Логотип Идель
Бу – тема!

ХАМЕЛЕОН КЕШЕ – КЕМ СИН?!

Хамелеоннар дигәч, күбебезнең күз алдына яшел төстәге, әмма куркынычсызлык өчен төсен дә үзгәртә алучы хайваннар килә. Тик бүген сүз алар турында түгел. Хамелеон кешеләрнең кем икәнен, алар белән ничек аралашасын, андый характерга ия булуның нинди плюс һәм минуслары барын тиздән белерсез. Киттек!

Һәрберебезнең танышлары арасында тиз вакыт аралыгында күңел халәте үзгәрүчеләр очрый: әле генә рәхәтләнеп көлсә, бер минуттан елап утырырга мөмкин. Әле генә яхшы хәбәрдән күкнең җиденче катында булса, берничә секундтан үзен дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп тоя ала. Менә шундый кешеләрне атыйлар да инде хамелеон кешеләр дип. Мондый хәлләр яшүсмерләрдә күзәтелә. Бу чор балалар өчен үз-үзләрен яратмау, тышкы кыяфәтләреннән канәгать булмау, төрле борчуларга төшү белән билгеләнә. Дөрес, төрле бала бу чорны төрлечә кичерә: кайсыберләре ачык каршылыклар күрсәтә, җенләнә, ә кайсыберләре үз-үзләренә йомыла. Тик бөтенесендә дә бер үк проблема: холык. Һәм шул чордагы холыкны да хамелеон диләр.

Ә андый холыкка ия булуның плюсларына килсәк... алар, мөгаен юктыр. Тик минуслары җитәрлек. Шуларның берничәсен генә әйтеп узыйм:

• Андый кешеләр күпләрнең ачуын чыгара, димәк, аларның дуслары да күп түгел.

• Әгәр аларның авырлыклары бар икән, алар калганнарга да шуны телиләр.

Барыбызга да таныш "холодное сердце" мультфильмын гына алыйк: Кай дигән нәни генә кызның күзенә сихерле боз кисәге кергәч, ул бар кешедә дә начарлыкны гына күрә башлый. Шушыңа охшаш вакыйгалар һәрберебез белән дә күзәтелергә мөмкин. Шул вакытта нишләргә соң?

➢ Беренчедән, үзеңнең кимчелекләреңне күрергә тырыш.

➢ Икенче эш итеп, үз ягыңа критиканы да кабул итәргә өйрән.

➢ Һәм шуннан соң үзеңә башка кешеләр күзеннән карап кара.

➢ Шул күзәтүләрдән чыгып, үзеңә сорау бир: "Минем белән шулай аралашсалар, миңа ошар идеме икән?"

Җавабың тискәре икән: сиңа һичшиксез үзгәрергә туры киләчәк. Әйе, бу җиңел түгел. Әмма, сиңа тырышырга кирәк. Күпләр ярты юлда туктап кала:" нишләтәсең инде холкым шундый булгач" – диләр алар. Тик, холык гомер буе формалаша һәм аның нинди булуы безнең үзебездән генә тора.

Әгәр, дустым, шушы ук проблема икән, үзгәрергә әле соң түгел. Уңышлар сиңа.

Ә әлегә татар блоггерларының хамелеон кешеләр турында нәрсә уйлавын укы.

1. Сезнең танышларыгыз арасында хамелеон- кешеләр бармы? Бәлки үзегез шундыйдыр?

Ринат Галиәхмәтов (@tatar__ malay): андый кешеләр белән минем әле очрашканым юк. Бәлки бардыр да, тик үзем гел позитив булгач, алар белән аралашмаска тырышам. Алар белән аралашу авыр кебек тоела.

Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka): Минем андый дусларым юк. Чөнки алар белән бик кыен аралашырга. Андый кешеләр булгалады, мин шунда ук нәтижә ясый идем. Мин үзем гел позтив, берәр нәрсә ошамаса, мин матур итеп туры әйтәм. Ачуландырмыйча гына. Күп кеше белән уртак тел табам.

Альбина (@instatatarki): Мин үземне андый кешеләр рәтенә кертмим. Тик миңа үз гомеремдә хамелеон - кеше белән бик озак еллар яшәргә туры килде. Ул бик авыр.

Гөлдәрия (@doriana_kenaz): Танышларым арасында андыйларны мин бик сирәк очратам. Тик мин үземне шундый кешеләр төренә кертер идем. Мин позитив, ләкин кайвакыт шундый тыныч кешедә була алам.

Рәзил (@razil_borchak): әйе, минем андый танышларым бар.

2. Сезнеңчә, хамелеон кешеләр белән аралашканда нинди авырлыклар туарга мөмкин?

Ринат Галиәхмәтов (@tatar__ malay): андыйлар белән аралашмагач әйтә алмыйм шул.

Альбина (@instatatarki): Авырлык шунда: син аларның кайсы вакытта нинди реакция бирәчәген белмисең. Андыйлар белән сер бирмәскә кирәк, чөнки алар бик әйбәт энергетикаңны "суыралар".

Гөлдәрия (@doriana_kenaz): Мин андый кешеләр белән авыр димәс идем. Әмма, минем уйлавымча кеше секунд саен характерын үзгәртеп тора икән, монда медицина ярдәме кирәк.

Рәзил (@razil_borchak): Андый кеше белән бер төпле фикергә килеп булмый, шунсы авыр.

Ильвина ШАЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев