Логотип Идель
Бу – тема!

МУЗЫКА БЕЗНЕ НИЧЕК ПРОГРАММАЛЫЙ АЛА?

Супермаркетларда, фильмнарда, реклама роликларында уйнаучы музыка очраклы, дип уйлыйсыңмы? Төрле көйләр кешегә нинди йогынты ясый, тавышның интонациясе нинди булырга тиеш, реклама хәбәрен ничә секундка сыйдырырга кирәк, тавышның көче, аның тәүлекнең кайсы вакытында ничек тәэсир итүе — маркетологлар кулында болар барысы бар! Язмада кайбер серләрне ачарга һәм музыка безнең белән ничек идарә итә алуы турында сөйләшергә булдык.

КИБЕТТӘ

Гадәти «Пятерочка» яки «Ашан» кибетен күз алдына китерик. Тәүлекнең беренче яртысында кибеткә күбрәк пенсионерлар һәм хуҗабикәләр килә – алар өчен, гадәттә, тыныч музыка куялар. Ә инде кичке якта эштән кайтучылар, студентлар һәм эшмәкәрләр өчен кызурак музыкага өстенлек бирәләр. Ни өчен?

Салмак, тыныч көйләр куелган чакта, кулланучының кибеттә озаграк торуы дәлилләнгән. Һәм киресенчә: тиз, гайрәтле мелодияләр кызурак хәрәкәтләнергә этәрә, димәк сатып алучы тизрәк китәчәк. Нәкъ шул максаттан кибетләр өчен махсус әзерләнә торган плейлистлар бар.

КИНО ҺӘМ ТЕЛЕВИДЕНИЕДА

Реклама роликларында һәм фильмнарда да музыкага аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, башында хәвефле булган тавыш берничә секундтан соң шатлыклы көйгә күчә торган булса, аңыбызда «әлеге товар газаплардан коткара» дигән ассоциация туа. Шуңа өстәп, тавыш режиссёрлары хәтта инфратавышлар да куллана ала: кеше аларның булганын тоймаса да, бу тавышлар сиздермичә борчу һәм паникага китерә.

Фильмнардагы тавышлар да чынбарлыкка туры килмәскә мөмкин: мисал өчен, яңгыр тавышын яздырыр өчен режиссёрлар сулы чүпрәкне сыгалар. Яки ашамлык рекламасында «тәмле» тавышлар тудыралар. Әлбәттә, ашыйсы (һәм бу товарны аласы) килә башлый. Әлеге эффектлар саунд-дизайн дигән юнәлешнең үсүен дә аңлата.

СИН МУЗЫКАНЫ ҮЗЕҢ САЙЛЫЙСЫҢМЫ?

Кайбер аудиолар бездә төгәл ассоцияләрне уята. Бу мәгънәдә, музыка, чыннан да, хәтергә ия. Башка сәнгать төрләре белән чагыштырганда кешеләрнең хис-кичерелешләрен тирәнрәк сеңдерә: кешеләр дә үз хисләрен тавыш аша белдерә бит. Шуңа күрә тормышыбызның борылыш моментларында, хәсрәт кичергәндә дә без нәкъ музыкага мөрәҗәгать итәбез. Җырлар безнең кайгыны үзенә сеңдереп ала кебек. Кайбер трекларны берничә елдан соң янәдән кабызгач, шул хисләрнең әле исән булуы да искә төшә.

Безгә нинди музыка тыңларга икәнен үзебез сайлаган кебек тоелса да, чынлыкта алар авторитетлы булып күренгән кешеләрдән күзәтеп ясалган. Дуслардан башлап блогерларга кадәр: без үзебезнең тирә-юнебездә булган кешеләрнең кечкенә копиясе булып торабыз. Шуңа күрәдер, аерым буыннарның музыкаль хисе дә бик охшаш. 90-нчы елларның вайбы искә төшә… VK, Apple Music һәм Spotify кушымталарында аерым плейлистларның популяр булуы да шуңа бәйле. Әлбәттә, билгеле бер төркемгә яки жанрга тугры булу – шәп, әмма әлеге тугрылык төрле башкаручылар, көйләр, төркемнәр белән танышуга комачауламасын иде.

МУЗЫКА = АФФИРМАЦИЯ?

Яраткан музыканың мәгънәсе, хәтта без аңа игътибар итмәсәк тә, аңыбызга кереп кала. Алар үзебезнең хис-кичерешләребезне өстәп, аффирмацияга әйләнә, дога кебек киләчәгебезне төзи. Мәсәлән, кеше негатив төсмерле «мин берүзем» («I am alone») сүзләре кабатланган җырны яратып тыңласа, ялгызлыкка дучар булырга мөмкин. Әгәр «мин миллионер» тибында сүзләрне «репит»ка куеп, үз-үзеңә ышанычны арттырсаң, әлеге сүзләр чынга ашарга мөмкин (тик чын-чынлап эшләргә кирәклеген истән чыгармыйк). Берничә ай яки еллар үтү белән нәтиҗәгә ирешкәнеңне аңлап булачак! Тыңлаячак җырларны җентекләп сайлагыз. Алар сезне җимерүгә түгел, ә үсешкә китерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев