НИ ӨЧЕН: ПЕ-СИ-ЛӘР!

Аларны барысы да (барысы да диярлек!) ярата, аларга карап, бар кеше дә (барысы да диярлек!)  елмая,  аларны гел ( гел диярлек!) сыйпап торасы килә. Кемне, дисеңме? Песиләрне билгеле! Ә син аларда турындагы кайбер фактларны белмәгәнсеңдер дә. Хәзер төзәтәбез моны. "Ни өчен" сәхифәсен дүртьаяклы дусларыбыз – песиләргә багышлыйбыз!

Ни өчен песиләр ашаган җирләрендә су эчәргә яратмый?

Күп кенә песиләр ашаган ризыклары торган урында су эчми. Кулга ияләштерелүләренә карамастан, мәчедә ерткыч хайван сыйфатлары саклана. Табигатьтә яшәүче еркычлар беркайчан да ашаган урыннарында су эчми.

Моның сәбәбе шул: су пычранырга яки аңа үтерелгән хайванның каны чәчрәргә мөмкин.

Хуҗалары булган песиләрдә бу инстинкт көчле түгел, кайберләре ашаган урыннарында да эчә. Тик араларында бары тик читтә эчкәннәре бар. Песиегезне куандырырга теләсәгез, сез дә шулай эшләп карагыз: песиегезгә дигән суны читкәрәк күчереп куегыз.

Ни өчен песиләр судан курка?

Песиегезне юындырганыгыз бармы? Бер дә җиңел эш түгел, килешәсездер? Суга аягы гына тиеп китүгә, ул чыгып йөгерә. Ышанасызмы-юкмы, тик бу песи судан курыкканга түгел. Сәбәбе шул: песи кайчан нишләргә кирәклеген (кайчан иркәләнергә, кайчан юынырга һ.б) һәрчак үзе хәл итә. Әгәр аңа ул теләмәгән вакытта ул яратмаган эш эшләтсәләр, хәлләр бигрәк тә кискенләшә.

Сүз уңаеннан, песиләр бер генә исне якын итә – ул ул аларның үз исләре. Ә сез аны сабын-шампунь белән юамакчы буласыз!

Шуны да истә тотарга кирәк: юеш песидән ис бигрәк тә каты килә. Бу аларга бик ошый, билгеле. Әмма ау вакытында алардан килгән каты ис ауның начар тәмамлануына китерергә мөмкин.

 

Теги: ни өчен

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1331
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    451
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    422
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019