Логотип Идель
Бу – тема!

MILYASH: «УҢЫШНЫҢ СЕРЕ БАРЫБЕР ИХЛАСЛЫККА БАРЫП ТОТАША...»

Хыял чынбарлыкка әйләнсен өчен нишләргә кирәк? Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый, һәр кешенең үз юлы була. Җырлар авторы «MILYASH»нең стратегиясе нинди икән? Бүгенге язмабыз герое – әле күптән түгел генә «Зур хата» исемле тәүге альбомын чыгарган Миләүшә Фатыйхова.

Исеме: Миләүшә Фатыйхова

Туган көне: 23.11.2004

Туган җире: Саба районы, Тимершык авылы

Укый: Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, башлангыч сыйныф укытучысы бүлегенең 4 нче курсы

«УКЫТУЧЫ ҺӨНӘРЕ ҺӘРЧАК КИРӘК, ДИГӘН ФИКЕРГӘ КИТЕРДЕЛӘР»

« MILYASH»не без кәттә җырлар авторы дип беләбез, ә Миләүшә үзе кем ул?

– Дөресен әйткәндә, Миләүшә – кызык кеше. Юмор ягыннан гына дип тә әйтмим, әмма анысы да бар. Моңсу җырлар язарга яратса да, бик шаян ул. Миләүшә һәр туган  көнгә сөенеп, тормыштан ямь табып яши. Ул – эмоциональ, анда туганлык хисе көчле, якыннары өчен җанын бирергә әзер. Кем генә булса да, Миләүшә үзенә тәхәллүсе белән дәшкәннәрен күбрәк ярата.

– Тәхәллүс димәктән, ни өчен нәкъ «MILYASH»  булып танылырга уйладың?

– Мин кечкенәдән «Миләшкәем, хәлең ничек?» җырын ишетеп үстем, кешеләр белән аралашканда да миңа шулай җырлап дәшәләр иде. Авылдашлар, сыйныфташлар, туганнар, дуслар мине Миләүшә буларак күптән танымый башладылар. Менә парадокс: элегрәк моның белән килешми идем, әти-әнием матур исем кушканнар, нигә бозарга инде аны, янәсе. Хәзер, киресенчә, тәхәллүсем миңа бик ошый!

– Педагогик белем алу үз теләгең идеме?

Арча педагогия көллиятенә керү үз теләгем түгел иде. Минем тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга театр көллиятенә укырга керәсем килде. Без 2020 елгы чыгарылыш укучылары таҗлы вирус чорына эләктек. Ул вакытта театр залларының буш торуы, актерларның вакытлыча эшсез калуларына ишарәләп, укытучы һөнәре һәрчак кирәк, дигән фикергә китерделәр.

«ШИГЫРЬЛӘРЕМНЕ КӨЙГӘ САЛА БАШЛАУДА АБЫЙНЫҢ ДА ӨЛЕШЕ ЗУР»

Тәүге җырыңны язу теләге кайчан барлыкка килде? Дебютың хакында тулырак сөйлә әле!

– Мин җырларымны 2020 елны яза башладым. Имтиханнарга әзерләнгәндә параллель рәвештә калын дәфтәр башлап, анда шигырь юллары тезә идем. Җыр язу теләге бөтенләй уемда юк иде. Абыем армия сафларында хезмәт итеп кайткач, мине гитарада уйнарга өйрәтте. Шигырьләремне көйгә сала башлауда абыйның да өлеше зур, мин аңа бик рәхмәтле. Киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән тәүге җырым «Мин бәхетле идемме?» дип атала. Минем иҗатым белән якыннан таныш булмаган килеш тә, теләктәшлек, соклану хисе белдереп, беренче адымнарымны ясарга ярдәм иттеләр миңа.  Яхшы кешеләр даирәсендә яшәвемә бик сөенәм.

Тәүге альбомың чыгу белән котлыйм! Җырлар арасында үзеңә иң кадерлесе кайсы?

–  Алар арасыннан берсен сайлап алу бик авыр. «Зур хата» 2020 елны язылган иде. Бу җырга барлык хис-кичерешләрем салынган, шул вакыттагы халәтемне иҗат белән бәйли алуыма шатланам. Әлеге жырны Тик-Токка урнаштыргач, ул караучылар санын бик тиз җыйды. Шул рәвешле иҗатыма битараф булмаучылар да күбәйде, «Зур хата»ны музыкаль мәйданда ишетергә теләделәр. Аны туган көннәрдә, дуслар белән кич утырганда да җырларга кушалар иде.

– Салават Фәтхетдинов белән уртак җыр яздыру мөмкинлеге булса, ул җыр нәрсә турында булыр иде?

– Бик кызык һәм шактый катлаулы сорау. Салават абый Фәтхетдинов ул – легенда. Өстәвенә, безнең репертуарлар нык аерыла. Аның үз җыр тематикасы, минем – үзгә, аудиториям дә башка диимме. Тик шулай да яздыра калсак, берәр милли рухтагы җыр булыр иде ул, һәм әлбәттә, рэп өлеше белән.

«ҮЗЕМНӘН СОҢ ЯКТЫ ЭЗ КАЛДЫРАСЫМ КИЛДЕ»

– Иҗатың җавапсыз мәхәббәт, ачынулар хакында. Җырларың – синең өчен нәрсә ул?

– Минем өчен жырларым – терапия. Алар аша мин тынычланам, эчемдәге барлык хис-кичерешләремне, борчуларымны басам. Моңсу булганда утырып жырлау, мәхәббәттән канатланганда моңлану – минем өчен гадәти күренеш. Үземдә мондый сәләт булуына бик шатмын. Тыңлаучыларым да бу терапия белән шөгыльләнә дип беләм, алар иҗатымның яхшы йогынты ясавы хакында гел әйтеп торалар.

Хыял чынбарлыкка әйләнсен өчен нишләргә?

– Эшләргә, эшләргә, эшләргә! Бары тик шулай гына унышка ирешеп була. Минем үземнән соң якты эз калдырасым килде. Танышларымның «Әйе, мин аны белә идем, аның белән бергә укыдым, аның белән бер аланда булдым, бер тулай торакта яшәдем...» дигән сүзләрне горурланып әйтүләрен телим. Бу –  минем өчен иң яхшы стимул. Әйбәт нәтиҗәгә ирешер өчен хәйран тир түгәргә кирәк. Күңелең белән бирелеп эшләгән хезмәт игътибарсыз калмаячак, чөнки уңышның сере барыбер ихласлыкка барып тоташа.

Азалия САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев