Логотип Идель
Бу – тема!

КҮҢЕЛСЕЗ ЭШЛӘРНЕ НИЧЕК КЫЗЫКЛЫ ИТӘРГӘ?

Иң күңелсез кебек тоелган эшләрне дә кызыклы итәргә, аларга  ямь кертеп җибәрергә була. Бөкедә утыру, өй җыештыру, чиратта басып тору... Боларның барысы белән дә без бик еш очрашабыз. Әйдә, аларны ничек күңелле итеп булуы турында сөйләшәбез!

1. Бөкеләр.

Чишелеш: аудиокитап һәм подкастлар.

Без аудиокитапларның мөмкинлекләрен бәяләп бетермибез ахры. Чынлыкта, аның аша кыска вакыт эчендә бик күп мәгълүмат алырга була. Өстәвенә, кулга китап алырга мөмкинлек булмаганда ул нык ярдәм итә. Подкастлар да бүгенге көндә бик нык популяр жанр. Алар турында тулырак без биредә язган идек. 

2. Спорт.

Чишелеш: махсус кушымталар.

Һаман бер үк төрле күнегүләрне кабатлау, бер үк төрле спорт төре белән шөгыльләнү ялыктырырга мөмкин. Мондый очракта төрле кушымталар ярдәмгә килә.

3. Иртән уяну.

Чишелеш: күңелгә хуш килгән иртәнге ритуал.

Кайчак иртәләрен күзләрне бөтенләй ачып булмый. Мендәр белән юрганнан һич кенә дә аерылышасы килми. Иртән йокыдан җиңел тору өчен, беләсезме, нәрсә ярдәм итә? Торгач, берәр яхшы нәрсә көтәчәген белеп йокларга ятсаң, йокыдан торуы бик җиңел булачак. Шуңа күрә үзеңә-үзең берәр күңелле ритуал уйлап табарга кирәк. Медитация яратасызмы?  Иртән торгач, медитация белән шөгыльләнегез. Шоколад, музыка да бу эшне җиңеләйтергә мөмкин.

4. Чиратта тору.

Чишелеш: смартфон.

Бу очракта бүтән чыгу юлы юк та кебек.  Чират инфекция булса, смартфон – аннан булыша торган антибиотик. Чиратта булганда башны эшләтә торган уен уйнарга да, сайтлардан файдалы мәгълүмат алырга да мөмкин. Аудиокитап һәм подкастлар турында да онытып бетермибез.

5. Өй җыештыру

Чишелеш: зур эшне ваграк эшләргә бүләбез.

Аудиокитап һәм подкастлар бу мәсьәләдә дә ярдәмгә киләчәк. Шулай ук өй җыештыруны берничә вак эшкә бүлгәләргә була. Мисал өчен, тузанны дүшәмбе көнне сөртергә, чәршәмбе көннәрендә тузан суыртырга була.  Нәтиҗәдә, әлеге эшләр 10-15 минут вакытны алачак. Һәм бар вакытны җыешыруга багышлаган кебек тоелмаячак.

Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев