Логотип Идель
Бу – тема!

«РЕЛИГИО… НӘРСӘ?» ДИН БЕЛЕМЕ НИК КИРӘК?

[caption id="attachment_32594" align="alignright" width="271"] Айдар Шәйхин[/caption]

Бу юлы «Кызыклы фән» рубрикасын үзем өчен бик әһәмиятле темага багышларга булдым. «Ялкын» битләрендә сезне «Гыйлем» проекты яктырта торган фән дөньясы белән таныштыра башлавыма ике елдан артык вакыт узды. Үзем җаным-тәнем белән ихлас һуманитарий булсам да, махсус сезнең өчен биолог, медик, инженер, математик, тарихчы, фәлсәфәче һәм футуролог күзлекләрен кияргә һәм әйләнә-тирәбезгә башкача карарга өйрәнергә туры килде. Әмма бу юлы мин асылыма кайтачакмын һәм дин белеме – религиоведение турында сөйләячәкмен.

НӘРСӘ БУ?


Гадәттә, бу урында нәкъ шушы сорау яңгырый башлый. Бу фән турында күпләр белми дә. Ә инде андый кафедралар һәм факультетлар барлыгын ишеткәч, бөтен кеше аптырашка кала. Ничек инде университетта динне өйрәнәләр?!

Религиоведение, ә татарча әйткәндә, диннәрне өйрәнү фәне, яки дин белеме – динне җәмгыять белеме, фәлсәфә, тарих, психология һәм башка «белемнәр» күзлегеннән өйрәнеп, аның асылын, килеп чыгышын, яшәеш канунчалыкларын, кеше тормышында урынын аңларга-төшенергә омтылучы фән. Ул XIX гасыр ахырында барлыкка килә. Кагыйдә буларак, дин белеменә нигез салучы дип Макс Мюллер исемле лингвистны саныйлар. Ул беренчеләрдән булып төрле диннәрне чагыштырып тикшерергә тәкъдим итә.

Барлыкка килгәннән бирле бу фәннең проблемнардан чыкканы юк. Хәзер алар турында да сүз булыр. Соңгы ике гасыр дәвамында дин белемен бөек социологлар – Макс Вебер белән Эмиль Дюркгейм да, төрле фәлсәфәчеләр, теологлар, тарихчылар, психологлар һәм антропологлар баетканнар. Аларның берсе дә махсус дин белеме факультетларын тәмамламаган, чөнки кайчандыр религиовед булыр өчен динне өйрәнү дә җиткән. Хәзер исә хәлләр үзгәрде һәм махсус белемле кешеләрне генә дин белгече дип санарга тырышалар.

ДИН БЕЛЕМЕ НӘРСӘНЕ ӨЙРӘНМИ?


Дин белеме динне өйрәнә – монысы аңлашыла. Ләкин чынлыкта ул «диннең» нәрсә икәнен белми! Бу күренешне аңлатып бирә торган йөзләгән билгеләмә бар, әмма берсе дә без өйрәнә торган гаҗәеп катлаулы нәрсәне – динне – тулысынча колачлый алмый. Диннәр, бердән, күп (сез уйлаганга караганда күбрәк, ышаныгыз!), икенчедән, алар чыннан да серле хисләр белән бәйле.

Дин белгечләре, религиоведлар, диннең тарихын, аның төзелешен, дини оешмаларны, дини язмаларны өйрәнәләр, иманлы кеше кичерә торган хисләрне аңларга тырышалар, дини тәҗрибәне анализларга маташалар. Әмма бер дин белгече дә «Аллаһы бармы?» дигән сорауга җавап эзләмәячәк, чөнки бу сорау, гомумән, фән тикшерә ала торган мәсьәлә түгел. Шуңа күрә Аллаһ, җан, фәрештәләр, кыямәт көне кебек сорауларга җавап табарга теләсәгез, бу фәнгә мөрәҗәгать итмәгез. Ләкин сез менә шундый ышануларның каян барлыкка килүен белергә хыяллансагыз, религиоведение ярдәмгә килмичә калмас.

Без өйрәнми һәм өйрәнә алмый торган тагын бер сорау хакыйкать турында. Фән дөресен генә сөйләргә тиеш, шулай бит инде? Ләкин безнең фән «Кайсы дин дөрес соң?» дигән еш бирелә торган сорауга беркайчан да җавап бирмәячәк. Кайбер белгечләр «Кайсы диннәр куркыныч түгел» дигән сорауларга җавап кайтарачаклар, әмма дөрес/ялган категорияләрен ачыклау безнең кулдан килми. Сәбәбе бик гади: диннең нигезендә яткан идеяләрне тикшерү мөмкин түгел. Сүз тагын Аллаһы заты турында, чөнки аның турында фәнни караш булдыра алмагач, аңа бәйле дини ышануларны да фәнни яктан тикшерә алмыйбыз.

ДИН БЕЛЕМЕ НӘРСӘ ТҮГЕЛ?


Иң мөһиме – теология белән бутамагыз. Эш шунда ки, хәзер ул да рәсми фән булып танылды. Теология, яки илаһият – Аллаһ турындагы белем ул. Тәрҗемәсе шундый, һәрхәлдә. Аның нигезендә дини язмалардагы мәгълүмат ята, ул беренче чиратта диннең үзе һәм, аерым алганда, Алла заты турында фикер йөртә. Истә калдырырга җиңел булачак хәзер: дин белеме Аллаһны танып-белергә омтылмый, ә теология нәкъ шуны башкарырга тырыша.

Дин белемен фәлсәфә белән дә бутарга ярамый. Бу фән философиягә якын, «дин фәлсәфәсе» религиоведениеның иң әһәмиятле өлешләренең берсе. Ләкин фәлсәфәдән аермалы буларак, дин белеме дингә әле социология, психология, политология күзлегеннән дә карый.

Кыскасы, бу конкрет һәм аңлаешлы бер фән. Монда беркем дә күкләрдә йөзеп, хыялындагы теорияләрне кәгазьгә теркәп утырмый. Бигрәк тә бүгенге заманада.

НИГӘ БУ ФӘН АКТУАЛЬ?


20-30 ел элек кенә динне өйрәнүчеләргә башка галимнәр аптырап караганнар. Күпләр дин социаль күренеш буларак бөтенләй юкка чыгачак дип санаганнар. Моңа нигез булган да кебек, чөнки Урта гасырлар яки Яңа вакыт белән чагыштырганда, безнең җәмгыятьтә диннең роле күпкә кимеде (бу секуляризация белән бәйле). Әмма диннәр бетмәде-таралмады, киресенчә, алар яңадан көч җыя башладылар.

Көчәю белән беррәттән, алар үзгәрергә дә тотындылар: яңа дини хәрәкәтләр хасил булды, өр-яңа диннәр барлыкка килде. Ни кызганыч, бу дулкынга ияреп, тиз акча эшләргә теләүчеләр «дин» сүзе белән күп кешене үзләренең корбаннары итте (сүз төрле секталар турында бара). Диннәр белән бәйле җинаятьчеләр һәм яман оешмалар да бар. Дини кешеләр һәм дингә ышанмаучылар барысы бер җәмгыятьтә яши, димәк, аларның мөнәсәбәтләрен дөрес итеп оештыра белергә кирәк. Менә бу хәлләр аркасында дин белеме фәне XXI гасырда бик кирәкле булып чыкты.

ГАЛИМНӘР КАЙДА ЭШЛИ?


Дин белгечләре – религиоведлар – беренче чиратта, фәнни оешмаларда, университетларда һәм музейларда эшлиләр. Кайвакыт аларны дини белем бирү йортларында, мәдрәсәләр һәм семинарияләрдә дә очратырга була.

Религиоведларның бер өлеше махсус белгечләр буларак дәүләт оешмаларында хезмәт итә, полициягә һәм иминлек органнарына булыша. Ахыр чиктә, диннәр турында сүз чыкканда, белгеч буларак нәкъ алар чыгыш ясарга тиеш. Судларда таләп ителә торган дин белеме экспертизасын да религиоведлар яза. Бу бер дә җиңел эш түгел, чөнки ышанычлы һәм сыйфатлы бәяләмә яки экспертиза язу өчен бик тирән белемле булырга, анализлый белергә, төрле хәлләрнең социаль, икътисадый һәм психологик сәбәпләрен аңларга кирәк.

Казанда дин белгечләрен бер генә урында, Казан федераль университетының дин белеме кафедрасында әзерлиләр. Кем белә, бәлки, җәмгыятьне тагын да тотрыклырак һәм куркынычсызрак итәчәк фәнни ачышлар нәкъ шунда ясалыр?

СҮЗЛЕК


Секуляризация – җәмгыятьнең «дөньявилашу» процессы, аның барышында диннең һәм дини оешмаларның роле үзгәреш кичерә, аларга бәйлелек туктала.



Айдар Шәйхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев