Логотип Идель
Бу – тема!

НИШЛӘРГӘ БЕЛМӘГӘНДӘ НИШЛӘРГӘ?

Вакытыңны ничек үткәрергә белмисеңме? Без биредә берничә төрле күңел ачу чарасын җыярга булдык. Язмада кызыклы сайтлар исемлеге төзелде. Нишләргә белмәгәндә кереп, караштыргалап чык. 

Киләчәккә хат

future-mail.org
Биредә үзеңә киләчәккә хат язарга мөмкин. Вакытны узең сайлыйсың да, шул көнне  синең электрон почтаңа хат киләчәк. Шунысы кызык, син җаның теләгән вакытны билгели аласың. Әйтик, 50 елдан соң да сиңа хат килеп төшә ала. Шулай ук кәгазь хат алу мөмкинлеге дә бар. Тик аның өчен заказ төзеп, түләргә кирәк булачак.

Матур һәм белемле итеп сөйләшү 

gatchina.biz/generator
Генератор кеше алдында үзеңне белемле итеп күрсәтергә өйрәтәчәк. Сылтама буенча үтәргә һәм бирелгән юлга үзең теләгән бер сүзне генә язарга кирәк. Шуннан соң сайт сиңа озын һәм акыллы итеп язылган фикерләр чыгарачак.

Игезәгеңне табу
findclone.ru
Монда берничә минут эчендә үзеңә охшаган кешене табып була.  Кереп, теркәлергә генә кирәк булачак.

Мультфильм
multator.ru
Үзең мультфильм ясый ала торган җир бу. Нәтиҗәдә гади анимация килеп чыкса да, вакытың кызыклы үтәчәк.

Төрле ризыклар белән танышу
tasteatlas.com
Бу сайт төрле илләрдә яшәүчеләрнең яраткан ризыкларын күрсәтә. Әлеге сылтама бигрәк тә сәяхәтчеләр өчен файдалы булачак.

Рецептлар уйлап табу
retsepty.online.ua
Бик файдалы сылтама! Монда сиңа өеңдә булган ашамлыклардан яңа һәм тәмле ризыклар пешерергә тәкъдим итәчәкләр.

Кулъязмаларны басма текстка әйләндерү
handwrittner.com
Бу сайт студентларга ярдәм итәр иде. Чөнки  нәкъ менә алар конспектлар язарга иренә. Сылтама буенча кереп, кирәкле текстны язасы, аннан аны көйләп, әзер конспектны чыгарасы гына кала. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев