Логотип Идель
Бу – тема!

РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИНГА - 30!

Җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга тиздән – 30! Җырчы туган көнен кайда билгеләп үтсен, сәхнәдә, әлбәттә! 6 март көнне Пирамида концертлар залында җырчының юбилей концерты узачак.

Ришатка да 30 тула


3 март көнне күпләрнең яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллинга 30 тула. Шул уңайдан ул Уфа (5 март), Казан (6 март) һәм Мәскәүдә (10 март) юбилей концертлары үткәрә. Үзе әйтүенчә, чарада бернинди  шаккатмалы хәлләр дә, мөгез чыгарулар да булмаячак:

 - Барлык татар эстрадасын чакырып, шоу ясау максатын куймадык. Иҗатташ дусларым белән бергәләп сыйфатлы итеп үткәреп җибәрергә исәп. Бу - зур шәһәрләр-башкалаларда гына уза торган концерт. Минем белән беррәттән сәхнәдә минем иҗатташ абыем – Филүс Каһиров, шулай ук Гөлназ Асаева, Алия Карачурина һәм Чулпан Йосыпова чыгыш ясаячак.

Сценарий авторларының берсе  Сөмбелә Вәлихмәтова:

 - Ришат туган көнен яраткан тамашачысы белән билгеләп үтә. 30 - ул ир-атның тормыш буйлап ныклап басып атлап киткән чоры, күп нәрсәгә карата караш үзгәргән, яңа максатлар корган вакыт. Концертның сценарие да әнә шуларны исәпкә алып төзелде, - диде.

Концетка билетлар инде сатылып беткән диярлек, әмма Казан, Мәскәүдә әле калган. Бәяләренә килсәк, Уфада алар  800-2000, Казанда 800-2500, Мәскәүдә 1000-5000 сум тора.

Ришат Татарстанның атказанган артисты исемен көтәме?


Белүебезчә, Ришат Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Ә Татарстаннан мондый исем бирүләрен көтә микән? Үзе бу турыда:

 - Башкортстанның атказанган артисты булу - минем өчен зур дәрәҗә. Шунда туып үстем, алар беренчеләрдән булып миңа әлеге исемне бирде. Бу исемне алу - минем өчен бигрәк тә зур горурлык. Лаек булсам, Татарстанның дәрәҗәле исемнәрен алу да насыйп булыр. Тик минем өчен тамашачы мәхәббәте күпкә мөһимрәк, - диде.

Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакировның дәвамчысы була алырмы?


Ришат фикеренчә, Илһам Шакиров заманындагы татар җыр сәнгатен русныкыннан югарырак дәрҗәдә булган, дип әйтергә мөмкин.


 - Илһам абый берәү генә, үземне берничек тә аның белән чагыштыра алмыйм. Ул -  татар җырын югары дәрәҗәгә күтәргән шәхес. Аның  үлеп китүе минем өчен дә зур югалту булды. Илһам абыйның җырларын кечкенәдән тыңлап үстек. Һәр концертымда бөек җырчыбыз репертуарыннан берәр җырны башкарып, аның истәлегенә багышлыйм, - ди җырчы үзе бу турыда.


Ришат һәм “кара” пиар


Җырчы бу турыда: “Әти-әни безне кечкенәдән “кеше синең турында начар сөйләмәсен, тәрбияле бул”, дип үстерде, - диде, - милләтнең артисты халык өчен үрнәк булырга тиеш. Тамашачы санын арттыру өчен үзеңнең  начар ягыңны күрсәтү дә, пычракка буялу да кирәкми. Пиар белән шөгыльләнү өчен әллә ни зур акыл кирәк түгел. Үзеңне яхшы яклап күрсәтеп күтәрелү күпкә авыррак һәм җаваплырак”.

Ришат өйләнәме инде, юкмы?


Уенын-чынын кушып, бу турыда үзе:

 - Кемгә өйләнәсемне концертта тамашачылар белән бергә сайлыйбыз. Гөлназ булырмы, Алияме – шунда билгеле булыр, - диде, - икесен дә сайласалар, мөселманнарда рөхсәт ителә, икесенә дә өйләнәм.

Ришат һәм спорт


Ришат Төхвәтуллин төркеменең биючесе, администраторы Илгиз Бәдретдинов:

 - Әздән генә тотынган иде, бүген ул көненә 10 километр йөгерә. Спортта нинди, тормышта да шундый ул. Алга, дип яши.

Җырчы үзе:

 - Йөгерүдән мин көч тә, энергия дә алам, - ди.

Ришат һәм аннан көнләшүчеләр


Сөйләшү барышында җырчы артистлар арасында көнче кешеләрнең көннән-көн артып торуын әйтте.

 - Моны табигый хәл, дип саныйм. Сәхнә артында төрле фикерләр ишетергә туры килә Әз генә очкын булса, аны ут итеп чыгаралар, - ди ул бу турыда .

Ришат һәм КО


Бүгенге  көндә Ришат Төхвәтуллин командасында  20дән артык кеше эшли. Аларның һәркайсы  берничә эш башкара. Мәсәлән, Илгиз, биюче булудан тыш әле администратор да, икенче биючеләре -  фотограф, кирәк булса, шофер да икән. Алып баручы Рөстәм концертлар алдыннан Ришатның чәчен матур итеп ясап куя.

- Кемне дә булса өйрәтергә кирәк иде, - ди Ришат, - бу эшкә Рөстәм алынды. Килгән вакытта бер генә һөнәрне белеп белән килсәләр, төркемемдәге һәр кеше башка юнәлешләрдә дә остарып китә. Рус, чит ил эстрадасы артистлары кебек  шәхси стилист, массажистлар тотарга мөмкинлегебез юк, шуңа күрә әнә шулай чыгу юлларын табарга туры килә.

Зилә САБИТОВА

Фотолар: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев