Логотип Идель
Бу – тема!

«МИНЕМ ТАТАРСТАН»: ТАТАРЧА ВИКИПЕДИЯНЕ БЕРГӘЛӘП ҮСТЕРӘБЕЗ

"Викимедиа РУ" коммерцияле булмаган партнёрлык оешмасы һәм татар телле викимедиачылар төркеме Википедиягә мәкаләләр язуга багышланган «Минем Татарстан» халыкара вики-марафонына старт бирә.

 Әлеге проект ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла.     

 Катнашучыларга татарча Википедиядә моңа кадәр тасвирланмаган Татарстан Республикасының географик, тарихи, мәдәни һәм башка заманча феноменнары турында белешмә-энциклопедик эчтәлеккә ия булган мәкаләләр әзерләргә тәкъдим ителә. Матбугат очрашуында «Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк, теләгән һәркем үзен сынап карарга, Татарча  Википедияне үстерүгә үз өлешен кертә ала», – дип белдерде бәйгенең оештыручысы һәм жюри рәисе Фәрһад Фәткуллин.  

 

Мәкаләләргә карата таләпләр:

1.Бәйге барышында катнашучы тарафыннан булдырылган

2.Бәйге темасына туры килә

3.Кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан тора

4.Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлеккә ия

5. Теманың уникальлеге

6. Мәкаләдә авторлык хокукларын бозу, вандализм, нигезсез фикерләр һ.б. очраклар булмау.

 

Димәк, бәйгедә көчеңне сынап карап, берьюлы берничә куянның койрыгын тоту мөмкинлеге бар: татар телле Википедияне үстерүдә катнашасың, моның өчен акчалата приз аласың, белемеңне арттырасың һәм башкаларга да белем алырга ярдәм итәсең! Шәп бит? Катнашырга ашык! 

Бәйгегә эшләр 2020 елның 15 декабреннән башлап, 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Һәр катнашучы Татарча Википедиягә мәкаләне турыдан-туры үзе урнаштыра. Казыйлар аларга бәйгенең таләпләренә нигезләнеп, бәя бирәчәк.

Бәйге нәтиҗәләре 2021 елның 15 февраль көнендә игълан ителәчәк. 4 яки аннан да күбрәк мәкалә авторларын бүләкләү каралган. Приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев