Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН СПОРТСМЕННАР МЕДАЛЬЛӘРЕН ТЕШЛИ?

Спорт чараларының иң якты һәм эмоцияләргә бай моменты – ул, әлбәттә, бүләкләү тантанасы. Җиңүчеләрне төрле яктан журналистлар, фотографлар уратып алганда, алар, традиция буенча, нигәдер медальләрне тешли башлыйлар. Кем беренчеләрдә булып үзенең җиңгән бүләген тешләгәнен әйтергә авыр, ләкин әлеге билгене ике сәбәп белән аңлатып була:

 

1. Спортсмен җиңүне теше белән ябышып алган мәгънәне күрсәтә;

2. Ул көлеп кенә үзенең медален чынмы юкмы икәнен тикшерә;

 


Беренче сәбәп безгә аңлашыла икән, икенче сәбәпнең тарихы бик бай. Ул кешеләр алтын акча белән түләгән вакытлардан бирле килә. Иң элек акчага алтынны азрак салып, аны гап-гади тимергә алыштырганнар. Ләкин акчаны алу белән карап булган: алтын – йомшак металл булып санала, ул хәтта теш эмаленнән дә йомшаграк икән! Шуңа күрә сәүдәгәр алтын акчасын авызына кабып, аны тешләп, берәр эз калуына тикшергән. Эз кала икән – акча чынга саналган, калмаса – ялган. Соңрак, алтынга дефицит булганда, тимер акчага алтын төстә буяу сибә башлаганнар.

Мөгаен, кайчандыр фотограф көлеп кенә спортсменнардан медальләре чын алтынмы дип сораган. Алар аптырап калмыйча, акчаны элек нинди ысул белән тикшергәнне белеп, тешләгән кыяфәт ясаганнар. Шул вакыттан бирле әлеге традиция модага кереп китеп, спортсменнарның гадәтенә әверелгән.

Ә менә бу кызык!

Спортсмен үзенең алтын медален чынлап тешләсә нәрсә булыр иде микән? Дөресен әйткәндә, спортсмен күргән әйбердәр гаҗәпкә калыр иде. Тешләгән җир алтын түгел, көмеш эз калдырыр иде.

Чөнки, заманча алтын медаль күпчелегендә 925 көмеш пробадан тора, ә алтын металлны бик аз алалар, ул медальнең өслеген капларга гына җитә икән.

 

 

Алсу Гыйльманова

 

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев