Логотип Идель
Бу – тема!

ПЕЧӘН БАЗАРЫ-2020: ФОТОРЕПОРТАЖ

Быелгы Печән Базары дизайн-маркет, фудкорт, балалар мәйданчыгы, остаханәләр, фотозонадан тыш, яңа кызыклы чараларга да бай булды. Шулар арасында яшь режиссер Айдар Җәббаров оештырган иммерсив спектакль бар. Көн дәвамында актерлар, үзләренә язылган сценарийдан читкә тайпылмыйча, халык арасында йөрделәр. Шул рәвешле, бәйрәмгә килгән кунаклар, беразга булса да, 20нче йөз башы мохитенә эләгә алдылар. Шулай ук, быел беренче тапкыр татарча чәй эчү церемониясе дә уздырылды. Өстәвенә, быелгы Печән Базары үзенә күрә милли кием бәйрәме дә иде – милли киемнән килгән кунакларга оештыручылар бүләкләр өләште. Бәйрәмдә, шулай ук, Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев