Логотип Идель
Бу – тема!

УЛ УЗГАН ЮЛНЫ ҮТЕП КАРА...

«Кеше турында сөйләгәнче, аның аяк киемен киеп, ул узган юлны үтеп кара» дигән гыйбарәне ишеткәнегез бармы? Аңлагансыздыр инде: кешегә бәяләмә биргәнче, тормышка аның күзләре белән карарга кирәк. 8 февраль көнне Лобачевский исемендәге лицейда 8 «М» сыйныф укучылары өчен шундый мөмкинлек булды.

Республикакүләм «Кадрлар резервы» проектының 9нчы сезон катнашучысы Дамир Байгильдин балалар өчен «Алга адым яса» дип исемләнгән интерактив белем бирү чарасы үткәрде. «Алга адым яса» – тынычлык, иминлек һәм татулык идеяләрен булдыруга багышланган проект.

Чара башланганчы ук, Дамир балаларны биш төркемгә бүлеп, барысына да төрле социаль хәлләр язылган карточкалар бирде. Ә аннан соң балаларга карточкаларда язылган проблемалар турында уйлап, фикер алышырга һәм шул проблемаларны чишү юлларын табарга тәкъдим итте.



Шунысы кызыклы: һәр укучы бик зур теләк белән фикер алышуда катнашты һәм проблемалардан чыгу юлларын күрсәттеләр. Тагын бер бирем – ул төркемдәге иң авыр хәлдә булган геройны табып, аның хәлен һәм чишү юлын жюрига һәм сыйныфташларга тәкъдим итү. Шундый геройлар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше дә булып чыкты. Егетләр һәм кызлар аңа сиздермичә генә ярдәм итәргә кирәклеген һәм аның «мин алар кебек түгел шул» дигән начар уйлардан сакларга кирәклеген ассызыкладылар.

Коляскада йөрергә мәҗбүр кешеләр дә төрле чара, очрашуларда катнашырга, үз проектларын булдырырга һәм, һичшиксез, тормышны яратырга тиеш. Һәм иң мөһиме – аның янәшәсендә ярдәм итә алырдай кеше булуы кирәк. Баскычтан менәргә һәм төшәргә, автобуста йөрергә һәм башка авырлыкларны җиңәргә булышучысы булса, күпкә җиңелрәк бит.

«Алга адым яса» проектын оештыручы Дамир Байгильдин билгеләп үткәнчә, Казанда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең көнкүрешен җайга салу буенча эшли торган махсус программа бар икән. Әлеге программа кысаларында парковкалардагы урыннарның 20% мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең машиналарын кую өчен калдырылган икән.

Чараның тагын бер герое астмадан интеккән һәм шуның аркасында күпчелек вакытны өйдә уздырырга мәҗбүр булган яшь кыз. Лицей укучылары аңа шалтыратып яки кунакка килеп кәефен күтәрергә, калдырган дәресләрне һәм темаларны аңлатырга мөмкинлеген күрсәттеләр.



Укучыларның дәүләткә дә тәкъдимнәре бар булып чыкты: яшәү өчен кирәкле даруларны льгота буенча яки бөтенләй бушка бирергә кирәк. Егетләр һәм кызлар төрле матди хәлле гаиләләр, ипи-сөткә дә акча җиткерә алмыйча азапланучылар барлыгын яхшы аңлыйлар икән.

Киләсе проблемалы герой турында сөйләшкәндә, чыгыш ясаучылар аның әти-әниләренең искиткеч кешеләр булуын билгеләп үттеләр. Чөнки балалар йортыннан бала алып тәрбияләү һәркемнең дә хәленнән килми. Аңлагансыздыр инде: сүз әти-әнисе ташлап киткән һәм яңа гаиләгә тәрбиягә алынган кыз турында булды. Чыгыш ясаучы егетләр һәм кызлар фикеренчә, мондый кешегә ярдәм итү бик җиңел икән: бу тема турында сөйләшмәскә, бернинди уңайсыз сораулар бирмәскә һәм башкалар белән аралашкан төсле аралашырга гына кирәк.

Көнгә йомгак ясап, Дамир Байгильдин лицей укучыларына мөрәҗәгать итте. Дамир укучылардан бик канәгать. «Сез бик актив, уйларга сәләтле. Һәр сорауга тәкъдим-җавапларыгыз бар һәм бу – бик яхшы! Мин сезгә шуны әйтергә телим – кешеләргә ярдәм итегез. Шул очракта сезгә дә булышачаклар. Шундый «Бумеранг эффекты» бар – яхшылык һәрвакыт сезгә кире кайтачак», - диде ул.

– Укучылар мөһим темаларны күтәрә, шулай булуы миңа бик ошады. Балалар шундый уеннардан иҗтимагый эшчәнлеккә һәм реаль тормыка якынлаша, ә бу бит бик мөһим. Шундый сыйныф сәгатьләрен ешрак үткәрергә телибез. Миңа калса, мондый форматы күпкә яхшырак, чөнки, чын хис-кичерешләр исәбенә, мәгълүмат үтемлерәк булып истә кала, – дип билгеләп үтте 8 «М» сыйныфы җитәкчесе Гүзәл Рохас.



– Дәрес үзе дә, тема да миңа бик ошады. Кешеләргә чынлап та ярдәм иттергә һәм җитешсезлекләргә беркайчанда игътибар итмәскә кирәк. Авыр хәлләрдә калучыларга ярдәм итү бик мөһим бит ул», – ди 8 «М» сыйныф укучысы Камилә Исламова.

Укучыларның бу чарадан канәгать калуы күзләреннән күренә иде. Хис-кичерешләрен үзләре дә яшермәделәр. Мәсәлән, Дарья Ефлова бу дәреснең аларның гади генә бер көннәренә бик күп үзгәрешләр кертүен билгеләп үтте. «Үзебезне төрле рольләрдә сынау, башка кешеләрнең проблемаларын үзләребез аша үткәрү һәрберебезгә файдага булды. Миңа бик ошады, шундый чаралар ешрак булсын иде».
«Кадрлар резервы» – ул Татарстан республикасының сәләтле яшьләрне барлау һәм аларга терәк булып торучы проект.

Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев