Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС: «ИҢ ШӘП СЫЕРЧЫК ОЯСЫ»

Бу коронавирус атлы зәхмәт бигрәк уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыкты бит әле. Хәзер күпләр карантинда, өйләрендә ни эшләргә белмичә ята торгандыр. Махсус сезнең өчен «ЯЛКЫН» яңа конкурс игълан итә: иң матур сыерчык оясы!

Җылы яклардан кошлар кайта башлады, һәм хәзер аларның көннәре оя табу, гаилә кору һәм кошчыклар тәрбияләү белән шөгыльләнеп үтәчәк. Ә без аларга ярдәм итә алабыз! Кошларга оя ясау – матур гадәт, һәм безнең кошларга карата хөрмәтебезне, мәрхәмәтлелегебезне чагылдыра торган гамәл.

Димәк, конкурсның шартлары: 20нче апрельга чаклы үзегез ясаган сыерчык оясын фотога төшереп, безнең почтага (yalkin@bk.ru) җибәрегез. Хатта катнашучының исем-фамилиясе татарча хатасыз язылган булырга тиеш. Конкурста ике җиңүче булачак: берсен редакция сайласа, икенчесе тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Катнашучыларга уңышлар!

Һәм онытмагыз: бу конкурста җиңелүчеләр юк, чөнки без, иң беренче чиратта, кошчыкларга ярдәм итәбез, ә башка җан ияләрен кайгыртучы, аларга ярдәм кулы сузучы кеше – һәрвакыт җиңүче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев