Логотип Идель
Бу – тема!

"МЕДИЦИНА ДЕСАНТЫ" КОТКАРА!

Татарстанның ерак авылларында яшәүчеләр хәзер заманча медицина ярдәме алырга мөмкин. Моның өчен район табибларын көтәсе юк, медицина отряды студентлары ярдәмгә килә. Зәй районы авылларында яшәүчеләр аны “татып карарга” өлгергән инде. Биредә уздырылган "Идел буе федераль округының Медицина десанты" акциясе – шундый проектларның берсе.

"Идел буе федераль округының Медицина десанты" – Татарстан авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлек дәрәҗәсен арттыруга багышланган хәйрия акциясе. Әлеге проектның прообразы – Алтай краенда эшләп килгән “Кар десанты” проекты. Анда студентлар, авылларга чыгып, кешегә социаль ярдәм күрсәтә. Ә Татарстанда исә төп игътибар медицинага юнәлдерелә. Бу проектны тормышка ашыру өчен, Татарстан республикасы һәм Идел буе федераль округында студентларның медицина отрядлары юнәлеше җитәкчесе Кристина Сидорова 2018 елның җәендә “iВолга” яшьләр форумында, 150 мең сумлык грант ота.

– Әлеге акция 25  гыйнвардан алып 6 февральгә кадәр дәвам итте. Шушы вакыт аралыгында без Зәй районының 11 авылында булып, кешеләргә медицина һәм социаль ярдәм күрсәттек, профирентация эшләрен башкардык. Күп очракта әби бабайлар белән эшләдек. Аларга даруларны ничек эчәргә кирәклеген аңлаттык. 300дән артык кешегә медицина ярдәмен күрсәттек, 300 кешегә ЭКГ ясадык, – ди проект авторы, “Идел буе федераль округының Медицина десанты» отряды командиры Кристина Сидорова.

Проектта катнашу өчен студентлар махсус сайлап алу туры узган. “Десант” составына керергә Идел буе федераль округы медицина отрядларының 20 вәкиле лаек, дип табылган. Алар арасында Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләре, Мари Иле, Чувашия, Татарстан студентлары катнашкан.

Хәтерләсәң, 2018 елның җәендә Зәй районында “Доктор Зай” медицина отряды эшләгән иде. “Медицина десанты» да кабаттан шушы районга төшкән. “Зәй районы җитәкчелеге моны хуплый, шулай булмаса, без бирегә кабаттан килмәс идек. Безгә Зәй районы хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров аеруча ярдәм итте. Ул безгә медицина блогын оештырырга булышты, медицина ярдәменә аеруча мохтаҗ булган авылларны атады”, – ди Кристина.

Проект дәвамында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактик чаралар уздырганнар. Социаль блок юнәлешендә студентлар ишегалларын, һәйкәлләрне кардан чистартканнар, шулай ук авыл клубларында концерт куйганнар. Акцияне Россия студентлар отрядлары, Идел буе федераль округының Студент отрядлары штабы, Казан дәүләт медицина университеты оештырган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев