Логотип Идель
Бу – тема!

«МИЛЛИ МУЛЬТFEST»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ!

22  нче апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  «Милли МультFest» республика балалар кинофестиваленең лауретларын бүләкләү тантанасы булып узды. Нәрсә соң ул «Милли МультFest»?

«Милли МультFest»  ул балалар бакчалары, мәктәпләр һәм киностудияләр арасында үткәрелә торган конкурс Татарстан буенча бу уку елында әле беренче тапкыр гына уздырылды. Шулай булуына да карамастан, бу конкурска 3 номинация буенча бик күп эшләр кабул иткәннәр. Башта эшләрне зона турларында караганнар, ә кышкы каникулларда барлык катнашучыларны профильле сменага җыеп, яңа белемнәр биргәннәр, чирканчык белән алышканнар. Ә инде финал көнне иң-иңнәрен билгеләделәр. Финалга үтмәүчеләр дә конкурстан буш кайтып китмәде, барысына да организаторлар тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр – 100 мең, көмеш урындагылар –  70 мең, ә бронза ияләре 50 меңлек сертификатлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук бар номинациядә дә махсус бүләкләр үз ияләрен тапты.

Җиңүчеләр:

«Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында Буа шәһәренең «Нурчыклар» мультипликацион студиясенең «Читек маҗаралары» анимацион фильмы;

«Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә мәктәпләр һәм студияләр арасында Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Әминә Җәләлованың «Биби белән Сак-Сок бәете» анимацион фильмы;

«Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә Сарман районының «Җәлил» кинотеатры, «деTVора» мәктәп интернет-телевидениесе, «Джалиль NEWS» студиясе белән бергәлектә төшерелгән «Күренмәс» фильмы;

«Татарча компьютер уеннары» номинациясендә Яр Чаллының «Шаянкай» балалар бакчасының тәрбияләнүчесе Тимур Габдрахманов.

Барлык җиңүчеләрнең эшләрен сез ел дәвамында ШАЯН ТВ каналыннан карый алачаксыз.

Конкуренцияне арттырыр өчен жюри конкурсны халыкара дәрәҗәгә чыгарырга тәкъдим итте.  Миңа калса, бу идея тормышка ашса, без чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән якынаерга тагын бер адым ясыячакбыз. Ничек кенә булмасын, мондый милли конкурслар булганда татар телебез яшиячәк! Барысы да үзебездән тора.

Рәзилә ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев