Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ДӨРЕС ТАЛАШЫРГА? 5 КИҢӘШ

Көлмәгез һәм тузга-язмаган нәрсәләр язып утыралар димәгез. Безнең ничек бәхәсләшү һәм талашуыбыздан әңгәмәдәшебез белән мөнәсәбәтләр яхшырырга яисә, киресенчә, бөтенләйгә бозылырга мөмкин. Дөрес итеп талашу өчен киңәшләрне биредә санап үттек     

Ситуациягә читтән кара

Конфликтны чишәргә теләсәң, әңгәмәдәшнең карашын һәм аргументларын белергә тырыш. Син ситуациянең бер ягын гына күрәсең. Бәлки, әңгәмәдәшең синең аңа карата начар мөнәсәбәттә булуыңны сизеп куркадыр, һәм бу аның карашында чагыла торгандыр. Һәрхәлдә, әгәр дә аның белән бераз сөйкемлерәк булсаң, бу ситуациянең кискенлеген йомшартачак. Шулай бер төп нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Эмоцияләреңне контрольдә тот

Агрессив булма, бу начар стратегия. Әңгәмәдәшеңә башка альтернатив чишелешне карарга уйламавыңны күрсәтмә. Аңа сөйләргә рөхсәт ит, игътибарлы тыңлаучы бул, шуннан конфликт тыныч кына хәл ителергә мөмкин. Һәм, бәлки, нәкъ менә икегез дә хәлгә аек карашта булуыгыз аркасында, компромисска килә алырсыз.

Фактларга таян

Фактларга гына таянып эш итәргә кирәк. Еш кына без алай ук мөһим булмаган нәрсәләр аркасында талашып китәбез. Ялгышканыбызны аңласак та, кайчак, җиңеләсе килмәгәнлектән, мәгънәсез ызгышны дәвам итәбез. Әгәр дә син үз аргументларыңа үзең дә ышанмыйсың, аларның фактка туры килмәгәнлеген аңлыйсың икән, бәхәстән чыгуың хәерлерәк.

Үзеңне алдан бәхәс чишеләчәк дип әзерләп куй

Бу ачыграк фикер йөртергә мөмкинлек бирә, аргументлар да ышандырырлык яңгыраячак. Ә конфликтлы ситуациядән чыгу юлы барлыгына ышангач, ул чишелмәслек булып күренмәячәк. Тик исеңдә тот: бәхәстә җиңү безнең хаклы булуыбызны аңлата дигән сүз түгел әле.

Әңгәмәдәшеңне хөрмәт ит (бик авыр булса да)

Мөнәсәбәтләрне саклап калып булса гына, бәхәсне уңышлы тәмамланды дип санарга мөмкин. Шуңа күрә, нәрсә генә булмасын, беркайчан да әңгәмәдәшеңне кимсетмә һәм аның белән исәпләш. Хәтта син аны беренче тапкыр гына күрсәң дә, аңа каршы бернинди негатив фикерең дә булмавын, тик килеп чыккан ситуациягә синең башка карашың барлыгын аңлатырга тырыш.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев