсбукта утыра идем.

– Инстаграм битегезне ничәнче елдан алып барасыз?

– 2017 елдан.

– Моңа нәрсә этәргеч булды?

– Мин бөек максатлар куеп башламадым. Безгә интертатка Татар малай килде, мин аннан инстаграм блогер буларак интервью алдым. Ул миңа этәргеч булды, дип әйтә алам, чөнки интервьюдан соң, озак уйлап тормыйча, үзем дә башлап җибәрдем. Беренче пост шушы Татар малай турында иде.

– Димәк, сез инде журналист кына түгел, блогер да?

– Шулай дип әйтергә буладыр. Минемчә, хәзерге вакытта һәр журналист – күпмедер блогер. Россия мәгълүмат чараларында ул хәтта хезмәт килешүендә язылган, ягъни журналистның блог алып барырга тиешлеге Шуңа күрә мине журналист та, блогер да дип әйтергә була.

– Видео төшерергә тема/идеяләр кайдан аласыз?

– Минемчә, журналист ниндидер репортаж төшерергә, интервью алырга баргач, бөтен мәгълүматны да сайтка язып, сюжет итеп чыгара алмый, барыбер күңелендә ниндидер фикер кала һәм шуны язып куясы килә. Әле кайвакытта сайтка чыкканына караганда күңелдә калганы кызыграк та була. Тормыш үзе китереп чыгара идеяләр. Хәтта урамга гына чыгып керсәң дә, ниндидер уйланырга мәҗбүр итә торган күренеш булуы бар.

– Видеоны теләсә кайсы вакытта төшерә аласызмы яки илһам килгәндә генәме?

– Илһам килгәндә һәм вакыт булганда. Әгәр дә ул видео катлаулырак була икән, билгеле, аңа күбрәк вакыт та кирәк. Кайвакыт бик әйтәсе килгән фикер була: мин ничек тә булса вакыт табам һәм төшереп инстаграмга куям. Мәсәлән, Фирдүс Тямаевка кагылышлы вакыйга килеп чыкты. Мин төшердем дә, элеп тә куйдым. Блог алып барырга күп вакыт кирәкми, көненә 5 минут вакыт җитә диләр, кемгә ничектер инде, тик миңа ул җитми. Әгәр синең фото/видео бар икән, әзер постны куяр өчен күп вакыт кирәкми, әйе. Аның иң кызыгы – идеясен табуы, фикерне язуы, төшерүе, һәм элеп куюы.

– Бернәрсә дә язасы/төшерәсе килмәгән вакытлар буламы?

– Нишләп булмасын, була инде. Стресс кебек күңел төшенкелеге булып ала, бернәрсә дә эшлисе килмәгән вакытлар... Ул очракта игътибарны инстаграм челтәрләреннән, журналистикадан икенче эшкә күчереп торырга була. Әле аның шунысы бар: син постлар керми башласаң, сиңа инстадусларың яза башлый: «сезгә берәр нәрсә булдымы әллә? нигә язмыйсыз? кайда булдыгыз?» Алар шулай язгач, син кешене бер кызыктыргансың икән, дәвам итәргә кирәк, чөнки кешеләр көтә бит, дип уйлый башлыйсың. Һәм шул уй сине эшләргә мәҗбүр итә.

– Сез юмористик, көлкеле видеолар да төшерәсез, әйеме? Мәсәлән, Зәйдә яңган һәйкәл турында. Бу видеоны керткәннән соң, халыктан яки хакимият вәкилләреннән үз адресыгызга тәнкыйть, янау, яман сүзләр ишетергә туры килдеме?

– Әйе, кешеләр яза инде. Мин аңа күпмедер ияләнгән, чөнки үзем тәнкыйть материаллары белән эшләгән кеше. Син күрәләтә нәрсәнедер кертәсең, үзеңнең хаклы икәнеңне беләсең. Мәсәлән, менә вакыйга: балалар кайтып киткәч, мәктәпнең түбәсе ишелгән, мин шуның турында яздым. Шуннан соң кешеләр яза: «нишләп сез бу районны яман итеп күрсәтәсез, бездә кешеләр бик тырышып эшлиләр», дип. Эшлиләрдер, сүз дә юк, әмма монда аздан гына фаҗига булмыйча калган, моны берничек тә аклап булмый бит инде. Хәтта шундый очракта да ниндидер кешеләр сине тәнкыйтьләп язалар. Минемчә, күпмедер эшләгәннән соң, һәр блогерның хейтеры барлыкка килә.

– Сезнең өчен кеше фикере мөһимме?

– Кеше сүзен мин тыңлыйм, әйе. Кеше фикереннән чыгып, үземнең берничә постны алып аткан очраклар да булды.

– Сезнең үз эшегезгә карата әйтелгән иң каты сүз нинди? Һәм кемнән?

– Берничә тапкыр каты сүз ишеткән булды, берсен мин яздырып алдым. Кеше нигә алай әйтә икән, дип уйлыйсың... Әле менә күптән түгел генә шундый хәл булды. Лениногорск районында тәнкыйди материал төшергән идек. Шуны төшергәннән соң, миңа бер кеше шалтыратты да, җиде катлы сүгенү яудыра башлады. Мин аны тиз генә яздырып алдым, чөнки кем икәнен ачыкларга кирәк иде. Тикшергәч, бу номерның администрациягә беркетелгәнен, аны кем куллануын белдем. Шуннан соң, мин беренче эш итеп Лениногорск журналисты Илфак Шиһаповка шалтыраттым, аудионы тыңлатып та тормадым, «бер кеше шалтыратты, бик каты сүгенә» дидем. Илфак инде шул арада фамилиясен дә әйтте. Ә син кайдан беләсең ул икәнен,  дип сораган идем, безнең районда бер генә кеше шулай сүгенә, диде. (көлә)

– Сезнең кумир кем? Гомумән, кумирларыгыз бармы?

– Мин бик күпләрне укыйм, ләкин берәрсенә дә охшарга тырышмыйм, үземә ничек ошый, шулай алып барам.

– Сез яраткан, көн дә карап барган блогер/журналист бармы? Кем?

– Миңа бер блогер – Наталья Радулова ошый. Ул феминистка. Аның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне сурәтләве бик кызыклы. Ләкин хәзер ул да сәясәткә керә башлады.

– Сезгә кайсы якынрак: видеолар төшерүме, әллә мәкаләләр язумы?

– Икесе дә ошый, икесен параллель рәвештә алып барам. Әмма миңа язма язуга караганда кызыклы видео төшерү катлаулырак.

– Блогерлык, журналистика белән бәйле иң зур хыялыгыз нинди?

– Мин ул хыял юнәлешендә эшли башлаган идем, ләкин чынга ашыра алмадым. Тормыштагы күренешләргә пародия ясап, кыска гына кызыклы видеолар төшерәсем килә. Авылда берничә видео төшергәнем булды, инстаграмда бар ул видеолар. Элек тә эшләп караган идем, ләкин сюжетларын язу, видеосын төшерү күп вакытны ала дип туктадым. Кеше, теләсә, бар әйбергә вакыт таба. Теләгем ул кадәр көчле булмагандыр инде, күрәсең.

– 17 яшьлек үзегезгә нинди киңәш бирер идегез?

– Төрле нәрсәләргә алынып карарга кирәк. Син үзеңне кайсы өлкәдә яхшы күрсәтәчәгеңне алдан күзаллавы кыен. Эшләп карарга дигәндә мин бары яхшы нәрсәләрне күз алдында тотам.

Вакытны әрәм итмәскә киңәш итер идем. Яшь кешедән энергия ташып тора, ул максималист була, кайный. Тик торганнан 18 яшьтән армиягә алмыйлар бит. Шул яшьтә үзеңне күрсәтергә, нәрсәгәдер ирешергә тырышып карарга кирәк. Һәм, шуны истә тоту мөһим: син дөресен эшләсәң дә, ялгышын эшләсәң дә ул югалмый, шулай кешенең биографиясе төзелә. Эшләгән әйбернең барыбер нәтиҗәсе була.

– Булачак журналистларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Кыю булырга! Кыюлык – ярты бәхет. Әгәр дә син нәрсәдер эшли алачагыңа ышанасың икән, аны эшләп карарга кирәк. Кеше курыкмаска тиеш.

Наталья ВӘЛИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев