Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘНИ СЕР ТОТА БЕЛМӘДЕ, ШУҢА МИН БЕРНИ СӨЙЛӘМИ БАШЛАДЫМ»

Башка кешеләргә сүз биргәнче, үзем турында сөйләп узарга телим. 13-14 яшьләр тирәсендә мин әниемә берни дә сөйләми идем. Әлбәттә, ул вакытта моның сәбәпләре дә бар иде, чөнки бу чорда әти-әни сине бик аңлап бетерми кебек. Тәнкыйтьләргә дә, шелтәләп алырга да мөмкиннәр. Шулай итеп мин 16 яшемә кадәр «каты чикләвек» булып йөрдем. Ә инде бераз үсә төшкәч, әниләрнең бик тә кадерле, ярдәмгә әзер торучан кешеләр икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Минем турында азмы-күпме белдек. Хәзер, әйдәгез, психолог һәм төрле яшьтәге кешеләрнең фикере белән дә танышып узыйк!

Чулпан Нигъмәтҗанова Гарәфиева, психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт:

«БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ТӘРБИЯЛӘМӘГЕЗ, АЛАР БАРЫБЕР СЕЗГӘ ОХШАЯЧАК»

– Психология ягыннан карасак, әни белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр, гадәттә, ике хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә охшарга тиеш. Ягъни алар үзара килешә, бер-берсенә юл куя белергә тиеш. Әмма, шул ук вакытта, аларның үз тормышлары булу зарур. Әни белән кыз арасында алтын урталык булса, бик әйбәт. Кайбер вакытларда әни «дус» булса да, кирәк чагында ул «авторитет» булырга да онытмаска тиеш. Әгәр дә бер генә роль өстенлек итә икән, бу бала психикасына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әйтик, әни гел «дус кыз» сыман булса, иерархия бозыла, чөнки бала ата-ананы авторитет итеп күрергә тиеш. Кыз әнине тыңламый башлый. Шулай ук әни баласына үзенең барлык проблемаларын сөйләп бара икән, кыз иртә «картаерга» да мөмкин. Ә инде авторитет булган әниләргә килгәндә, күп очракта алар таләпчән, кызып китүчән, «коры» була. Бу вакытта балада хөрмәт түгел, ә курку хисе уяна. Әни кеше гел авторитет ролендә калса, бала үз фикерен җиткерә белми торган шәхес булып формалашырга мөмкин.

Идеаль әни – ул үз баласының тормышы белән кызыксына, булыша, юл күрсәтеп җибәрә торган кеше. Әмма шул ук вакытта ул үзе турында да онытмаска тиеш, чөнки «бәхетле ана – бәхетле бала». Балаларыгызны тәрбияләмәгез, алар барыбер сезгә охшаячак. Иң башта үзегезне тәрбияләгез!

Юлия Нәбиева, блогер:

«КЫЗЛАРЫМНЫҢ БАРЛЫК СЕРЛӘРЕН БЕЛӘМ ҺӘМ АЛАР БЕЗНЕҢ АРАДА ГЫНА КАЛА»

Әни белән хәзерге вакытта мөнәсәбәтләр яхшы. Кечкенә чагымда аңа серләремне сөйләсәм һәм бу безнең арада гына калуын теләсәм дә, әни сер тота белмәде. Моны шунда ук әнинең дус кызлары һәм әти белеп ала иде. Шуңа күрә билгеле бер вакытта мин үз эчемә ябылдым һәм берни сөйләми башладым.

Үзем исә беренче тапкыр 18 яшьтә әни булдым. Бу вакытта мин әле үзем дә бала булганмын, әмма мин бер дә үкенмим. Бүгенге көндә акыллы, чибәр кызыбыз бар!

Гаиләмдә кызларым өчен мин – авторитет, үрнәк! Еш кына кызларым:

 «Әни, без зур үскәч синең сыман тырышачакбыз, үзебез акча эшләячәкбез, сәяхәт итәчәкбез, яхшы бүләкләр алачакбыз! Сезгә иң шәп машина һәм телефоннар алып бирәчәкбез!», – диләр.  Шулай ук алар өчен мин дус кыз да. Аларның барлык серләрен беләм һәм алар безнең арада гына кала. Кызларым миңа, Аллаһка шөкер, ышана. Әни белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрдә, минемчә, ике яктан да хөрмәт булырга тиеш. Үз мәхәббәтеңне сүз генә түгел, гамәлләрең белән дә күрсәтә белү зарур! 

Сөмбелә Яркәева, җырчы:

«ӘНИ БЕР ДӨРЕС АДЫМЫМНЫ КИЧЕРӘ АЛМЫЙ»

– 29 яшемә кадәр әни белән ниндидер күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән идек, тик соңгы вакытларда аралашу кыенлашты. Ул балачактан калган үпкә өчендер, бәлки. Ни генә булса да, мин әнигә гомерем буе рәхмәтле, чөнки ул миңа гомер биргән. Ул минем нинди сынаулар аша үткәнемне белсә иде! Әнигә мин бер серемне дә сөйли алмыйм.

Әни белән әллә ни бәхәскә кергән юк, ләкин бер дөрес адымымны кичерә алмый, чөнки аның яшьлек хатасы, компьютердагы вирус сыман, миңа күчә язды. «Флешка»сын үзгәрттем!

Илсинә Каюмова, студент:

«ЧЫН КҮҢЕЛДӘН СӨЙЛӘШЕП УТЫРГАН ЧАГЫБЫЗНЫ ХӘТЕРЛӘМИМ»

– Әни белән мөнәсәбәтләр артык мактанырлык түгел. Мин әле кечкенә булганда, ул бүтән кешегә кияүгә чыкты, шуңа да әни назы миңа бик җитмәде. Аның белән чын күңелдән сөйләшеп утырган чагыбызны хәтерләмим. Бәйрәмнәргә дә күп очракта әбием йөри иде. Күп кенә серләремне олы апама сөйлим, ул миңа яхшы киңәшләрен дә бирә.

Азалия Мөхәммәтгалиева, укучы:

«ӘНИЕМНЕҢ ЗИРӘКЛЕГЕ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕБЕЗНЕ ЯҢА ДӘРӘҖӘГӘ КҮТӘРЕРГӘ ЯРДӘМ ИТТЕ»

–  Минем бүгенге көндә иң горурланганым – әнием белән мөнәсәбәтләр. Үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки янымда аңлаучан, ягымлы, гадел, матур, иң яхшы әни! Кайчан һәм нинди генә сорау белән килсәм дә, әнием гел тиеш сүзен, я киңәшен әйтә.

Билгеле, гел алай булмады. 12-13 яшемдә әнием белән аңлаша алмаган вакытларны хәтерлим, ләкин аның зирәклеге һәм тәҗрибәле булуы мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итте, без бик якынайдык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев