Логотип Идель
Бу – тема!

ЛОКДАУНДА НӘРСӘ КАРАРГА: 7 ФИЛЬМНАН ТОРГАН ИСЕМЛЕК

Белгәнегезчә, күпләребез 30 октябрьдән алып, 7 ноябрьгә кадәр өйдә утыра. Шушы ял көннәрендә күңелсезләнеп ятмас өчен, сезгә кызыклы фильмнар тәкъдим итәбез. Көннәрегезне гаҗәеп вакыйгалар белән тулган кинолар белән бизәгез!

«Рыцари справедливости» (Retfærdighedens ryttere), 2020 – боевик

Маркуска хатынының тимер юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак булуы очраклы хәл булып тоела. Ә бәлки бу җентекләп планлаштырылган кеше үтерүдер?  Хәрби, тиле математик һәм берничә егет шуны ачыкларга теләп, берләшеп, гаделлек рыцарьларына әвереләләр.

«Белый тигр» (The White Tiger), 2021 – драма

2010 ел. Бер атнадан Кытай премьеры Һиндстанга җирле эшмәкәрләр белән танышу өчен рәсми визит ясаячак, ә әлегә Балрам аңа үз тормышы турында хат яза. Егет хәерчелектә яши, аның яхшы киләчәккә өмете калмаган. Аның бердәнбер теләге   бай кешегә хезмәт итү. Америкадан бер байның улы кайтканын белеп алгач, Балрам шунда ук үзенең хуҗасын табуын аңлап ала. Ләкин бу эш беркатлы ярлы егетнең дөньяга карашын мәңгегә үзгәртә.

«Мажоры на мели» (Pourris gâtés), 2021 – комедия

Миллиардер үз балаларының көйсезлегеннән туеп, аларга дәрес бирергә була. Ул аларга үзен банкрот, хәерче итеп игълан итә. Хәзер бу яшүсмерләргә эшкә урнашырга, табылган акчаларның кадерен белергә өйрәнергә туры киләчәк. 

«Диктатор» (The Dictator), 2012 – комедия

Бу фильм – диктатор тарихы.  Ул үз илендә демократия булдырмас өчен, тормышын куркыныч астына куя. Фильм күп кенә кызыклы мизгелләргә бай.

 «День Да» (Yes Day), 2021 – комедия

Балаларына күп кенә әйберләрне рөхсәт итми торган ата-аналар кинәт аларның теләсә нинди үтенечләренә риза була башлыйлар, бер көн буена һәр сүзгә алар «әйе» дип җавап бирәләр. 

«Не все дома» (10 jours sans maman), 2020 – комедия

Зур һәм тату гаиләнең әнисе кечкенә генә ялга китә. Ә аның ире исә 4 бала белән берүзе өйдә кала. Ун көн, дүрт бала, бер әти ... нәрсә булыр соң?

«Отцовство» (Fatherhood), 2021 – драма

Хатыны бала тапкан вакытта вафат булгач, Мэтт кечкенә кызы белән берүзе кала. Ул әле әти булырга әзер түгел, әмма үз-үзен кулга алып, кечкенә кыз турында кайгырта башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев