Логотип Идель
Бу – тема!

МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ-2019 (фотолар)

12-19 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә сигезенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы оештырылды. Чарага Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән һәм төрле чит илләрдән яшьләр жыелган иде.

– Форумда катнашу өчен 290 гариза кабул ителде, шулар арасыннан без 18-30 яшьлек 100 кыз һәм 100 егет сайлап алдык. Алар “урамнарга” ягьни командаларга бүленәчәкләр, – дип сөйләгән иде Татарстан Республикасы Мөселман Диния Нәзәрәте социаль бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Форум эшчәнлеге ике юнәлештә оештырылды: беренче юнәлеше ул – Коръәнне өйрәнү, ә икенче юнәлеш тренинглар, һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, интелектуаль һәм спорт чараларыннан гыйбарәт.

Әлеге җыеннан фотомизгелләр тәкъдим итәбез.

 



 

Илназ Мөхәрләмов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев