Логотип Идель
Бу – тема!

Нигә аюлар кышын йоклый? - “Ак каурый” түгәрәге иҗаты

Нигә аюлар кышын йоклый?


Әкият


Кабат кышкы салкыннар җитте. Урманда җәнлекләр азык эзлиләр. Бары тик аю гына йоклый. Ә сезнең уйлаганыгыз бармы, ни өчен аюлар кышын йоклыйлар? Ә мин беләм, миңа аны әбием сөйләгән иде.

Борын-борын заманда, әле син дә, мин дә булмаганда, яшәгән, ди, Зурдәү исемле аю бабай. Шулай бервакыт тамагы бик ачыккан һәм ул урман буйлап ашарга эзли башлаган. Бара-бара икән, бермәлне бер кечкенә генә өй күрә. Зурдәү бик батыр була, куркып тормый, өйгә керә. Керсә, өйдә беркем юк, бары тик мичкә белән бал була. Бик ашыйсы килгәч, ул балны ашап та куя. Безнең аюыбыз бал ашаганнан соң тирән йокыга чума. Шундый тәмле итеп йоклый ул.

Җылы һәм назлы нурлары белән кояшлы яз килеп җитә. Зурдәү дә йокысыннан уяна. Киерелә, тартыла һәм өйдән чыгарга була. Ә урманда инде яз! Зурдәүгә бик тә күңелле була, кошларның матур җырлары аны шатландыра. Менә шул вакыттан бирле аюлар кышын йокларга гадәтләнгәннәр. Әле кышын йокы аралаш тәпиенә бал сыланган дип уйлап, табаннарын ялап яталар, ди.

Гәзизуллина Азалия, 4 В сыйныфы укучысы




Рәхмәт, Кыш бабай!


Бик яратып карап торам,

Ап-ак йомшак карларга.

Актан киенгән агачлар...

Ап-ак булган таулар да.

Мин кышны бик тә яратам,

Ап-ак була бар җиһан.

Карап-карап торам да,

Күңелгә килә илһам.

Көтеп алам салкын кышны

Чанада шуу рәхәт.

Күп карлар яудырган өчен

Кыш байга мең рәхмәт.

Ильясов Рушан, 4В сыйныфы укучысы




Сине аңламаса әгәр беркем дә


Сине аңламаса әгәр беркем дә,
Ышандырма серләреңне беркемгә.
Сөйләмә син хәтта җилгә дә,
Башкаеңны аңа имә дә.

Сине аңламаса әгәр беркем дә,
Серләреңне сакла, зинхар, эчеңдә.
Ышан бары тик үз көчеңә,
Ходай сынау бирә кешегә.

Сине аңламаса әгәр беркем дә,
Күңелеңне һич кенә дә төшермә.
Болыттан соң кояш күренә,
Давылларга һич тә бирешмә.

Кашапова Диләрә, 7 В сыйныфы укучысы




Башымны катырмагыз


Чикләвектәй баш катты,
Һичнәрсәгә өлгермим.
Башка кызлар кебек мин
Урамда да тик йөрмим.

Казандай кайный башым,
Бернигә дә җитешмим.
Биюгә һәм рәсемгә
Әни кушканга йөрим.

Миннән чемпион ясау
Әтинең зур теләге.
Тегәргә яратканны
Һич берәрсе беләме?!

Бабай китап укыта,
Яңалыклар тыңлата.
Яшь чакларын да сөйләп,
Аң-белемем "агарта".

Әби аш-су бүлмәсендә
Пешерергә өйрәтә.
Егетләр ди, булганнарга,
Уңганнарга өйләнә...

Укытучыларның да
Һәркайсының үз фәне.
Укыйм инде, тырышам,
Белем ача дөньяны.

Кирәктер барысы да!
Әмма тегү теләгем.
Калдырыгыз буш вакыт,
Минем бар үз шөгылем!

Үскәч бик тә танылган
Модельер булмаска ник?!
Гүзәллекнең чиге юк,
Дөньяны ямьгә күмик!

Хәсәншина Эльвина, 7Б сыйныфы укучысы




Әбидән үрнәк алыгыз


Минем әбием көн дә зарлана,
Тупсага басса, йөз кат абына.
Мунчага барса, ләүкәгә менеп,
Өч кат, хәтта биш кат чабына.

Минем әбинең күзе авырта,
Ә бәйләвен куймый һич, арып та.
Бакчада күрсә чүпләр үскәнен,
Бетмичә керми һич, чакырып та!

Әби тормышны шундый ярата,
Барыбызны да тик ул кайгырта.
Син үрнәк миңа, унда булсам да,
Син кирәк, әби, иллем тулса да!

Иванова Нина, 7В сыйныфы укучысы




Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев