Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШКЫ КАНИКУЛЛАРНЫ НИЧЕК КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ ИТЕП ҮТКӘРЕРГӘ?

Кышкы каникулларны барыбыз да зарыгып көтеп ала. Нәкъ менә әлеге гүзәл ел фасылында яллар аеруча күңелле һәм рәхәт үтә. Кышкы каникулларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәсең киләме? Димәк, әлеге язма синең өчен! Түбәндәге киңәшләр сиңа ярдәм итәр дип өметләнәм.

1) Шугалакка бару гаилә белән ял итү өчен менә дигән вариант. Бу шөгыль күңелле булудан тыш, сәламәтлеккә дә файдалы. Минем тимераякларым инде әзер, ә сезнеке?

2) Саф һавада дус-ишләрең, якыннарың, әти-әниең белән чана һәм чаңгыда шуу кәефләрегезне күтәрәчәк. Урманда яки махсус чаңгы шуу комплексларына барып шөгыльләнергә мөмкин.

3) Кышкы салкын кичләрдә якыннарыгызны тәмле чәй ризыклары белән сыйлый аласыз. Мисал өчен, төрле формалы печенье пешерү вакытыгызны кызыклы үткәрергә ярдәм итәр.

4) Кышкы каникуллар вакытында китап уку шулай ук файдалы һәм  мавыктыргыч дип саныйм. Алдан ук үзегезгә якын булган жанрда язылган әсәр, китапларны билгеләп, теркәп куегыз.

5) Минем өчен җыелышып өстәл уеннарын уйнаудан да кызыграк шөгыль юк. Мондый уеннар бердәмләшергә һәм эмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. 

6) Дусларыгыз белән бергәләшеп фильм яисә мультфильм карап, фикерләрегез белән уртаклаша аласыз.

Каникулда һәр көнеңне режимга салып үткәрергә тырыш. Шулай ук сәламәтлегеңне кайгыртырга да онытма. Көнне зарядка ясаудан башла, чөнки иртә ничек башланса, көн дә шулай үтә. Киңәшләремнең файдасы тияр дигән теләктә калам!

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев