Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ БАБАЙ... БОЛЬНИЦАГА ЭЛӘКТЕ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Казанның 7нче шәһәр балалар сырхауханәсенә бүген кунакка Кыш Бабай да, клоун да килде. Әле Кыш Бабайга иртәрәк, дип уйласаң, ялгышасың. Кыш килеп җитте, ә тылсым өчен беркайчан да иртә түгел.

Декабрьнең беренче ун көне Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Казанның 7нче шәһәр балалар сырхауханәсендә дә мөмкинлекле чикле балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Биредә балалар клоун фокусларын карап, аларның могҗизасына шаккатты. Кыш Бабай белән бергәләшеп уеннар да уйнады, бүләкләр дә алды. Балалар өчен мондый бәйрәмнәр сырхауханәдә ят әйбер түгел. Балаларны яклау көне уңаеннан, мондый чарада бирегә теркәлгән һәр бала катнаша ала икән.

Бүген бирегә килергә теләүчеләрнең саны күп булган. Бу аңлашыла да, Казанның башка районнары белән чагыштырганда, Авиатөзелеш районына караган бу сырхауханәдә теркәлгән мөмкинлекләре чикле балаларның саны да күбрәк.

– Моңа безнең яндагы «Оргсинтез» заводы да сәбәпче. Шулай ук безнең территориядә башка сәнәгать заводлары да күп. Тумыштан йөрәк авырулары белән туган балалар саны да артты. Мондый игелекле чаралар алар өчен күбрәк булсын иде, дип телибез. Һәрбер табиб баланы карагнад, игелеклек дәресләрен дә уздыра, – ди Казанның 7нче шәһәр балалар сырхауханәсе баш табибы урынбасары Наилә Насретдинова.



Бу балалар сырхауханәсендә мөмкинлеге чикле булган 600 бала исәптә тора икән. Кызганыч, бу саннар елдан-ел арта бара. Мисал өчен, балаларда шикәр диабеты һәм онкологик авыруларның ачыклануы – ике тапкырга, йөрәк авырулары 3 тапкырга арткан. Тумыштан йөрәк авыруы (пороки сердца) белән туган балаларга операция ясыйлар. Шуңа аларга инвалидлык ярты елга яки бер елга бирелә икән. Хәзер күз күреме начар, яхшы итеп ишетмәгән балалар да, шулай ук оча-бот сөяге операцияләрдән соң интегүче балалар да бар. Ә мөмкинлекләре чикле балаларда беренче урынны нерв системасы авырулары алып тора.

Бүген бирегә 20гә якын бала җыелды. Ләкин бу әле мөмкинлекләре чикле башка балалар бүләксез калачак дигән сүз түгел. Алар барысы да Кыш Бабай бүләген алачак. Сырхауханәгә килергә мөмкинлекләре булмаган сабыйларны табиблар махсус бригада белән өйләренә барып караячак.



Бәйрәмгә кызы Вика белән килгән Мария Абдулхаева да чараны ошаткан.

– Кызым бу бәйрәмгә бик эләгәсе килде. Кыш Бабай, клоунны күрәсе килү теләге дә зур иде. Кыш Бабай биргән бүләкләргә бик шатланды ул. Мондый бәйрәмдә без әле беренче тапкыр гына. Биредә исәптә без өч ел торабыз, – дип сөйли Виканың әнисе.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары









































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев