Логотип Идель
Бу – тема!

Разил Вәлиевнең «Әсәрләр»е 7 томда дөнья күрде

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе уздыра.

2018 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге күптомлык әдипнең бай иҗатын тулаем күзаллау һәм аның белән әтрафлы танышу мөмкинлеге бирә: аерым-аерым томнарда шигырьләре, роман һәм повестьлары, пьесалары һәм әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакында каләмдәшләренең бәяләмәләре, шигъри багышлаулары һәм башкалар урын алган.  

«Әсәрләр» басмасын тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә аны басмага әзерләгән нәшрият вәкилләре, язучылар һәм әдәбият галимнәре, театр әһелләре, артистлар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, әдипнең туганнары һәм якыннары, күпсанлы тамашачылар катнаша.  

Китапханәнең Зур уку залы фойесында «Дөнья гамен җанга уйдырып» дип аталган, әдипнең тормыш юлын һәм киңкырлы иҗади эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә белән танышырга мөмкин булачак.  

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев (04.01.1947) – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты (1982), ТАССР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстан Республикасының халык шагыйре (2011).  



Əдипнең үзенчəлекле əсəрлəре XX-XXI гасыр татар əдəби-мəдəни дөньясының кадерле хəзинəлəреннəн санала, татар əдəбиятының гына түгел, дөнья əдəбияты үсешенең дə бер өлеше булып тора. 

Татарстан Республикасы Милли китапханəсе фондларында Разил Вәлиевнең барлык китаплары саклана һəм укучылар тарафыннан яратып укыла. «Зәңгәр кабырчыклар», «Ядкәр», «Бер алманы бишкә бүләек», «Кышкы учак», «Сүзләрдән дисбе», «Яшисе килә», «Мирас», күптомлы «Сайланма әсәрләр»е, «Җанга уелган уйлар», «Дөнья гаме», «Мәхәббәт һәм нәфрәт», «Көз балкышы», «Иске сәгать дөрес йөри» һ.б. əсəрлəре китап сөючелəр тарафыннан аеруча еш сорала. Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Инглиз язучылары Артур Конан Дойльның «Баскервильләр эте» һәм Редьярд Киплингның «Маугли», француз язучысы Антуан де Сент-Экзюперинең «Нәни принц» повестьларын, дөнья халыклары әкиятләрен Разил Вәлиев тәрҗемәсендә татар балалары бик яратып укый. Ул шулай ук төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан шигырьләр дә тәрҗемә итә. 

Китапханəдə шулай ук әдипнең тормыш юлын, иҗатын яктырткан басмаларны, җыентыклардагы, газета-журналлардагы мəкалəлəрне дə алып укырга була. 

Разил Вәлиевнең əсəрлəре рус, инглиз, төрек, башкорт һəм башка теллəргə тəрҗемə ителеп, чит иллəрдə дə үз укучысын тапты.  

Татарстан Республикасының Милли китапханəсе ел саен оештыра һəм үткəрə торган «Ел китабы» конкурсында Разил Вәлиев китаплары еш кына иң күп укылган басмалар рəтенə керə.  

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең бай иҗатын барлауда, аны шəхес буларак төрле яклап күрсəтə торган материаллар туплауда, киң җəмəгатьчелеккə танытуда Татарстан Республикасы Милли китапханəсе əһəмиятле урын тота. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев